Без нинди мәзһәбне тотабыз?

Без нинди мәзһәбне тотабыз?

Пәйгамбәребез Мөхаммәд с. г. в. нән: «Мөселман ялганлый аламы?» – дип сораганнар. Ул: «Мөселман булган кешегә ялганнарга ярамый. Тик килер заман, минем өммәтем бидгать гамәлләргә чумып бозылып бетәр, меңләп, аннан да күбрәк кеше тезелеп намаз укыр, араларында бер генә мөселман да булмас», – дип җавап биргән.

Бу ике хәдисне нәрсә өчен язам? Чөнки бу безнең вакытта гадәти күренеш. Мәсәлән, безнең райондагы кайсы мәчеткә генә керсәң дә яңалыкка тап буласың. Шуларның кайберләрен телгә алам.

Бер авылда өйлә намазын укырга дип мәчетләренә кердем. Фарыз намазын бер рәткә тезелеп имамсыз–мулласыз гына укыды болар. Шуңа аптырап, намаздан соң сорадым: «Ник болай, муллагыз кайда?» «Безнең имам мәет ашында, җидесен үткәрергә китте һәм үзе булмаганда, үз урынына беркемне дә бастырырга кушмады», – диделәр миңа. Ә имамсыз уку – җәмәгать белән уку булмый ич инде. Биредә моны аңламыйлар.

Тагын бер авылда мәчетләренә өйлә намазына кердем. Биредә, киресенчә, бар намазларны да, фарызны да һәм сөннәтләрне дә муллага оеп укыдылар. Намаздан соң, мин сәбәбен сорагач, миңа китап күрсәттеләр, анда җәмәгать намазларын имамга оеп укырга диелгән. Дөрес язган, әмма сөннәт намазлары җәмәгать намазына керми ич. Болар мәчеттә укыган барча намазларны да җәмәгать намазлары дип уйлый икән.

Икенче бер мәчеттә шундый хәлгә тап булдым: мәчет идәненә намазлыклар рәсеме төшерелгән палас җәйгәннәр. Фарыз намазын укырга баскач һәр бабай үзенең намазлыгы төшерелгән урынга басты. Әмма бабайлар арасында тагын берәр кеше сыярлык аралар калды. Мин болар арасына басарга теләгән идем дә, мине бастырмадылар, үзеңнең урыныңа бас диделәр. Ә бит шәригать буенча кешеләр арасында ара калырга тиеш түгел, җилкәгә җилкә тиеп торырга тиеш.

Бер мәчеттә мәчет уртасына 1 метр киңлегендә кызыл палас җәеп куйганнар. Фарыз намазы вакытында бу паласка беркемне дә бастырмыйлар, ягъни кешеләр ике якка гына баса да уртада буш урын кала. Болардан нәрсәгә шулай эшлисез, дип сорагач, бу имам өчен, ул теләсә кайчан кереп һәм чыгып йөри алсынга, дип җавап бирделәр. Бу гамәл шәригатьтә юк һәм рөхсәт ителми.

Икенче мәчеттә фарыз намазын укыгач, шәригать буенча башка намазга керешкәнче дип, икенче урынга күчеп баскан идем дә, үкендем. Бабайлар нәрсә генә әйтеп бетермәделәр, мин вахаббит булып чыктым.

Бер мәчеткә яңа гына дингә басарга җыенган кеше килгән. Бу кешене күргәч, мулла моңарга иман яңартырга куша. (Иман яңарту дип алар зур гына бер дога укыйлар.) Әмма үзегез беләсез, бу яңа гына дингә басарга җыенган кеше каян белеп бетерсен ул догаларны һәм ул, мин белмим, дип җавап бирә. Мулла, иман да яңарта белмәгәч, нәрсә өчен мәчеткә килдең, ди аңа. Шуннан бу кеше башка мәчеткә килми һәм дингә дә басмый. Кая куеп бетерер мулла үзенең гөнаһысын? Аллаһ Сакласын андый имамнардан. Менә шундыйлар аркасында безнең мәчетләребез буш.

Күзәтәм, бер мәчеткә яшьләр күп йөри башлады, чөнки укып кайткан яшь кешене имам иттереп куйган иделәр. Бераз вакыттан яшьләрнең күбесе намазларын бөтенләй ташлады. Моның сәбәбен бераздан аңладык. Бер җомга намазында бу яшь имам хөтбә сөйләгән: «Әгәр берәр кеше үз гомерендә бер мәртәбә (аңламыйча, юри генә һ. б. ) Аллаһ бар дип әйтсә, шул җиткән, ул барыбер мөселман, дигән. Димәк, кеше үтереп, яисә зина кылып, аракы эчеп йөрсә дә, кыскасы, барча гөнаһлардан курыкмый, ширк кылса да ярый… Бу инде адәми шайтан сүзе. Менә шуның сүзләренә ышанып кешеләрнең күбесе намазга басмый, басканнары ташлый. Нәрсәгә ул вакытын әрәм итеп намазлар укып йөрсен, ул бит болай да мөселман инде дип уйлыйлар. Аллаһ сакласын алардан. Болар инде диннән адаштыручылар.

Кайбер мәчетләрдә намаз вакытларын үзгәртеп укыйлар. Мәсәлән иртәнге намазны 40 минутка вакытыннан алда, ә өйлә намазын – нәкъ зәввәл вакытында. Болар инде гөнаһтан да курыкмый, шиктән дә сакланмый. Вакыты кергәнче алдан укылган намазлар фарыздан китми, нәфел генә була һәм сез намазсыз каласыз. Сезгә иртәнге намазның фарызын укымаган гөнаһы язылып куела. Аллаһ сакласын. Әле без вакытында укып та мәчеттән чыкканда караңгы була. Нәрсә, алар моны күрмиме, әллә ялган офыкка яисә шәһәр утларына алданалармы? Икенче бер мәчеттә икенде намазын ахшам намазына кушып укыйлар, мәкрух вакытта (30 минутлата ахшам намазына).

Бабайларның 90 %ы укымаган, дини гыйлемнәре юк. Игътибар итсәгез, алар догаларны да дөрес укымый. Хәреф хаталары гына түгел, кайбер сүзләрне дә төшереп калдыралар. Ә бу гөнаһ, аларның имам булып укытырга хаклары юк. Аларга оеп укысаң, намазлар кабул булмаска мөмкин. Шулай булгач, безгә нәрсә эшләргә соң? Надан муллаларга ияреп намазсыз калыргамы яки гыйлемле кешене имам иттереп куяргамы? Бар бит андыйлар да. Ә бит еш кына шул надан залим муллаларны алыштырып булмый, алар үзләренә тиңдәш булган яшьләрне вахаббитлар дип, яла ягып, төрмәләргә утырта. Әнә бер мәчеттә 3 ел эчендә генә дә укыган 5 имамны алыштырдылар. Сәбәбе бабайларга ошамый, аларча укытмый. Ә бит яшьләр барысы да Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча укытырга тырышты.

Безнең район башлыгы: «Динне үзгәртмәгез, дөрес итеп тотыгыз, үзгәртергә юл куймагыз», – ди. Район башлыгына бер соравым бар: «Динне кемнәр үзгәртә? Бабайлармы, әллә яшьләрме? Кемнең динне дөрес алып барганын, ә кемнең дөрес алып бармаганын каян белеп була? «АБС»танмы (одна бабка сказала) әллә Коръәннәнме?» Әлегә бабайлар динне үзгәртүчеләр булып чыга түгелме. Алар Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча гамәл кылабыз дип ялганлап, башкача гамәл кыла. Алар үз ялганнарын яшерер өчен Әбү Хәнифә китапларын да укудан тыя башлады.

Бер вакыт безнең мәчеткә мөхтәсиб килде дә фәтвә бирде: «Кем фарыз намазы белән бергә сөннәт намазын да мәчеттә укымый, аның намазы кабул булмый» ди. Кем динне бераз белә, моның чеп-чи ялган икәнен чамалый.

Мин дә кыш көне иртәнге намазның фарызын укыгач, дисбе тартмыйча гына (өстәмә нәфел гамәл) эшкә ашыгып китә башладым. Өйлә намазларының сөннәтләрен мәчеттә укырга өлгерә алмый идем. Күп тә үтмәде, минем янга участковый милиционер–полицейский килеп җитмәсенме?! «Ник син намазларыңны бабайларча укымыйсың?» ди бу. Мин аптырадым да калдым, нәрсә әйтергә дә, нәрсә уйларга да белмим. Һич көтмәгән идем бу хәлне. «Ник алай әйтәсең, кем әйтте?» – дидем. «Мәчеттәге бабайлар әйтә», – ди участковый. Менә сиңа мә. Һич ышанасы килми, әмма участковый каршыда басып тора. Моңардан да каты явызлык, бозыклык бармы икән?! Рәнҗедем шунда шул бабайларга бәнәхакка рәнҗеткәннәре өчен. Бу минем өстән ялганлап торучыларда иманның эзе дә юк ич. Ә бит мәчетләрдә күбесенчә шундыйлар. Шуңа, теге явызларны күрмәс өчен, мәчеткә дә сирәк бара башладым, .

Бабайлар гына булса ярар иде, әле яшьләр арасында да тинтәкләр җитәрлек. Бер вакыт минем кулга бер журналы килеп эләкте. Анда бернинди дә ярамаган язмалар юк иде, фәкать чит илләрдәге мөселманнар турында яңалыклар гына язылган иде. Мин бу журналны укып чыктым да бер мәчеткә йөрүче яшь кешегә бирдем. Бер вакыт ишетәм, бу кеше минем өстән йөри башлаган. Аны утыртырга кирәк, дип әйткәләгән. Аның начар чире бар икәнен соңыннан гына белдем.

Язсаң – язарга күп. Калганнарын башка юлы язарбыз Аллаһ Тәгалә Теләсә. Ислам диненә каршы аның башланган көненнән үк көрәшә башлаганнар һәм ул ахырзаманга чаклы бетмәячәк. Ислам дине белән кәсеп итүчеләр, монафиклар күп, тинтәкләр дә җитәрлек. Шуңа күрә бу язма күбесенә ошамаячак. Гаеплене эзләячәкләр.

Имамнар һәм мөхтәсибләр бу язманы укып, бәлки, хаталарын төзәтер дигән өмет белән шулай аңлатыбрак язарга тырышам. Алар бу язманы укып җыелышлар ясап сөйләшерләр дип уйлыйм, Инша Аллаһ. Монда барысы да фәкать изге ният белән генә языла. Шуның өчен беркемнең дә исеме күрсәтелми. Язылган вакыйгалар, гамәлләр шәригатьтә юк. Берсе дә Әбү Ханифә мәзһәбенә туры килми.

Мин үскәндә мәчетләр юк иде, бабайлар җомга намазын чиратлап өйләрдә укыды. Хәтерләгәнемчә, элгәреге бабайлар кебек укымыйлар хәзер намазларны. Бер авылда ике мәчет, икесендә ике төрле уку. Имамнарның икесе дә, безнең бабайлар шулай укыйлар иде дип, үзләрен дөрескә саный. Аларның укуларында суфизмга тартымлык бар, кайбер зекер итүләр суфистлардан алынган. Әгәр дә элгәреге бабайлар да хәзерге бабайлар кебек төрле мәчеттә төрлечә укыган булсалар, алайса безнең бабайлар да динне бозып укыганнар булып чыга түгелме? Кем ничек тели шулай буламы? Нәтиҗәсен үзегез аек акыл белән уйлап, фикерләп карагыз әле. Кайсысы дөрес? Минем тәкъдим шундый: Аллаһ Тәгалә каршында һәрбер кеше үзе өчен үзе җавап бирә. Безнең бурыч дәлилләр китереп дөреслекне кешеләргә җиткерү. Кабул итәләрме – юкмы, аларның эше. Диндә мәҗбүрилек юк. Беркемнең дә көчләргә хакы юк. Ә әлегә бездә киресе эшләнелә, кешеләргә көчләп үзләренең бозык диннәрен такмакчы булалар, Аллаһ Сакласын алардан. Иң беренче Коръәннең мәгънәсен аңлап укырга, өйрәнергә, фикерләргә. Аннары пәйгамбәребезнең тормышын, Шәригатьне өйрәнергә кирәк.

Мин очрашкан фактларның сәбәбе – наданлык, тәкәбберлек һәм тинтәклек. Башка диннәр дә башта дөрес булган, кешеләр генә аны үзгәртеп, бозып бетергән. Дини китапларын үзгәртеп язганнар. Фәкать Коръән китабын гына Аллаһ Тәгалә Үзе сакларга сүз биргән. Барча дөреслекне Фәкать Коръәннән генә табып була. Аның да гарәпчәсен үзгәртә алмагач, татарчасын булса да үзгәртеп, үзләренә яраклаштырып язарга маташалар адәми шайтаннар. Аллаһ Сакласын.

Аллаһ Тәгалә барчабызны да туры юлына бастырып дөрес гыйлемнәр бирсә, туры юлыннан адаштырмасын иде. Амин.

Изге теләкләр белән Сөләйман АБЗӘЛИМОВ.

Без нинди мәзһәбне тотабыз?, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии