- 22.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №11 (23 март)
- Рубрика: Иманга юл
Русия үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти, шәех-ел-ислам Тәлгать Таҗетдин моннан соң айга бер тапкыр Казанның төрле мәчетләрендә җомга намазын алып барачак. Узган җомгада ул Кол Шәриф мәчетендә җомга вәгазе сөйләде.
– Нәрсәгә бәйле бу, хәзрәт?
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе киңәш итте. Ни өчен дигәндә, бәлки, өлкән буын булганга, элекке кадр булганга, шундый карарга килгәндер.
– Бәлки, бу соңгы вакытта Татарстанда тынычлык бетә, таркаулык көчәя баргангадыр?
– Юк, бер җирдә дә хаос юк, тәртип бар. Бер Госман (Госман Исхакый – Татарстанның элекке мөфтие. – авт.) китте дип кенә хаос булмас, Аллаһы теләсә. Ләкин эшне тәртипкә салу, җай белән алып бару, Коръәнгә дә, динебезгә дә муафыйк булсын, дәүләтебез канунына да туры килсен дигән таләп, әлбәттә, бар. Шуңа күрә, иншалла, пленумнар да, Корылтай да үтәр һәм барысы да җаена төшәр дип өметләнәм.
– Президентның карарын, бәлки, Татарстан мөфтиятен Русия үзәк Диния нәзарәтенә кушу, берләштерү дигән сүзләр белән аңларга кирәктер. Берләшү мәсьәләсендә, чыннан да, мондый сүзләр йөри.
– Ул мәҗбүри эшләп була торган эш түгел. Үзәк Диния нәзарәтенә кайту дигән сүз үзе дөрес түгел. Чөнки безнекендә дә, Татарстан Диния нәзарәте уставында да: “Аллаһының нык арканы – Аллаһы Тәгаләнең Коръәни-Кәрименә ябышыгыз, аерыла күрмәгез” , – дигән аять-кәлимә язылган. Уставларга кадәр безнең Коръәни-Кәримебез бар. Бердәмлек булырга тиеш. Бу таркаулык илдә үзгәртеп кору вакытында килеп чыкты. Бөтенесен сындырабыз-ватабыз да яңасын ясыйбыз дип уйладык. Әлеге гамәлләр бер дә Коръәнгә туры килми. Шуңа күрә бүген беркем дә көчләп үзәк Диния нәзарәтенә кушарга җыенмый. Яңадан сайланган кеше бу асылны аңлар һәм үзәк Диния нәзарәте белән эш итеп, элекке булган бердәмлегебезне яңартырбыз дип өмет итәбез, иншалла.
– Гомумән, берләшү идеясе белән Сез ике ел элек чыккан идегез инде.
– Ике ел элек тә, былтыр да бу хакта әйттем. Хәтта Госман хәзрәтнең үзенә дә рәислекне бирим дип әйтеп карадым. Бердәмлек кирәк, ул булмаса карагыз: Русиянең кыл уртасында Татарстан белән Башкортстан. Ике зур җөмһүрияттә яшәгән халык арасында 4 млн мөселман бар. Ә бит татар-башкорт Татарстан белән Башкортстанда гына яшәми. Бөтен ил буенча 10 млнга якын ул, ягъни Русия мөселманнарының яртысыннан артыгы татар-башкорт. Безнең Диния нәзарәтләребез бердәм булса, эшләребезне киңәш белән, Аллаһы кушканча тормышка яраклы иттереп алып барсак, татар-башкорт дәрәҗәсе белән бергә динебезнең дә кадере була. Әгәр дә Татарстан белән Башкортстан үзәк Диния нәзарәте хозурында бердәм булсалар, ул вакытта ике җөмһүрият мөфтиләре Русиянең баш мөфтиенең беренче генә түгел, баш наибләре (баш урынбасарлары. – авт.) була. Ул вакытта татар-башкорт мөселманнарының эшен өч кеше алып барачак. Аллаһы кушса, без шушының белән Кавказ мөселманнарына да үрнәк күрсәтербез. Чечнядагы кебек талашып ятасы түгел Русия белән, бергә тату яшәргә һәм бөек Русиядә үзебезнең кадеребезне сакларга кирәк.
– Имеш, Сезне дә 13 апрельдә үтәчәк Корылтайда мөфтилеккә кандидат итеп тәкъдим итмәкчеләр.
– Каршы килмәячәкмен. Эшемне, вазифамны ташламыйм анысы. Мөфтилеккә сайласалар, барыбер баш мөфти булып калам, монда үземнең урыныма Татарстан халкы теләгән, хакимияткә яраган, иң әүвәл, Аллаһыга хезмәт иткән бер кешене билгеләп куям да, аңа хезмәт хакы түләп, эшне алып бара торган булам.
– Болгарчылык мәсьәләсенә кайтсак, ул Сезнең өчен тарихи мирас әһәмияте генә булып торамы?
– Юк, ул тарихи гына түгел, ул рухи мәсьәлә дә. Тарихта зур хата булды. Монгол-татарларга кара-каршы сөңге коралларын күтәреп, иң әүвәл иманнары белән коралланган безнең болгар бабаларыбыз, аларның нәселләре XIV гасырда кинәт татар булып калды. Ни өчен? Кем моны эшләде? Дөрес, без бүген татар милләте дип аталабыз, шулай булсын да, калсын да, ләкин без асылыбызны аңларга тиеш. Безнең асыл – Пәйгамбәребез (с.г.в.) өч сәхабәсен җибәреп, ислам динен аңлата башлаган вакытта ук, без болгар идек, болгар булып гасырлар буена яшәдек. 7 гасыр буена болгар дип яшәп, аннары нигә алай үзгәрешләр керергә тиешле? Миңа әле генә 6 сыйныф дәреслеге китабын күрсәттеләр. Хан Батый болай-тегеләй иткән, аякларны-кулларны кискәннәр итеп күрсәткәннәр. Һәм моны монголлар дип тә язмаганнар, татарлар дигәннәр. Ул вәхшилек. Моңа нигә без гасырлар буена җавап бирергә тиеш рус халкы алдында? Фашистлар эшләренә фашистлар гына җавап бирә, бүген Германия яһүдләргә акча түли. Моны балаларыбыз да белергә тиеш. Бу уңайдан “Яңарыш” фонды Болгарны төзекләндерә, башка милләтләр арасында кадер-дәрәҗәбезне арттыра.
– Русиядә чукындыру көне бар. Без, татарлар, үзебезнең 922 елда ислам динен кабул итү елын рәсми билгеләүне майтарып чыгара алмадык.
– Кабул итмәсәләр, безнең ни эшебез бар? Татарстан канун кабул итте, җитте. Русия кабул итәр өчен, бәлки бераз вакыт үтәр. Кавказ белән аңлашылмаучанлык бар. Алар: “Без элегрәк кабул иттек”, – ди. Әмма без алардан да элегрәк, һиҗринең 10 елында ук кабул иттек. Безгә 3 сәхабә килеп, 30-40 ел үткәч кенә, Дагстанга 40 сәхабә килә. Бу мәсьәләдә эш алып барыла.
– Революциягә кадәрге мәхәллә системасы – милләтне дә, динне дә яшәтер өчен, үзфинанс, төпле идеология белән яшәү механизмы булган. Бу эшләсә, бөтен мәсьәләләр дә хәл ителер иде.
– Каршы чыгучылар юк, әмма бүген һәркем диннең, мәчет-мәдрәсәнең, имамның кирәклеген аңлап бетерми. Каршылык, аңлашылмаучанлык шуңарда гына. Әмма әкренләп мәхәллә системасына кайтачакбыз, иншалла.
Әңгәмәдәш – Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
Тәлгать Таҗетдин: “КИРӘК ИКӘН, КАЗАНГА ДА КАЙТАМ”,

Комментарии