Илаһи аһәң белән хозурландык

Илаһи аһәң белән хозурландык

Әгерҗе районы мөхтәсибәте Төрдәле мәчете белән берлектә мәэзиннәр арасында Азан әйтүчеләр бәйгесе уздырды. 32 азанчы яшьләре буенча бүленеп, дүрт төркемдә көч сынаштылар. Бәйгене 4-7 яшьлекләр башлап җибәрде. Ямурзадан Нурислам Сәхипов, Мөхәммәт Садыйков, Артур Чуршин азанны дөрес һәм сәнгатьле итеп күңелдән укып күрсәтеп, призлы урыннарны яулады. Чишмә авылыннан ике яшьтән үк азан әйтә белүче 4 яшьлек Яхъя Корбанов та осталыгы белән таң калдырды. Ул өченче урынга лаек булды.

7-14 яшьлекләр төркемендә Ямурзадан Сәхипов Фәрхәт җиңүче булды. Икенче урында – Чишмәдән Корбанов Нуриман, өченчедә – Исәнбайдан Исмәгыйлов Илкин. Әгерҗедән Кенжаев Мөхәммәт алардан беразга гына калышты.

14-19 яшьлекләрдән Әгерҗедән Храмцов Максим җиңүче булды.

20 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Яңавылдан Галиев Рөстәм кебек яшьләр дә, Кодаштан 83 яшьлек Миңнефлүр Шакиров кебек өлкәннәр дә бар иде. Аларның күбесе имам-хатиб та, мәэзин вазифасын да үзләре башкара. Бәйгедә дә алар бер-берсеннән яртышар баллга гына калыштылар. Ямурзадан 29 яшьлек Хәкимов Нурислам беренчелекне алды. Чишмәдән Корбанов Габидулла икенче урынга, Кырындыдан 80 яшьлек Нәҗмиев Әсгать өченче урынга чыкты.

Бәйгене Мөслимнән һәм Чаллыдан килгән Габделкәрим һәм Мөхәммәт хәзрәтләр, Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, Кырынды Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Баязит Ахунов белән берлектә бәяләделәр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә беренче, икенче урын алучылар казыяттә үткәрелүче бәйгедә катнашу хокукына ия булдылар.

80 кешелек мул табын әзерләп, сый-хөрмәт күрсәткән өчен дә бик рәхмәтле булып таралышты тирән эчтәлекле бу чарадан дин кардәшләребез.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Күңелгә якты нур булып кергән азан аһәңе колакларны озак вакытлар иркәләп, әлеге көн турында искә төшереп торыр әле.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА,

Әгерҗе шәһәре

Комментарии