- 20.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №36 (15 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Казан Кремле чираттагы пәри туен уздырды. Әле җәй көне генә “Тынычлык яратылышы” (“Сотворение мира”) фестивален уздырып, ярты шәһәрне транста тотканнан соң, пәриләр бу юлы татар Кирмәненә “Kazan. Kremlin LIVE 2010” исемле II халыкара заманча мәдәният фестивале аша үтеп керделәр. Фестиваль 11-12 сентябрь көннәрендә узды.
Мондый чараларның Кремль брендын күтәрү, аның дәрәҗәсен үстерү өчен эшләнүе безгә яхшы билгеле. Максатлары – татар Кирмәнен халыкара мәйданга чыгару. Ләкин монда да Казан Кремле, “Кол Шәриф” мәчете аерым бер максатка ирешү чарасы гына булып тора.
Бик кызык хәл: бу чараларның барысы да “Кол Шәриф” мәчете тирәсендә уза. Әйтик, бер ягында – “Пушечный дворда” фестивальнең төп сәхнәсе булса, мәчетнең икенче ягында – музей алдында дискотека уза, ягъни “Кол Шәриф” каршында дигән сүз. “Тынычлык яратылышы” әле бераз читтәрәк узса, “Казан. Кремль яшәеше 2010” горур “Кол Шәриф”не ике яктан яулап алгандай итә. Аллаһыга шөкер, ярый җәй көне уздырмыйлар, алайса Хәтер мәчете шәрә адәмнәр белән уратып алыныр иде.
Узган елгы фестиваль әле ураза вакытына ук туры килде. Шунда оештыручылар, спиртлы эчемлекләрне тыеп, мөселманнарга толерантлык күрсәтәбез, дип белдерде. Ул чакта “Кол Шәриф” мәчете вәкилләре гыйбадәтханә каршында бу чараны уздыруга беренче тапкыр каршы чыкты. Хәтта мөфти Госман хәзрәт Исхакый да җавап бирергә мәҗбүр булды. Быелгы фестивальнең уразадан соң үтүе хәерле. Шулай да ул, 11 сентябрьдә көндезге 12дә башланып, төгәлләнмәгән Ураза бәйрәменә туры килде. Билгеле ки, “ислам” һәм “рок” – бергә янәшә тора алмаучы төшенчәләр. “Милли яңарыш” өчен төзелгән мәчетне кем яклый? Мөфтият тә, башка бәйсез дин әһелләре дә моңа каршы берни дәшмәде. Һичьюгы, бу фестивальгә үз карашларын белдерергә була иде. Нигә вәзгыятьне чалма-чапан астыннан гына күзәтеп торырга?
Узган ел фестивальнең “Кол Шәриф”тән читтәрәк урынга күчерелүендә “Мөслимә” оешмасы, аерым алганда, Әлмира Әдиятуллинаның роле зур булды. Ул, хатын-кыз, бу мәсьәләләрне (“Тынычлык яратылышы”, “Казан. Кремль яшәеше”) күтәреп, Мэриягә дә, Президентка да хат юллады, мөрәҗәгатьләр кабул итте. Моның нилектән эшләнүенә аптырыйсы юк. Совет чоры традицияләре бүген дә дәвам итә. Ир-атлар күтәрәсе мәсьәләне гүзәл затлар үз җилкәсенә алырга мәҗбүр. Кызганыч, мөселманнар арасында да бу шулай.
Әлеге фестивальдә АКШ, Франция, Италия, Израиль, Конго, Куба, Һиндстан, Русиядән күренекле вәкилләр катнаша. Берничә вәкил Татарстаннан да бар. Һичшиксез, бу чараның Кремль өчен файдасы, аның дәрәҗәсен күтәрүдә өлеше юк түгел. Бу дөньяның күренекле вәкилләре татар Кирмәнендә тупланачак. Димәк, алар аша безне күбрәк белә алалар. Эш шунда ки, биредә хәлне гомум яктан карап, татар файдасына күбрәк тә эшләргә була иде. Әйтик, “Татарсис” электрон проектыннан башка татар мәдәниятенә кагылышлы заманча чыгыш булмады диярлек. Бу проектны күзәткәннәр бик яхшы тәэсир ала. Андагы милли үзенчәлекле заманча сыйфатлы музыка татарны гына түгел, башка милләтләрне дә үзенә җәлеп итәрлек. Ләкин ул бер. Әйтерсең заманча татар мәдәнияте шуның белән генә чикләнә. Бүген әкренләп татар альтернатив музыкасы үсеп килә, нигә ике-өч чыгышны программага кертмәскә? Бу, әйткәнемчә, безгә генә түгел, башкалар өчен кызыклы проектлар.
Җәмәгатьчелек белми әйтми, Казан Кремле музей-тыюлыгы бүген, ачыктан-ачык әйткәндә, тарихи кыйммәтләрне аерым бер максатта файдалана. Төрле чаралар, Казан Кремле төшкән сурәтне яки исемен файдаланган ширкәтләргә керемнең бер өлешен музей-тыюлыкка күчерү шуның хакында сөйли. Казан Кремле, “Кол Шәриф” мәчетен аерым максатларда куллану, ул бер яктан хупланса да, “милли яңарыш” төшенчәсе аның төп асылы булырга тиеш. Ләкин ул бүген чамалы.
Минем өчен рок – күңелемә ята торган кызыклы музыка юнәлеше. Ләкин динне дә, рокны да бергә кушып, ботка ясарга ярамый. Без күп очракта “толерант” сүзен кулланабыз. Ләкин нәкъ менә “булдырабыз” сүзен кайвакыт урынсыз кулланган кебек файдаланабыз. Безнең дини кыйммәтләр икенче планга күчкән очракта, “Кол Шәриф” мәчете аерым бер максатка ирешү чарасы булып торганда, бер-береңне аңлау, толерантлык турында ничек авыз тутырып әйтергә була? Дин ул – үзе бер юл. Музыка аерым. Әмма бу дин моңсыз, музыка динсез дигәнне аңлатмый. Ике күрше бер фатирда сыеша алмаган кебек, һәрнәрсәнең үз урыны, үз вазифасы. Татарларның әрнүле хисләре алай ук юк түгел.
Әмин ФӘСХИ
Мәдрәсәбез – гыйлем дәрьясы
Озак еллар илебездә динне каралык, караңгылык белән тиңләделәр. Шуны ишетеп, ничә буын үсте. Баксаң, динне кара дип йөреп, үзебез каралып беткән икән бит, ни аяныч! Ул саф, ул пакь һәм шулай булырга өнди дә икән. Алай гына да түгел, ислам динебез – дөньяны танып белүгә өйрәтә торган гыйлем дәрьясы.
Теләчелеләр өчен гыйлем дәрьясының башы Иске Җөри авылы мәдрәсәсеннән башланганын, без, шушы мәдрәсәгә гыйлем алырга йөрүчеләр, ышанып әйтә алабыз. Ни сөенеч, менә ике ел инде тәҗвид кагыйдәләре белән Коръән укырга өйрәнәбез. Аның илаһи серләренә төшенергә безгә Фидаил хәзрәт, җәмәгате Әлфия абыстай һәм яшь мөгаллимәбез Алия Фәлахиева өйрәтә.
Шулкадәр гыйлемле, әдәпле, зыялы, үтә сабыр һәм шул ук вакытта тыйнак та булып кала белгән мөхтәрәм затларыбыздан гыйлем алуыбызга без бик шат. Алар үрнәгендә үзебезне тәрбияләргә омтылабыз.
И-и, бигрәкләр дә рәхәт, җылы соң мәдрәсәбез! Шулкадәр матурлыкны, уку өчен барлык заманча шартлар тудыру өчен никадәр көч, сабырлык, дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру кирәк булгандыр Фидаил хәзрәткә. Шулай ук шушы мәдрәсәбезне төзүгә үзләренең хәер-фатихасын биреп, ярдәм кулы сузарга әзер торучы районыбыз башлыкларына да рәхмәтебезне җиткерәбез.
Әлфия апаның ихтыяр көченә шаккатарлык. Ничә төркем балалар укыта, гарәп телен өйрәнүчеләр өчен аерым дәресләр алып бара. Шулай ук районыбызның төрле авылларыннан җыелган әби-апаларга атнага ике тапкыр дәресләр бирергә өлгерә. Ел дәверендә кайберләребез авырып та, башка сәбәпләр белән дә дәресләрне калдыргаладык. Ә Әлфиябез ник бер дәрес калдырсын! Төркемдәге 30 кешене күз уңында тотып, һәрберебезгә Коръәнне дөрес итеп, тәҗвид кагыйдәләре белән укуга ирешүне максат итеп куйды ул. Бу елны шатланып таралышабыз: чөнки без гарәп Коръәненнән Аллаһы Тәгалә сүзләрен укый беләбез.
Менә тагын көз җитте, без гыйлем дәрьясын кичәр өчен мәдрәсәбезгә ашыгабыз. Фидаил хәзрәтебез, Әлфия абыстаебыз исән-сау булсын да тынычлык белән эшләсеннәр.
Барлык мәдрәсә укучылары исеменнән – Нурания, Рузалия апаларыгыз, Мәдинә әбиегез.
Намаз хикмәтләре…
Нәрсә соң ул – намаз? Аллаһы Тәгалә биргән исәнлегеңә, зиһенеңә, биргән нигъмәтләренә, якты көнне күреп, бар авазларны ишетә алуыңа шөкрана итү, килгән авырлыклардан котылырга ярдәм итүен сорап, сәҗдә кылудыр, минемчә. Сабырлык һәм кара көчләрдән саклауны, балаларны шайтан алдап, җәһәннәмгә төшермәсен, дип сорарга кирәк. Намаз укуны һич кенә дә туктатырга ярамый. Дөнья мәшәкатьләрен өстен куеп, сәҗдә кылмый башлагансың икән, Аллаһы Тәгаләнең сынавын көт. Моңа гыйбрәтләр җитәрлек.
…Шакир яшьтән үк әбисе белән намаз укый. Егет булгач та ташламый. Казанга укырга килә. Иптәшләренең көлеп каравыннан оялыпмы, намазын укымый башлый. Күп тә үтми, үзе белән төзәтеп булмаслык бәла була. Дуслары белән бәйрәм итә алар. Яшьләр кызу канлы бит: алдын-артын уйлап тормый. Нидер була: Шакир өченче каттан егылып төшә… Егет хәзер коляскада утыра…
…Кәбир дә ислам дине тәрбиясендә үсә. Өйләнә, әмма хатыны аны һич кенә аңламый, андый кагыйдәләр белән яшәүне иртәрәк дип саный. Балалары туа. Хатынының көлеп каравыннанмы – Кәбир намазны укымый башлый. Икенче балалары туа. Бар да җайлы гына барганда, ут чыгып, өйләре яна. Бер бәхетсезлек өстенә икенчесе өстәлә: өченчегә авырлы хатынының хәле авыраеп, хастаханәгә алып китәләр. Җиде айлык бала исән кала, ә ана мәңгелеккә күзләрен йома. Кәбир өч бала белән әнисендә яши…
…Сабир исә намазның ни икәнен дә белми үсә. Чибәр генә егет чагы, кызлар күзләгән вакыты. Мотоциклда җилдерергә дә ярата үзе. Кичләрнең берсендә күрше авыл клубыннан кайтканда, егет ни булганын да белми кала. Мотоциклы белән юл кырыена очып төшә ул. Шунда үзенә коточкыч бәла килүен аңлый: аяклары селкенми бит! Хастаханәдә умыртка баганасы имгәнүен әйтәләр. Больницада ятканда чибәр генә шәфкать туташы:
– Егет, намаз укы син, – ди.
Кыз чыгып киткәч, Сабир уйга кала. “Намазны ничек укырга соң? Мин бернинди дога да, тәртибен дә белмим”, – дип фикер йөртә.
Ни хикмәт, өч көн рәттән бер үк төрле төш күрә. Кыямәт көн икән. Бөтен дөнья актарыла диярсең. Кешеләр бар да елый-елый, бөгелеп, нидер укый. Башларын калкыталар да:
– Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, – дип кабатлыйлар.
Сабир олыларга төшен сөйли. Аңа намаз укырга киңәш бирәләр, догалар өйрәтәләр.
Урында яткан килеш намаз укый башлый Сабир. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте чиксез: аякларына җылы керә башлый. Аңа кабат операция ясыйлар. Таякка таянып булса да үз аякларына баса. Теле белән дә, күңеленнән дә: “Аллаһы Тәгалә бар, бер ул, бөек”, – дип кабатлый.
Сүзем ахырында шуны әйтәсем килә: Аллаһы Тәгалә һәр кешегә иман байлыгы бирсен иде. Ә намаз укыганнарга сабырлык теләп, намазның – ял, җанны җылыта, нурландыра торган хикмәтен сизсеннәр иде, диясем килә.
Нәгыймә САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
Күңелем сыкраганда
Радик бәете
2010 ел иртәсе авылыбызга авыр хәбәр китерде. 43 яшьлек Радик Рәүф улы Җаббаров кинәт кенә арабыздан мәңгелеккә китте. Аның истәлегенә багышлап бәет яздык.
Яз да быел салкынрак килде,
Сары сагыш, җилләр китерде.
Яшим диеп кызган йөрәкнең
Тибешләрен кинәт бетерде.
Тиздән кайтырмын дигән идем,
Саулыкларым кинәт какшады.
Саубуллашырга да өлгермәдем,
Минем белән язмыш шаярды.
Сырхауханәләргә киткән чакта
Уйламадым болай буласын.
Туган нигеземнән ерак китеп,
Соңгы сулышларым аласын.
Яшем 44кә тула алмады,
Иртә киттем якты дөньядан.
Ике кызым, хатыным 35тә,
Сабырлык сорагыз Ходайдан.
Әнием, бәгырем, өзгәләнмә әле:
“Минем урыныма син киттең”, – дип.
Синең карыныңда булганда ук
Ходай шулай билгеләгән бит.
Кече кызым минем, иртә калдың,
Аз татыдың әти кадерен.
Кысып-кысып кочып үбәр идем,
Әрнеп өзелә хәзер бәгырем.
Фиалкам, син әниеңә булыш,
Син бит аңа зур терәк.
Зинһар өчен, аны саклагыз,
Әниегез сезгә бик кирәк.
Бөтен авыл килде хушлашырга.
Күршеләрем, дуслар, туганнар,
Барыгызга да зур рәхмәт яусын,
Бөтенегез якын булганнар.
Туган көннәремне искә алып,
Килерсез сез каберем янына.
Миңа хәзер иң зур бүләк булып
Бирешерләр хәер-догалар.
Альбина ХӘСӘНОВА.
Буа районы, Яңа Тинчәле авылы.
Комментарии