- 23.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №38 (23 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
“Акыллы, инсафлы яшьләрне кайда күрергә?” – дип сорасалар, мин “Шәрык”кә төртеп күрсәтәм. Бүгенге яшьләр бозык, дип зар таратучыларга да шунда ишарәлим. Югыйсә яшьләрнең ниндие юк, өлкәннәрнең – ниндие… Шуңа менә дигән дәлил.
Инде менә “Безнең гәҗит”нең шушындый яшьләрне җыеп, ифтар үткәрүе матур традициягә әйләнде. Хәер, бу күркәм эшне “БГ” гына башкармый. Уразаларыбызның соңгы көннәре җиткәндә “Интертат.ру” интернет газетасы да шундый бәйрәм үткәрде.
Интернет әлегә татар сәхифәләренә бай түгел. Ләкин инде, чынлап та, рус телле чыганаклар белән ярыша алырлыклары бар. Шундыйлардан үзем “Азатлык” радиосы һәм “Интертат.ру” сәхифәләрен гел укып барам. Инде “Интертат.ру” ифтарына чакыру да алгач, рәхәтләнеп бардым. Бу электрон газетаны яшьләр дә укый икән. Сораулары андагы яңалыклар, перспективалар турында бик белеп бирелгән иде. Кичәгә татарның бөек улы (милли терәге дияргә дә була, чөнки депутатларыбыз арасында да алар берничә генә калды) Туфан Миңнуллин, Камал театры йолдызы Нәҗибә Ихсанова да килгәч, мәҗлес бөтенләй зур тантана төсмерен алды. Нәҗибә апа яшьләр янына басып, ахшам намазын да укыды әле.
– Бүгенге яшьләр өчен кызыксыз заман, яман чор килде, – дип сүз башлады Туфан абый. – Безгә ата-бабалар телебезне, динебезне бирде, илне яратырга өйрәтте. Без хөрлек – коммунизм киләчәк, дип яшәдек. Сезне алай алдап булмый. Безнең өчен акча мөһим түгел иде. Ул вакытта акыл-баш алдан йөрде. Ә бүген алдан корсак, тамак йөри, бу бик кызыксыз чор.
Әйе, бүген иманыңны сатмый чын кеше булып калу кыен. Яшьләрнең менә шулай җыелышып, тел, иман, тәрбия турында сөйләшүләре, әлбәттә, күңелне җылыта. Алар белән аралашканнан соң, яшәреп китәсең, күңелең тынычлана.
– Сез, иң мөһиме, тамырларыгызны онытмагыз. Кайдан икәнегезне гел истә тотыгыз, туган ягыгызны олылап яшәгез, – дип сөйләп китте Нәҗибә апа.
Үз авылы тарихын сөйләп көлдереп тә алды ул. Екатерина патша чорында аның ата-бабаларына Азнакай якларында көтүлек йөргән урын бүлеп бирелә. Халык шул урынны тирестән чистартып урнаша. Шуннан исеме дә Буклы булып китә…
– Аңа нинди генә исемнәр биреп карамадылар. Кечкенә генә авылым Ташлыяр булып китә алмады, газеталарда гына шулай язылды, авыл инде таралган, юк. Ә халык аны һаман Буклы, дип сагына… – ди ул.
– Элек авыл язучыларны биргән. Ә шәһәрдән инженерлар чыккан. Чөнки хис, матурлык авылда гына. Кызганыч, бүген авылыбызда да милли рух саегып бара, – дип ачынып сөйләде Туфан абый.
Бәйрәмгә килүче кунаклар да, “Интертат” кызлары, егетләре дә бер фикердә: милли үзаңны, рухны газета-журналлар, радио-телевидение тәрбияли ала. Ә “Интертат” бу максатны күз уңында тотып эшли. Шәхсән миңа, андагы язмалар җылы, күңелемә якын. Анда пычраклыкны пропагандалаучы ахмак язмалар юк. Киләчәк электрон пәрәвез дөньясына урала барган чорда шундый чыганак булу мөһим. Моны сизепме, татар телен киметергә теләгән җаннар, аны бер тапкыр ябарга тырышып карады. Шөкер, барып чыкмады. Башка андый дошманлык янамасын инде.
… “Интертат.ру” электрон газетасы үткәргән Ифтар мәҗлесеннән мин әнә шундый уйлар белән кайттым. Газета кызлары һәм андагы бердәнбер егет – Радик Сабиров әзерләгән сый, тәм-том бик тәмле булды. Аннан да тәмлерәге – тел, милләт, иман, мәгълүмат чаралары турында акыллы сөйләшү иде. Нәтиҗә ясадым: “Кара әле! Ислам, үз шартлары, ифтарлары белән безне туганлаштыра, дуслаштыра да икән бит!”
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии