Мәскәү мәчетен җимерүчеләр фетнә чыгарды

11 сентябрьдә, бернинди аңлатмасыз, Җәмигъ мәчетен бульдозер белән ишү һәм җәмәгатьчелеге арасында фетнә чыгарды. Бу вәхшилектән соң мөселманнары арасында нинди фикер хөкем сөрүен белергә дип Мәскәүгә юл тоттык.

БАБАЙЛАР АПТЫРАШТА

Хәзерге вакытта тирәсендә мәчет салырга яңа урын бирелгән кебек. Мөселманнарга намаз укырга махсус чатыр булдырганнар. Мәчет тирәсе биек коймалар белән уратып алынган, төзелеш белән резиденцияне махсус сакчылар саклый. Ә резиденциягә беркемне кертмиләр.

Мәчет тирәсенә якынлашуга 4 татар бабае очрады: «Без нишли ала идек. Безне ишетүче бар дип уйлыйсызмы? Бу эшне аерым тар даирә генә хәл итә», — дип гаҗәпләнүләрен белдерделәр безнең сорауга. Мәчетнең сүтелүенә ышанырга теләмәгән Равил абый мәчеткә 1946 елдан бирле йөри икән.

– Мәчеткә тулысынча гел татарлар йөри иде, – ди Равил абый. – Соңгы вакытта бу мәчеткә йөрмәдем, чөнки башка халыклар кереп тулды, безгә урын калмады. Мәчетне сүтү дөрес түгел. Аны халык үзе өчен ясаган. Дингә коммерсантлар килде дә, сүттерделәр, – ди Равил абый.

Мәчеттә эшләгән күп татарлар качып беткән. Биредә имам булган Фәис хәзрәт исә мәчет сүтелгәч, вазыйфасын калдырган.

«БЕЗНЕ ӨЙРӘТМӘГЕЗ»

Мәчет тирәсенә якын килеп булмый, сакчылар беркемне кертми. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең урынбасары һәм сакчысы Рәфыйк Әнвәровичны юлда танып, аның аша резиденциягә юл тоттык:

– Иске бинаны саклап калып була идеме? – дим.

– Юк, – ди ул.

– Ни өчен?

– Бу мәчетнең фундаменты юк иде.

– Алайса, фундаментсыз ничек 100 ел яшәгән?

– Яңгыр яуды, дивар ишелде. Гаеттә 3 меңгә якын халык җыелды, мәчеткә авырлык килде.

– Ни өчен алайса ишек-тәрәзәләрне алдан алып куйдылар?

– Ишекләрне алдык. Без нәкъ иске мәчет элементлары белән яңа мәчет төзекләнәчәк, дидек. Әмма комиссия, мәчетне саклап булмый, диде. Яңа мәчет 2013 елда төзелеп бетәчәк.

– 2004 елда капиталь реконструкция булды бит.

– Әйе, капиталь реконструкция булды. 100 еллыгына капиталь ремонт ясатылды.

Рафыйк әфәнде күпме генә тырышса да, кайбер фикерләре аның мантыйкка туры килми, әйтик, үзе капиталь ремонт ясалды ди, шул ук вакытта, 7 елдан соң мәчет яңгырдан ишелде, дип тәкрарлый. Гомумән, мәскәүлеләр сүзләренчә, 10 сентябрьдә яңгыр бөтенләй яумаган, кайберәүләр сибәләп кенә торды, дип белдерә. Табигать түгел, кеше кулы, бульдозер белән мәчетне ишүләрен фотолар сөйли. Моны инде җәмәгатьчелек күптән таныды. Мантыйк кайда? Парадокс, агымдагы елның май аеннан гына Равил Гайнетдиннең беренче урынбасары булып вазыйфага керешкән Дамир Мөхетдинев әле 2009 елда: «Бүген антиислам даирәсе Русия мөселманнарын килмешәк дип белдергәндә, без горурланып үзебезнең тарихи үткәнебез хакында сөйләүче борынгы мәчетләребезне төртеп күрсәтә алабыз. Мәчетләрне юк итсәләр, без нәрсә дип әйтербез (Мәскәүдә алар бит бары тик ике генә)? Кайберәүләр фикеренчә, Мәскәү Җәмигъ мәчете кыйбла тарафына дөрес карамаган. Шундый сорау туа: ни өчен бу хакта моңарчы беркем уйланмады һәм шул рәвешле 100 елдан артык вакыт эчендә мөселманнарның намазы кабул кылынмады микәнни? Мин шулай да берничә миллиметр тайпылыш өчен генә мөселманнарның һәм Равил Гайнетдиннең намаз-догалары Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул кылынмас дип уйламыйм», – дип белдергән иде. Яңа вазыйфа фикерне үзгәрткән, күрәсең.

– Башта Казанны карагыз, ни өчен Мәрҗани йортын төзекләндермиләр, ни өчен һаман «Апанай» мәчетен ачмыйлар? – дип тезеп китте Дамир Мөхетдинов. – Ни өчен Татарстан хөкүмәтенең, мөфтиятнең моңарга эче пошмый? Ни өчен Шәймиев президент булганда Болгар шәһәрчеге беркемгә кирәк түгел иде? Хәзер кирәк булган. Башта үзегезнекен төзәтегез, аннары безгә монда сөйләрсез.

МӘЧЕТНЕ СҮТҮ — ТАТАРЛАРНЫ ИКЕГӘ БҮЛДЕ

Аерым алганда, Мәскәү шәһәренең милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе җитәкчелегендә кабул ителгән белдерүдә автономия мәчетнең җимерүләрен яклады. Монда шуны да әйтергә кирәк, Акчурин белән Гайнетдин күптәннән бергә эшли, шулай ук кайбер мәгълүматлар буенча, аларның сакчылары да уртак. Татарча әйткәндә, бу карар хакыйкатьтән ерак тора.

– Дөресен әйткәндә, күрмичә ышанып та бетмим, – ди «Татар дөньясы» газетасы редакторы, язучы һәм сәясәтче . – Минем янга күпме кеше килде, редакция почтасында күпме хатлар бар, төрле шәһәрләрдән: «Бу дөресме?» – дип язалар. Барырга куркам. Җимерек мәчет күрү — катастрофага тиң. Чөнки бу мәчет күпме еллар буе Мәскәүнең үзәгендә тарихи бер һәйкәл булып торган бина. Үз вакытында Мирсәет Солтангалиев язмышы буенча Мәскәүгә килеп, «Сират күпере» әсәре өчен материаллар җыйган вакытта, мин бу мәчеткә әллә ничә кат сокланып, әйләнеп узган сәгатьләремне хәтерлим. Солтангалиевның хатыны Фатыйма Ерзинаның бабасы төзеткән мәчет бу. Әйтергә кирәк, аны халык төзегән. Казанда Болгар номерлары җимерелгәннән соң, бу икенче тетрәнү. Ничек кенә, нинди генә акыллы сүз белән аңлатсалар да, бу вәхшилек.

Ринат Мөхәммәдиев фикеренчә, Мәскәүдә дә, Русиянең башка җирләрендә дә мәчет төзергә җир табарга була. – Булган әйберне җимермиләр. Менә бит, чиркәүләрне җимерүләрен кайда күргәнегез бар?! Халык манаралары ауган мәчетләрне ничек торгыза! – ди ул.

Мәчетне салдырган Салих Ерзинның оныгы Айнур Сибгатуллин бу вәзгыять татар халкын икегә бүлде, дип белдерә. «Иң начары – мәчетне җимерү яшерен эшләнде, безнең белән беркем сөйләшмәде. Бу иң начар юл белән башкарылды», – ди ул.

– Мөселманнар гына түгел, мондагы урыслар да аптырашта, ничек юл куя алдыгыз, диделәр. Җимерүчеләр өчен мәдәни мирас төшенчәсе буш сүз булып кала. Казандагы тарихи мәчетләргә дә аларча характеристика биреп була, әмма аларны сүтмиләр. Мәчетләр Мәскәүдә күп булырга тиешле, әмма мөселман оешмасының хакимият белән акыллы эшләмәүләре шушы проблеманы тудырды. Татарлар белән моннан соң ни булыр? Авыр әйтергә. Мәскәү татарлары әкренләп ассимиляциягә бирешә, өстәвенә, туры җирдә таркату бара, – ди Айнур Сибгатуллин.

МӘСКӘҮДӘ ЯРОСЛАВЛЬ СЦЕНАРИЕ КАБАТЛАНАЧАК

Бу урында Русия мөфтиләр Шурасының попечительләр комитеты рәисе, президенты киңәшчесе булган Фәрит Фарисов турында аерым әйтергә кирәк. Равил Гайнетдинне Кавказлар ягына авыштыруда аның өлеше гаять зур күренә. Ул мәчетне җимерүне, аның янында яңасы төзелүне хуплый. президенты Рамзан Кадыровның мәчетләр төзүгә акча бирүен мактап сөйли. Шул ук вакытта Татарстан президентының бу очракта йомшаклык күрсәтүен бераз тәнкыйтьли. Президентка мәчетне сүтүләре турында хәбәр итүләрен, ләкин үзара килешү булмавын әйтә.

Үзен шактый эмоциональ тоткан Фәрит Фарисов белән әңгәмә алып бару бик авыр. Ул тиз кызып китә, сорау арты сорау яудыра, псхологик басым ясый. Әмма аның бер фикерен әйтми ярамас: «Мәчеттә хуҗа булу өчен чеченнарга башта мине юк итәргә кирәк», – дип белдерде ул. Ягъни Мәскәү Җәмигъ мәчетендә алга таба да татарлар идарә итәчәк. Әмма Мәскәүдә Ярославль шәһәрендәге Җәмигъ мәчете сценарие кабатланырга мөмкин. Ярославльдәге мәчетне сүтеп, Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте чеченнар белән яңа мәчет салды. Әмма ахырда чеченнар мәчетне тулысынча кулга алды, чечен кешесен имам итеп куйды. Фәрит Фарисов моны таныса да, Мәскәүдә мондый хәл булмас, дип фаразлый. Ләкин эшнең шуңа таба баруын чамалап була. Җәмәгатьчелек арасында сайлаудан соң Равил Гайнетдинне мөфтилектән алу турында да сүзләр йөри. Сүз уңаеннан, үзе Мәскәүдә түгел. Ярдәмчеләре аның йә сәфәрдә булуын, йә авыруын хәбәр итте.

Тагын бер әйбер. Җәмигъ мәчетен сүтүгә багышланган очрашуга Фәрит Фарисов бер төркем кеше җыеп алып килде. Алар халыкка күбрәк сугышчан төркемне хәтерләтте.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

«МӘЧЕТНЕ ҖИМЕРГӘНГӘ РӘНҖЕДЕМ»

Салих Ерзин оныгы, бу көннәрдә 100 яшен тутырган Рауза Кастрова мәчет җимерүне телевизордан ишеткән.

– Бик озак еладым. Башка ул урынга бармаячакмын. Равил Гайнетдингә бу этлеге өчен «рәхмәт». Артист барыбер артист булып кала. Мәчетнең дүртенче катында банкет залы була икән. Тарихи мәчет аңа һаман тынгы бирмәде, – ди Рауза Кастрова.

Рауза ападан кала, мәчет җимерүне ишеткән башка өлкәннәр дә телсез калган.

Әле гает бәйрәме вакытында мәчет тирәсендә вәзгыять кискенләшә башлагач та, җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәрев җитәкчелегендә мәчетне саклау хәрәкәте оешты. «Яблоко» фиркасе бинасында узган матбугат очрашуында, Русия мөфтиләр шурасының юридик һәм дини хата эшләүләре әйтелде. «Архнадзор» хәрәкәте координаторы Константин Михайлов бу эш өчен Русиянең Аурупа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтен судка тартуын белдерде. Әйтергә кирәк, 2008 елның июнендә Москомнаследие каршындагы тарихи-мәдәни экспертлар советы тарафыннан мәчеткә мәдәни мираска ия объект, дип аңа сакланырга тиешле статус бирелә. Ярты ел үтүгә, ягъни 2009 елның гыйнварында һәйкәлләрне саклау тарихында һәм практикасында бик сирәк очрый торган гамәл башкарыла — Москомнаследие үзе мәдәни мирас дип кабул иткән карарның көчен бетерә. Бер дә сәер түгел, әле 2008 елда гына мәчетнең тарихи-мәдәни мираска ия булуын тәкрарлаган Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Аурупа өлеше Диния нәзарәте ярты елдан фикерен үзгәртә һәм мәдәни мирас исемлегеннән алып ташлау инициативасы белән чыга.

Яңа мәчет проекты авторы, соңыннан бу эштән читләштерелгән, архитектор Ильяс Таҗиев фикеренчә, тарихи мәчетне бу юл белән сүтү дөрес түгел. Мәчетне сүткән очракта да, мин бульдозер белән ишүгә юл куймас идем, ди ул. Культуролог, сәнгатьче Җәнат Сергей Маркус мәчетне ишүләре бөтен Евразия мәдәни мирасы өчен зур югалту дип белдерде.

Узган җомгада Мәскәү татарлары Җәмигъ мәчет янында корылган намаз чатырында җыелышып, мәчет сүтүчеләргә каршы уртак белдерүләрен укый башлаган. Ләкин мөрәҗәгатьне укып бетерә алмаганнар, иң элек микрофон сүндерелсә, аннан татарлар өстенә сакчылар ташлана. Нәтиҗәдә, беренче сафта утырган татарлар урынына Кавказ һәм Азия мөселманнары килеп утыра. Соңыннан мәчетнең баш имам-хатыйбы Илдар Әләветдинов урынына Рәис хәзрәт халыкны намаз укыткан.

КАЗАН КАВКАЗГА ОТТЫРДЫ

Равил Гайнетдин, тарихи мәчет юк ителми, ул реконструкцияләнә генә дигән иде. Әмма хакыйкать хакыйкать булып кала бирә, алдау, мөселманнар милке белән идарә итү дини яктан хупланмый, ә мөселманнар арасында фетнә чыгару – ахыры хәерле гамәлләрдән түгел. Ә хокук яклаучылар хокук бозуларны белдерә.

Кайбер Мәскәү татарлары шунда яшәп ышанмаганны, Казан бу вакыйганы бөтенләй башына да китерә алмады бугай: Казан тарафыннан тарихи татар мәчетен ишүгә бер сүз дә ишетелмәде. Хәтта Татарстан мөфтиятеннән Илдус Фәиз белән Вәлиулла Ягъкуб та Русия мөфтиләренең уртак белдерүендә куелган имзаларын кире алды. Татар мәнфәгатен кайгыртучы Татарстан, чираттагы тапкыр татар халкының рухи-мәдәни мирасын бетерүгә юл куйды, ә мәчет Кавказ акчасына салына, ачылышында да лезгинка биюе белән башланыр, дип әйтүчеләр юк түгел.

, .


Мәскәү мәчетен җимерүчеләр фетнә чыгарды , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии