«Үзең үстереп җитештерсәң дә, аның уннан бере – Аллаһы Тәгалә өлеше!»

«Үзең үстереп җитештерсәң дә, аның уннан бере – Аллаһы Тәгалә өлеше!»

Шөкер, быел да уңышларны алып, амбар-келәтләргә, базларга тутырдык. Орлыгын чәчүче үзең булсаң да, уңышның нинди булуын күп очракта вакытында искән җил һәм яуган яңгыр, кояшның җылыту көче, туфракның уңдырышлылыгы билгели. Ә болар барысы да Аллаһның кодрәте, аның бүләге. Шуңа күрә, Аллаһ ризалыгы өчен дип бирелә торган сәдакаларның берсе – гошер мөселманнар өчен тиеш саналган бурычларның берсе. Укучыларыбызга республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән гошер сәдакасы турында булган әңгәмә әзерләдек.

– Җәлил хәзрәт, гошер сәдакасы нәрсә ул?

– Исламның биш баганасы бар. Беренчесе – иман, икенчесе – намаз, өченче фарыз булган әйбер – зәкәт, аннан соң – ураза, бишенчесе – хаҗ. Зәкәт сәдакәсенең төрләре бар. Шуның берсе – гошер. Ул – җирдә үстерелгән уңыштан чыгарылган өлеш. Үзең су сибеп үстерәсең икән, уңышыңның егермедән берен, су сипми генә үстерсәң уннан берен син мохтаҗларга, мәчетләргә, мәдрәсәләргә бирергә тиеш. Безнең якларда җирдә үскән, алты айдан артык сакланыла торган әйберләрдән өлеш чыгарыла. Әйтик, бәрәңгедән, бөртекле ашлыктан. Революциягә кадәр гошер сәдакасы бирү бик киң таралган булган. Шуның хисабына мәчетләр, мәдрәсәләр эшләгән, имамнар акча теләнеп йөрмәгән. Хәзерге вакытта гошер бик күп җыелмый. Шәхси хуҗалыкларда бәрәңге, кишер, чөгендер, суган үстерелә, бу әйберләрдән тиешле гошерләрне чыгарсак, мәктәп-мәдрәсәләргә, инвалидлар йортына, балалар бакчаларына бу бик зур ярдәм булыр иде.

Кеше бу әйбернең кирәклеген әле аңлап бетерми. Кайбер кеше әйтә: «Хәрам ризык ашаганым юк, үзем җитештерәм, үзем үстерәм, үземә генә тиеш», – ди. Уннан бере бит Аллаһы тәгалә өлеше! Димәк, гошере чыкмаган икән, ашаган һәр унынчы бәрәңгесе –ятимнәр мескеннәр, мохтаҗлар өлеше була. Менә шуңа күрә, Исламның биш баганасының берсе дип, намаз укырга өйрәткән кебек, без кешеләрне гошер бирергә дә өйрәтергә гадәтләндерергә тиеш. Аллаһка ышанган, Исламда булган кеше бу сәдаканы бирергә бурычлы. Әйберне үстерә икән, сәдакасы да тапшырылсын. Гошер сәдакасы бөтен кеше дә «яратып» кабул итми. Әйтәләр: «Ничек инде ул алай? Мин шуның кадәр үстергән, су сипкән, сукалаган, китмәнләгән, колорадо коңгызларын җыйган, шулай интеккәннән соң кешегә илтеп бирергә тиешме?!» Коръәндә тиеш дип язылган икән, ул безнең өчен закон. Ә без ул канунны үтибезме, юкмы, анысы өчен һәркем үзе җавап бирә. Гошер сәдакасын биргәндә, киләсе елга уңышыбыз тагын да артыграк булыр, дигән нияттән чыгып эш итәргә тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйтә: «Әгәр үлчәүдә хыянәт итсәгез – тормышыгызда авырлык күрерсез. Азанга игътибар итмәсәгез, өегездә тынычлык булмас. Тиешле гошерләр чыкмаса, Аллаһы Тәгалә яңгырны вакытында бирмәс. Бирсә дә, ул да хайваннар өлеше генә булыр», – ди. Исегезгә төшерегез әле, ничә еллар җәен һава торышы коры булды!? Болгардагы Ислам академиясенә дип хәйран гына сәдакалар бирелгән иде, быел менә тагын нинди матур уңыш. Аллаһы Тәгалә нәрсәдер бирмичә, үзе нидер сорамый. Һәм гошер сәдакасы бирү шәхси хуҗалыкларның гына бурычы түгел, бу бурыч инвесторларның өстендә дә бар.

Җәлил хәзрәт, җыеп алганда бәрәңгенең вагы да, эресе дә була бит. Һәр унынчы бәрәңгене биреп барасы булгач, аның вагын да бирергә ярыймы соң?

– Бәрәңге мәсьәләсе бик кызык ул. Уннан берен бирергә диелгән аның, әмма арасында бит яшеле дә, вагы да, киселгәне дә була. Кемнәрдер Коръәнне укыйлар да, «Бөтенесеннән дә бирергә диелгән!» – диләр. Минәйтәм, мин сиңа яшел бәрәңге алып киләм, аласыңмы соң? Ә вагын китерсәм аласыңмы сәдака итеп? Шуңа күрә, матур, яхшыларыннан тиешле. Ә шул ук вакытта Коръәндә җирдән чыкканның уннан бере дип язылган… Менә Гарәбстанда хөрмә үсә. Аның барысы да ашарга яраклы, болай караганда. Ә безнең бәрәңгенең яшеле, кисеге, чери башлаганы бар. Бер төрле генә уйлап булмый. Бик күп мәсьәләләр чыкты бу гошер буенча, әле дә алар бик күп. Аннан соң, шәһәр кешесе бай булса, әйтик аның запаста торган 120 мең сум акчасы бар икән, шул очракта гына зәкәт чыгара, аның бәрәңге бакчасы юк, ул гошер түләми. Ә авыл кешесе ярлы булырга мөмкин, акчасы да булмаска мөмкин, ә ул уңышының уннан берен бирергә тиеш. Менә шул мәсьәләдә халыкның бер төрле ризасызлыгы туа.

Җәлил хәзрәт, димәк кеше ярлы булса да, ул гошер сәдакасы бирергә тиеш булып чыга?

– Бөтен кешегә дә бирәсе. Җирдән алган икән, уннан берен бирергә тиеш.

Кеше ташкабак, җиләк, карлыганнар да үстерә бит, аларның да уннан берен биреп чыгасымы?

– Аны шулай бирсәң әйбәтрәк була диләр, әмма 6 центнердан кимрәк уңыш алган булсаң, бирмәсәң дә була, дигән фикер дә бар. Аннан соң, тиз бозыла торган әйбердән бирмәскә ярый. Мәсәлән, безнең бакчаларда җиләк бар, алар тиз бозыла. Тиз бозылса да, кемнеңдер өлеш чыгарасы килә икән – рәхим итсен. Кыскасы, мондый төрдәге уңыштан гошер бирсәң – савап була, бирмәсәң – гөнаһ булмый.

Ягъни, мисал өчен, ярты түтәл кишер үстергән карчыкка мондый сәдака бирү мәҗбүри түгел?

– Юк инде, әз генә булганда бирмисең. Ярлы кешегә дә бирәсеме дигән сорауга кире әйләнеп кайтсак, алты центнер бәрәңге, әйтик, ул синең үзеңә генә җитешле бит инде. Быел бәрәңге уңмаган районнар булды, аларда яшәүчеләрнең уңышы да алты центнердан азрак икән, бирмәскә мөмкин. Әмма акчалата бирергә була. Уннан беренең бәясен.

Җәлил хәзрәт,гошер сәдакасын кемгә бирергә ярамый?

– Әти кеше малаена, малай – әтисенә, бабай – оныгына, онык – бабасына бирә алмый. Бертуган сеңлесенә бирә ала, энесенә бирә ала, әгәр алар мохтаҗ булса. Шулай ук, мохтаҗ булмаган кешегә бирү дөрес түгел, ул мохтаҗ булырга тиеш. Кайсы кеше әйтә, янәсе, гошер сәдакасын кабул итеп алучың дога кыла белергә тиеш, шул очракта гына сәдакаң кабул була, ди. Юк, бу ялгыш фикер. Бирәчәк кешең мохтаҗ булырга һәм ул синең бәрәңгеңне күргәч, сөенергә тиеш. Сөенә икән – иң зур дога шул. Аннан соң, зәкәт чыгарырлык байлыгы булган кешенең гошер сәдакасын алырга хакы юк, чөнки ул бай кеше. Менә кайвакыт миңа алып киләләр бал, мин шунда ук сорыйм: бу күчтәнәчме, гошерме, дим. Гошер дисәләр, алмыйм. Әгәр зәкәт чыгарырлык байлыгы юк икән, ул ярлы кеше икән, аңа бирү дә дөрес, алу да дөрес.

Балдан да гошер бирәләрмени?

– Әйе, бал уңышы 15 килограммнан артса, аннан да өлеш чыга. 15 кило алса, бирми, 16 кило алса, 1 килограмм 600 грамм бирергә тиешле.

Җәлил хәзрәт, гошерне кайчанга кадәр бирергә кирәк?

– Гошерне уңышны алгач та бирү хәерле. Ләкин ел әйләнәсендә дә чыгарып бетерергә була. Мисал өчен ятим туганым бар ди, аңа бирәчәк яшелчәләремне сакларга аның урыны юк ди, мин уңыш алуга аны чыгарырга тиеш булсам да, берничә капчыгын язга калдырам. Уңыш алгач та чыгарырга тиеш булсаң да, ниятеңдә бар икән, соңрак та бирергә мөмкин.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии