Беренче Саматов укулары

12 октябрьдә татарның күренекле дин әһеле, галим, татарның милли-дини уянуына зур өлеш керткән Габлехак хәзрәт Саматов тууына 80 ел тулды. Ул арабызда булмаса да, һәм Русиянең мөселман- җәмәгатьчелеге бу көнне күркәм төстә искә ала. Татарстан Диния нәзарәте оештырган Саматов укуларына Ханты-Мансийск, Самара, Свердловск, Мари Иле төбәкләреннән -хәзрәтләр җыелды. Татар дин җәмәгатьчелеге бертавыштан Габделхак хәзрәт Саматов шәхесенә олуг остазыбыз дип бәя бирде.

Олуг остаз Совет чорында да халыкка сөйли, дәһрилек чорында юк ителгән мөселман мәгарифен торгызучыларның берсе була, Татарстанның беренче баш казые итеп сайлана, тарихи-традицион ислам юлының үрнәк мисалын күрсәтә. 90нчы елларда халык белән бергә милли өчен көрәшә, җәмәгать эшлеклесе булудан туктамый, шулай ук үзен дипломат, сәясәтче буларак та күрсәтә.

ТАТАРСТАННЫҢ БЕРЕНЧЕ БАШ КАЗЫЕ

Габделхак хәзрәт 1930 елның 12 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрай авылында дини гаиләдә туа. 24 яшендә Казанга күченгәч, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә җәдит белеме алган Габделхак Садыйковтан дәрес ала. 60нчы елларда Габделхак Саматов һәм күренекле дин эшлеклесе Тәлгать Таҗетдин Бохара шәһәренең “Мир Араб” мәдрәсәсенә юл ала. Әмма хакимият каршылыгы нәтиҗәсендә, Саматовка 2 ел гына белем алырга насыйп була.

1980 елда Казанда Мәрҗани мәчетендә имамлык вазифасына керешә. 1981-86 еллар арасында ул Әлмәттә, 1988дә Оренбургта һәм 1991 елга кадәр Чистай шәһәрендә имам булып эшли. Чистайда эшләү дәверендә мәдрәсә ачу хокукына ирешә. 1991 елда Европа һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенең киңәйтелгән пленумында президиум әгъзасы һәм Татарстанның баш мөхтәсибе итеп сайлана. Шулай итеп, Габделхак хәзрәт янәдән Казанга кайта. 1998 елда Татарстанда берләштерүче Корылтай үткәндә Габделхак хәзрәт Саматов баш казый итеп сайлана һәм 2006 елга кадәр бу урында эшли.

ТАТАР ИСЛАМЫ ҮРНӘГЕН КҮРСӘТҮЧЕ

мөселман җәмәгатьчелеге Габделхак Саматовны галим, ил мөселманнары арасында аерым урын тотучы һәм, иң мөһиме, традицион-тарихи ислам юлының үрнәген күрсәтүче буларак истә тота.

– Дога кылу булсынмы, мәҗлес алып барумы, татарларга хас, дингә каршы килми торган гореф-гадәтләрнең һәрберсен саклап калу белән үз ана телебезгә өстенлек бирү булсынмы – боларның барысында да Саматовның эшчәнлеге гаять зур, – ди хәзрәтнең шәкерте Ильяс Җиһаншин.

Габделхак хәзрәт борынгы хәзрәтләребезнең киенү рәвешен бүгенгә китереп җиткергән дин әһеле. Бу – кара бәрхеттән биек итеп тегелгән, бернинди бизәк-чигешсез ясалган хакыйкый Казан түбәтәе һәм казаки. Инкыйлабка кадәр шәкертләр дә, остазлар да шулай киенгән. Мәдрәсә ачылган көннән бирле шул киенү гадәтен кертергә, аны мәдрәсәнең рәсми формасы итәргә бөтен көчләрен куялар.

Габделхак хәзрәт Совет чорында юк ителгән мөселман мәгарифен кире торгызучы, Яңарышта аңа нигез салучыларның берсе. Мәдрәсә үз эшен 1990-91 уку елында Чистайда башлап җибәрә. Ә аның тарихы исә бик тирәндә. 1920 еллар уртасында Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүенә 1000 ел тулу хөрмәтенә Кабан күленең көнчыгыш ягында салына. Бу Совет чорында корылган беренче мәдрәсә. Халыкка ул Кабан арты мәчет-мәдрәсә комплексы буларак билгеле. Иркенләп эшли башларга да өлгермиләр, мәчет тә, мәдрәсә дә ябыла. Габделхак хәзрәт һәм аның тарафдарлары шушы тарихи ядкарьне торгызуны, мәдрәсәнең исемен үзгәртмичә саклап калдыруны кирәк күрә.

1998 елда мәдрәсә рәсми төстә Ал мәчеткә күчә. 1996 елдан ректорлык вазифасына Саматов шәкерте Ильяс Җиһаншин (бүген дә 1000 еллык мәдрәсә ректоры, Мөфтият аппараты башлыгы. – А.Ш.) керешә. “Габделхак хәзрәтнең эше күп булу сәбәпле, укыту эшләрен ул үз шәкертләренә дә ышанып тапшырды”, – ди Ильяс Җиһаншин. 1998-2003 елларда Саматов Мәрҗани мәчетендәге эше белән мөгаллимлек итүне дә бергә үреп бара.

Мөфти урынбасары Вәлиулла Ягъкуб: “Остазның Чистай мәдрәсәсеннән тыш, башка мәчет-мәдрәсәләр ачуга ирешүдә дә өлеше зур булды”, – ди. 1993 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе торгызылуда катнашты, анда “Имам бурычлары” курсын алып барды. Мөфти Госман Исхакый да: “Габделхак хәзрәт кайда гына булмасын, халыкка дәрес бирүдән туктамады. Без Мәрҗани мәчетенә кача-поса йөргән чакта, аннан ислам нигезләре буенча дәрес ала идек. Ул безнең барлык сорауларга да канәгатьләндерерлек җавап бирә белде”, – дип искә алды.

– 90нчы елларда милли хәрәкәтнең мәйданга чыккан, халыкны уяткан дәверендә Габделхак хәзрәт һәрчак халык арасында булды. Ирек мәйданында газиз халкын вәгазьләде. Беренче тапкыр шунда игътибар иткән идем бу шәхескә, – ди шәкерте Ильяс Җиһаншин. Әйе, Габделхак хәзрәт актив җәмәгать эшлеклесе булган.

Тарихчы, Ринат Нәбиев Габделхак Саматов белән бергә эшләү дәверендә (Нәбиев – дәүләт структурасында, Саматов дини структурада. – А.Ш.) аның һәрчак яңа сыйфатлары ачылуын искә төшерә. “1998 елда берләштерүче Корылтайда да күп кенә авыр мәсьәләләрдән зирәк чыгу юлын күрсәтә алды. Ул шунда үзен чын сәясәтче буларак та күрсәтте”, – ди.

ДӘВАМЧЫЛАРЫ: ШӘКЕРТЛӘРЕ ВӘ УЛЛАРЫ

Габделхак хәзрәтнең шәкертләре – бүген Русия мөселман җәмәгатьчелегенә яхшы таныш шәхесләр. Аерым алганда, Чуашстан мөфтие , “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Рамил Юныс, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил Яруллин һәм башкалар. Хәзрәтнең башка укучылары үз остазына охшапмы, бүген, башлыча, Татарстан белән Башкортстан мәдрәсәләрендә укыту эшләре белән мәшгуль.

Биредә шуны да әйтергә кирәк: остазның үз улы да Русия мөселман җәмәгатьчелегенә яхшы таныш шәхес. Таһир Саматов бүген Русия үзәк Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары, Ханты-Мансийск округы мөфтие вазифасында. “Саматовның улы булмасам да, Себердән бу укуларга килер идем. Аңа әти буларак кына түгел, шәхес буларак та карыйм”, – дип, Таһир хәзрәтнең әйтүе күп нәрсә хакында сөйли.

2009 елның 6 мартында җомга көнне ул арабыздан бакый дөньяга китеп бара. Җеназага шул ук көнне берничә мең кеше җыела, җәмәгатьне Тәлгать Таҗетдин үзе җитәкли. Габделхак Саматов Казанда Яңа татар бистәсе зиратында җирләнә.

Татарстанда гына түгел, Русия мөселманнары үсеш юлында зур эз калдырган Габделхак Саматовның эшчәнлеге, рухи мирасы киләсе елларда да каралыр дип көтелә. Быелдан, татар халкының хәнәфи мәзһәбенә нигезләнгән рухи мирасны саклауда иң зур өлеш керткән шәхескә Г.Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырыла. Быел аның белән Самара өлкәсе мөфтие Вәгыйзь хәзрәт Яруллин бүләкләнде.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН

Мәскәү мөселманнарына мәчет кирәк

(Хат кыскартылып бирелә)

Бүген Мәскәүдә мәчетләр җитми. Бу шәһәр халкына да комачаулыклар тудыра. Чөнки дистәләгән мең мөселман намаз укыр өчен тротуарларны гына түгел, юлларны да каплый. Ә бу исламофобияне көчәйтә, уңайсызлыклар аркасында шәһәр халкында мөселманнарны күрә алмау хисе тууга китерә. Ул Русиядә болай да югары.

Без Конституциябездә язылганча һәм шәригать кушканча, йолаларыбызны үтәргә шартлар тудыруны сорыйбыз. Һәр төрле гыйбадәт йорты иман тарата, илебезне ныгыта, гражданнарның шәхси горурлыгын арттыра, дип уйлыйбыз. Аллаһыга пычрак юл өстендә табынырга мәҗбүр иткән илдә нинди горурлык хисләре тусын?! Әнә шуңа да без Конституция нигезендә кеше һәм гражданин хокукларын, иреген саклау бурычы йөкләнгән Русия Президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итәбез.

Хөрмәтле Дмитрий Анатольевич!

Сезнең ГФР Президенты К.Вульф белән бергә матбугат конференциясендә әйткән белдерүегез, “Дәүләттә барлык конфессияләр вәкилләре өчен дә каршылыклар тудырылмаячак”, – диюегез, бик сөендерде. Әмма бүген Мәскәү мөселманнары бары тик 4 кенә мәчетле. Анда алар сыймый. Рәсми мәгълүматларга караганда, Мәскәүдә 2 млн чамасы мөселман хисаплана. Шул ук вакытта 800 чиркәү бар. Русия Президентлыгына кандидат булырга теләүчеләргә бу хакта уйланырга, ә Мәскүнең яңа мэрына Юрий Лужков хәл итә алмаган проблемаларны төзәтә башларга кирәк.

Мәскәү мөселманнарына биредә теләктәшлек белдерергә мөмкин: http://www.me4et.ru

Рафис КАШАПОВ,

Яр Чаллы рәисе.

Чуаш илендә татар тарих барлый

27-28 октябрьдә Чуашстанның авылында һәм шәһәрендә, гадәткә кергән төбәкара “ укулары” VII төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак.

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте аны ел саен уздыра. Әлеге җыенда халкыбызның тарихы, мәдәнияте, бүгенге көн проблемалары тикшерелә. Анда Мәскәү, Казан, Чабаксар һәм башка фәнни үзәкләрдән килгән танылган галимнәр катнаша.

Быел әлеге фәнни җыен Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чуаш милли конгрессы, Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты, Чуаш дәүләт гуманитар фәннәр институты, Чуашстанның Мәдәният, милли эшләр, мәгълүмат сәясәте һәм архив эшләре министрлыгы, Батыр районы милли-мәдәни мохтәрияте белән берлектә оештырыла.

Идел буендагы халыкларның дуслыгы Болгар дәверендә үк барлыкка килә һәм гасырлар дәвамында бара. Дөньяның кайбер төбәкләрендә милләтара ызгыш, динара гаугалар булып торганда, Болгар цивилизациясе салып калдырган татулык һәм туганлык орлыкларының бүген дә җимеш биреп торуы – фәнни җыенның темасын актуальләштерә. “Шыгырдан укулары”ның быелгысы Болгар дәүләтенең башлангыч чорында ук салынып калдырылган толерантлык, меңьеллык уртак тарих, шул тарихның бүген дә бердәмлек, дуслык, татулыкта яшәп ятуга үзенең биниһая өлеш кертүен күрсәтүне максат итеп куя. Бабаларыбыз моннан дистә гасырлар элек төзегән тынычлык, татулык, дуслык дәүләтенең бүгенге тормышыбызда да, илебездә дә мәдәниятнең дөрес юнәлештә формалашуына, уртак Ватан – Русиянең шушы мираска таянып эчке куәтен торгыза алуына “Шыгырдан укулары” мисал булып кына калмыйча, шуларны раслап тора.

Альбир хәзрәт КРГАНОВ,

Чуашстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти,

Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

Күңелем сыкраганда

Ходай онытмый!

Онытканбыз сафлык турында:

Ак төсләрне читтә калдырып.

Татарлыктан хурлык табып, качып,

Руслаштык телне онытып.

Онытканбыз хаклык турында:

Ялган белән яшәү кулай шул!

Бурыч итеп тагабыз дуслыкны

Шарт куеп: кулны юа бары кул.

Ислам диеп атап диннәрен

Кәферлеккә таба юл ала.

Шайтан коткысына эләккәнен

Сизә алмый ана, белми бала.

Гөнаһ кылыр өчен, ахры, яши

Көчсезләрдән көлә шаркылдап.

Кеше дигән исем йөртә алар,

Тик язганнар күптән акылдан.

Ә бит Ходай берни онытмаган:

Күзәтә ул тереклек иясен.

Тәүфыйк белән үтик юлыбызны

Юкса утлы күлмәк киясе!

Миләүшә НАСРЕТДИНОВА.

Буа районы, Яңа Тинчәле авылы.

Беренче Саматов укулары, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии