- 22.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №28 (20 июль)
- Рубрика: Иманга юл
«Я адәм баласы, әгәр сиңа бүлеп бирелгән ризыкка канәгать булсаң, ризыгың үзе килер һәм миннән дә мактау алырсың. Үз өлешеңә канәгать булмасаң, синең өстеңә солтан вә сине аңа хезмәткәр кылып куярмын. Дөнья өчен чүлдәге вәхши хайваннар кебек йөгерсәң дә, сиңа бүлеп куйган ризыгымнан артыгы килмәс һәм үзең дә минем алдымда оятлы булып калырсың». Дөньядагы гыйбрәтле хәлләрне күргәннән соң, изге китапта язылган бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат ышанасың.
…Мәхмүт абый Казанга туганнарына кунакка килә. Авылдан күчтәнәчләрне дә шактый алган, йөге авыр. Шуңа да такси белән барырга уйлый. Әмма туктаган һәрберсе бәяне кыйбат сорый.
Мәхмүт абый бу кыйммәтчелеккә аптырап басып торганда, янына тагын берсе килеп туктый. Рульдә хатын-кыз. Бәясен сорап кызыксынгач:
– Утыр, абый, счетчик ничек күрсәтә, шуны бирерсең, артыгын алмам, – ди.
Юлда барганда абый бу хатыннан мондый юмартлыгының сәбәбе белән кызыксына. Хатын башыннан узган хәлләрне сөйләп китә:
– Сәүдә буенча бик дәрәҗәле урында эшләдем. Акча уңнан да, сулдан да яуды гына. Әмма нәфес кенә канәгать түгел, һаман җитмәде. Бервакыт тикшерү килеп төште. Байтак кына кыек эшләр ачылды. Кыскасы, мине төрмә белән куркыттылар. Дуслар табылды. «Акча түләсәң, сине коткара алабыз», – диләр. Акча су урынына акты. Нәтиҗәсе генә аяныч булды. Берсенең дә файдасы тимәде. Мине өч елга төрмәгә яптылар. Үз-үземә сүз бирдем. Исән- имин бу төрмәдән котылсам, Аллаһы Тәгаләгә инанып, ярдәм сорап яшәрмен. Юк-бар дөнья малына кызыкмам. Булганга шөкер кылып, күбрәк савап өчен, кешеләрне сөендереп, хак тормыш юлымнан атларга, гадел булырга тырышырмын, дип, күңел төбенә салып куйдым, – дип сүзен тәмамлый ул.
Мәхмүт абый таксистка рәхмәтләр әйтеп, Аллаһы Тәгалә усаллардан, бәла-казадан үзе саклап йөртсен, дип дога кылып кала.
Нәгыймә САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
Булганына шөкер ит… ,

Комментарии