«Динебездә мәҗбүриләп кияүгә бирү тыелган»

«Динебездә мәҗбүриләп кияүгә бирү тыелган»

15нче майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә кору – Аллаһы Тәгалә каршында иң олы гамәл санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Никах – минем сөннәтемдер. Сөннәтемнән баш тартучы минем өммәтемнән түгел», – дигән. Гаилә коруның нигезендә нәрсә ята? Гаилә таркалмасын өчен нишләргә? Бу турыда Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, бүгенге тормышта гаилә кору мәсьәләсе нинди урында тора?

– Бүген никахлашу, гаилә кору мәсьәләсенә бик җитди карыйлар. Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне дә парлы итеп яралткан. Коръәндә бу хакта болай дип әйтелгән: «Җир үстереп биргән нигъмәтләрне дә, кешеләрне дә, һәм тагын аларга мәгълүм булмаган әллә никадәр нәрсәләрне парлы итеп төзүче Аллаһыга чиксез мактаулар!». Төн – көн белән, ай – кояш белән, җир – күк белән, җан тән белән бер-берсен тулыландырган, камилләштергән кебек ир белән хатын да бер-берсен камилләштерәләр, бер-берсен тынычландыралар, бәхетле итәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бай булса да, ире булмаган хатын һәм шулай ук, бай булса да, хатыны булмаган ир – мескеннәрдер», – дигән. Шушы хәдистән аңлашылганча, гаиләле кеше генә чын байлыкка, рухи тынычлыкка ия була.

– Гаилә коруның төп нигезе – никах. Ә аның нинди шартлары бар?

– Һәр яңа гаилә никахтан башлана һәм шуңа да ул изге гамәлләрнең берсе булып тора. Ул бары тик мөселман кешесенә генә укыла. Аллаһка ышанмаган кешегә укылмый, чөнки ул – Аллаһ кушкан эш. Никах дөрес булсын, барлык шартлары җиренә җиткерелсен дисәк, иң элек, әлбәттә, кызның ризалыгын сорарга кирәк. Динебездә кызны мәҗбүриләп кияүгә бирү – тыелган гамәл. Икенче шарт – мәһәр, ягъни егетнең кызга бирә торган никах бүләге. Аның күләме юк, ләкин кияүгә чыгучы кыз кыйммәтле мәһәр сорап, егетен куркытырга тиеш түгел. Өченче шарт – шаһитләр булу: ике мөселман ир, яки хәнәфи мәзһәбе буенча мөселман булган бер ир һәм ике хатын-кыз булса да ярый. Аларның булуы никахның шартлары үтәлүен раслар өчен кирәк. Тагын бер мөһим мәсьәлә – кыз кешегә әтисенең ризалыгын, әти-әнисенең хәер-фатихасын алу.

– Никахны ике гает арасында укырга ярамый, диләр...

– Бу халык арасында таралган хорафат кына. Никахны теләсә кайсы айда укырга ярый. Әмма никах көне Гает бәйрәме белән җомга көнне туры килсә, никахны җомга намазыннан соң укырга киңәш ителә, чөнки Гает намазы белән җомга намазының арасында вакыт тар була. Ураза аенда чын мөселманнар ураза тотканлыктан, яшьләргә читенлек тудырмас өчен, никахны ураза аеннан соңга кичерергә мөмкин. Шул ук вакытта Рамазан аенда авыз ачканнан соң никах укырга рөхсәт ителә.

– Мәһәрнең күләме чикләнмәгән, дидек, ә иң кечкенә күләме бармы?

– Барысы да ир-егетнең мөмкинлегеннән тора. Кайбер кызлар шуннан чыгып: «Мәһәргә нәрсә бирә аласың – шуны бир», – диләр. Кайберләре кыйммәтле тун яки машина сорый. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хатын-кызлар арасында иң хәерлесе, бәрәкәтлесе – мәһәре җиңел булган хатын-кыз», – дигән. Ләкин «мәһәре җиңел» дигән сүз – ул бөтенләй кыйммәтсезлеккә төшерү түгел. Кыз күңелендә зур бүләккә өмет булып, теле: «Иң арзанлысын, менә бу кечкенә йөзекне алып бир», – дисә, шулай ук дөрес булмас. Бүген иң киң таралган мәһәр – 3500-4000 сум тирәсе. Моннан да кимрәкне егет кеше бирә алмый, ләкин кыз баланың аннан да артыгын сорарга хакы бар. Галимнәр әйтүенчә, берәр хәл чыгып, хатын-кыз берүзе калса, аның кулында 3 ай буе яшәрлек малы булырга тиеш. Шушы мал мәһәр күләме дә инде.

– Ләкин мәһәр бирмәгән егетләр дә бар. Мәһәрсез никах дөрес булмыймы?

– Никахта мәһәр булырга тиеш. Ир кеше мәһәрне бирми икән, ул Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлы. Мәһәр аның өстендә бурыч булып кала: хәләл җефете алдында – бер, Аллаһы Тәгалә каршында – ике. Ә бөтенләй бирмичә калдырса, ул мәһәрен биргәнчегә кадәр гөнаһлы булып саналыр.

– Хәзер никах мәҗлесләрен зурлап кафе-рестораннарда үткәрәләр, хәзрәт-мулланы да шунда дәшәләр. Бу дин буенча дөрес гамәлме?

– Никахның шартлары тулысынча үтәлергә тиеш, калганы – кеше ихтыярында. Никах кабул булсын өчен өстәл әзерләп, тамада һәм җырчылар җыю, кунак чакыру таләп ителми. Әмма халкыбыз арасында таралган гадәт буенча никахны табын корып, якын туганнар, дуслар белән бергә үткәрәләр. Дөрес, соңгы арада яшьләр никахны мәчеткә генә килеп укытып китүне кулайрак күрә, мәҗлесләр үткәреп тормый.

– Кызганыч, никахсыз яшәүчеләр дә юк түгел. Аның никадәр зур гөнаһ булуын белсәләр, болай яшәрләр идеме икән?

– Никахсыз яшәү динебездә зинадан санала. Ә зина – зур гөнаһ. Никахсыз тормышның яме дә, бәрәкәте дә булмас. Андый гаиләдә игелексез бала туарга мөмкин. Җир йөзендәге хайваннар никахсыз яши. Аларның балалары үсеп җиткәч, әти-әнисен оныта. Никахсыз гаиләдә туган бала да шул юлны кабатларга мөмкин. Аллаһы Тәгалә: «Үзләрегездән ирсез хатыннарны һәм хатынсыз ирләрне, никах хакларын үтәргә яраклы булган яхшы колларыгызны һәм җарияләрегезне өйләндерегез, кияүгә бирегез. Фәкыйрь булганнарны Аллаһ үз нигъмәтләре белән баетыр, шиксез, Аллаһ – киңлек иясе һәм белеп эш кылучы», – дигән. Аллаһы Тәгалә дин буенча гаилә корган кешегә Үзенең рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерәчәге турында әйтә.

– Алай да гаилә кору – никах укыту гына түгел бит әле, бер-береңне аңлап яши белү дә кирәк. Яшь парлар бу хакыйкатьне аңлап бетерәме икән?

– Элегрәк һәр нәрсәнең кадере булган. Хәзер гаилә тормышы, ике арадагы мөнәсәбәтнең кадере кимеде. Күпләр гаилә коруны җайлы дип уйлап, олы тормышка аяк баса. Авырлык үз җилкәләренә төшкәч – түзә алмый. Аллаһ Тәгалә күп аятьләрендә гаиләне саклау турында әйткән, чөнки бу бик мөһим. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә беренче мәртәбә Җәбраил фәрештә белән очрашканнан соң, бары тик хатыны Хәдичә янында гына тынычлык тапкан. Аллаһ Тәгалә: «Сезнең араларга мәхәббәт һәм рәхмәт салдым», – дигән. Мәхәббәт булмаса, гаилә төзелә алмый. Ләкин мәхәббәткә генә салынып, гаилә кору дөрес түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдисендә болай дигән: «Тышкы кыяфәтенә, байлыгына, холкына карап никахланырга мөмкин, әмма, иң хәерлесе, диненә карап».

Ныклы гаилә дүрт нәрсәгә нигезләнгән: мәхәббәт, хөрмәт, сабырлык һәм ышану. Хәзрәти Әбу Хәнифә янына бер хатын килә дә:

– Әй хәзрәт, ике ел элек ирем белән миңа никах укыган идең. Хәзер инде аер безне. Мин аның белән бергә яшәргә теләмим, – ди икән.

– Аерылырга теләвеңнең сәбәбе нидә? – дип сорый хәзрәт.

– Барлык хатыннарның ирләре өйләренә вакытында кайталар, ә минеке һаман соңга кала. Шул сәбәпле көн дә диярлек өйдә тавыш чыга.

Әбу Хәнифә гаҗәпкә калып:

– Аерылырга теләвеңнең сәбәбе, өйгә соңга калып кайтуда гынамы? – дип сорый.

– Әйе, мондый кимчелеккә ия булган ир белән яшәргә теләмим. Башкалар кебек вакытында кайтсын, – дип җавап бирә хатын.

– Аеруын аерырмын, әмма бер шартым бар: өеңә кайт, зур, тәмле күмәч пешер һәм миңа алып кил. Аны пешергән вакытта бернәрсәне дә өеңнән алма: тозын да, суын да, онын да, йомыркасын да, сөтен дә күрше-тирә хатыннардан сорап ал. Сәбәбен дә аларга аңлат, – дип әйтә Әбу Хәнифә. Бу хатын өенә кайтып китә. Күрше хатынына кереп:

– Әй, Мәрьям, бер савыт су биреп тор әле, – ди. Күршесе:

– Суыгыз беттеме әллә? Сезнең ишегалдыгызда кое бар иде түгелме соң? – дип сорап куя.

– Суыбыз барын бар. Иремнән зарланып, хәзрәт янына: «Аер мине иремнән», – дип барган идем, – дип әйтүгә, күршесе Мәрьям:

– Әй, син минем иремне белсәң иде! – дип, озак кына иреннән зарлана башлый. Шуннан соң хатын күршесе Асия янына тоз сорап керә.

– Нәрсә тозың беттеме әллә? Бер кашык тоз сорап кергәнсең, – ди күршесе.

– Тозыбыз бар барын, әмма иремнән зарланып, хәзрәт янына: «Аер мине иремнән», – дип барган идем, – дип әйтүгә, күршесе Асия:

– Әй, син минем иремне белсәң иде! – дип, озак кына иреннән зарлана. Шулай итеп, бу хатын кайсы гына хатын янына нәрсә сорап керсә дә, барысының да ирләреннән зарлануын ишетә. Күмәчне бик зур, тәмле итеп пешерә. Хәзрәт янына алып барып, бу күмәчне аның кулына тоттыра.

– Әй, хәзрәт, рәхмәт сиңа, күмәчне гаиләң белән тәмле итеп аша, әмма мине иремнән аера күрмә.

– Нәрсә булды, кызым? – дип сорый хәзрәт.

– Минем ирем бөтенесенең иреннән дә әйбәтрәк икән, – дип җавап кайтара ул.

Гаиләдә тавыш чыкмый тормый, бер-береңне хөрмәт итеп, аңлап һәм яратып яшәү – ныклы гаилә тормышының нигезе. Пәйгамбәребез (с.г.в.) юкка гына: «Һәрбер кеше – хаталы. Һәм иң хәерле, мактаулы хаталанучылар – хаталарын танып, аңлап төзәтергә теләүчеләр», – димәгән. Гафу үтенә белергә, гаиләне сакларга тырышырга өйрәник.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии