- 22.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №24 (20 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Русия мөселманнары арасында шау-шу кузгаткан хәбәр – 65 төрле Ислам китабын тыймакчылар. Исемлектә бөтендөнья фикер үсешенә өлеш керткән мөселман классиклары да, ваһһабчылык идеологиясенә каршы куелган суфыйчылык, татар дин әһелләре хезмәтләре дә бар. Мөселманнар бу абсурдлыктанаптырашта, җәмәгатьчелек Коръәнне генә тыясылары калды дип саный.
Бу хәл 26 мартта була. Оренбург шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсе хөкемдары А.В.Нуждин әфәнде Русиянең иң эре Ислам нәшриятлары чыгарган китапларны экстремизм эчтәлекле дип таный. Моңа кадәр бу мәгълүматлар җәмәгатьчелеккә билгеле түгел иде. Әмма 7-11 июньдә Казанда үткән Ислам китап ярминкәсендә исемлеккә кергән китаплар чыгарылмагач, аларның ник тыелуы халыкта күпсанлы сораулар тудырды һәм «без капчыкны тишеп чыкты».
Мәхкәмә карары белән тыелган китаплар исемлеге бүген интернетта тарала. Оренбургның Ленин мәхкәмәсе вәкилләре моны инкарь итеп килде: «Нуждин яки башка хөкемдарлар тарафыннан мондый карар кылынмады», – диде алар. Әмма берәү дә суд карарлары документларының күчермәсе ничек килеп чыгуын һәм халык арасында таралуын аңлата алмады. Русия мөфтиләр шурасы бу документны гамәлдәге документ дип танылды һәм китап ярминкәләрендә инде ул үз «эшен» башкарды. 18 июньдә нәшир Асламбәк Әҗаевның яклаучысы Рөстәм Вәлиуллин Оренбург өлкәсе мәхкәмәсенә апелляцион дәгъва белдерде.Татарстан мөфтияте суд карарына каршы үз мөрәҗәгатен кабул итте һәм ул китапларны тыюсыз диде. Соңрак, Ореберг мәхкәмәсе фикеренә үзгәртеп, китаплар тыелды дип белдерде.
Моңа кадәр Оренбург шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Дәнис Хуҗаәхмәтовислам китапларын тыю карары кабул ителмәде дип белдерсә дә, дүшәмбе көнне бу мәгълүматларны Дәнис әфәнде үзе үк расларга мәҗбүр булды.
Бөтен җирдә кабул ителгән китаплар, беренче нәүбәттә Ислам классикларының хезмәтләре (алар арасында «Сады Праведных» хәдисләр җыентыгы, Абу Хамид әл-Газалиның «Весы деяний», Ибн Касира сүзләреннән «История Пророков» әсәрләре) күп сораулар уятты. Бүгенге суфый шәехе Госман Нури Төпбаш, илаһият галиме Фәтхулла Гүләннең шактый китаплары тыелды, гәрчә алар иң алдынгы фикерне алга сөрсә дә. Әхмәд Саим Кылавузның «Акыда»сы бүген Казанның дини уку йортларында укытыла, шул исәптән, Русия Ислам университетында да. Күпчелек тыелган хезмәтләр – төрек авторларыныкы. Мәгърифәтче төрекләргә каршы сәясәт күптәннән дәвам итә инде. Ул татар-төрек лицейларын ябуда да, аннан төрекләрне үз иленә кууда да, нурчылар хәрәкәтен тыюда да, вакыт-вакыт бүгенге дини интеллектуал Фәтхулла Гүләннең эшчәнлеген пычратуда да чагыла.
Хәзер Русиядә төрле Ислам агымнарына альтернатива буларак, нәкъ традицион Ислам, хәнәфи мәзһәбе, суфыйчылык алга куелса – бүген нәкъ шуларның ук тыелуы күпләрдә сорау уята. Ягъни без, татарлар, хәнәфитләр моңа кадәр шушы китапларны укыдык, димәк, без экстремистлармы? «Русия террорчылык, экстремизм, ваһһабилык белән көрәшми, ә Исламның үзе белән сугыш алып бара», – дигән фикер бөтен мәгълүмат кырын биләп алды. «Бу җиһад игълан итүчеләргә тагын бер форсат тудырды», – дип белдерүчеләр күбәя генә.
Татар китаплары да бу исемлеккә кергән. Бүген иң актив һәм гуманлы имам Шамил Әләветдиновның «Путь к вере и совершенстве» китабы, танылган язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың «Тропою знаний к истине» хезмәте бар. «Дога китабы»ның тыелуы – көлке хәл. Китапларга экспертизаны Мәскәү правослау академиясе укытучысы Юрий Максимов үткәргән. Димәк, христиан рухание да татарча белә башлаган!
Нәкъ бер ел элек Оренбургта шундый вакыйга булган иде инде. Оренбург өлкәсе районара (гайский межрайонный) прокуроры С.В.Челышев тарафыннан шәһәр судына татар классигы Утыз-Имәнинең «Хәтем хуҗа» вә «Дога хәтем һәм Рих Әхмәр догасы» әсәрен экстремистик эчтәлектә дип тануны һәм, үз чиратында, тыюны сорап, гариза кергән. Шулай ук бу исемлеккә Ән-Нәвәвинең «Хакыйкыйлар бакчасы» (Сады праведников) һәм «40 хәдис» исемле Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләр җыентыгы, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин һәм Мәскәү Ислам университетының ул вакыттагы ректоры Марат Мортазинның «Намазда коткару» («В молитве спасение»), Русиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мостафа Күтүкченең «Фикерләү аша намаз» («Намаз через призму размышлений») әсәрләре кергән. Җәмәгатьчелекне иң гаҗәпкә калдырганы: XVIII-XIX гасырда яшәп иҗат иткән Утыз-Имәни хезмәтен тыю. Бу уңайдан, әгәр Утыз-Имәни дә тыела калса, башка классик илаһият галимнәренең хезмәте дә экстремизм исемлегенә чиратлашып керүе ихтимал дигән сүзләр йөрде. Ул вакытта Татарстан мөфтияте мөрәҗәгате белән китаплар тыелмый калды.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
Комментарии