Ислам – яшәү рәвеше

Бездә кайберәүләр бер селтәнүдә халыкны динле итмәкче. Алай булмый. Аек баштан фикер йөртергә кирәк. Инкыйлабтан соңгы 85-90нчы елларда тоталитар режим халыкның дингә, Аллаһка ышануын юкка чыгарырга теләде. Кызганыч ки, ул үз максатына ирешә язды. Халкыбызның бетүенә күп калмаган булгандыр. Һәм ул бүгенге көндә динебезнең асылын бөтенләй аңламаслык дәрәҗәгә җитте. Әле чын дин өчен еллар кирәк. Шөкер, андый ышаныч бар. Яңа буын үсеп килә. Мәдрәсәләр, дини югары уку йортлары ачылуы үзе моңа шаһит. Күпчелек өчен ислам ул әби-бабайларыбыздан калган изге йолалар, гореф-гадәтләр җыентыгы гына. Әлбәттә, ул аңа хөрмәт белән карый, бәйрәмнәрен билгеләп үтә, сәдака бирә, дога кылдыра, Коръән укыта, машиналарына, муеннарына бөтиләр асып йөри, ишек өсләренә шәмаилләр элә. Менә шулар барысы аныңча ислам инде. Аллаһы Тәгаләне дә ул бөтенләй белми түгел, «бисмилла»ны да әйтә, «Аллага тапшырып» юлга чыга, «Аллага шөкер» дип сөенә, «Аллам сакласын» дип үзен-үзе кисәтә. Әмма бу Аллаһ әби-бабайлардан гына теленә кереп калган, ә менә йөрәгенә, күңел түренә барып җитә алмаган.

Менә болары халык арасында тиешле эш алып барылмавы турында сөйли. Мөселман үзенең иманын гамәл вә гыйбадәттә буйсынуы белән ныгытырга тиеш. Ул тормыш рәвеше булырга тиеш!

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Казан шәһәре.

Комментарии