- 26.01.2025
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2025, №1 (гыйнвар)
- Рубрика: Иманга юл
Ирем Хөсәен Аймалетдин белән җомга намазын Өчкүл авылы мәчетендә укыдык һәм соңыннан, җыелган халыкка татар тарихы турында сөйләдек. Без соңгы вакытларда шулай һәр җомганы берәр авыл мәчетендә төбәк тарихы буенча чыгышлар ясыйбыз, халык бик яратып кабул итә. Хәзер бу якларда күп кенә татар авылларында мәктәпләр юк, мәдәният йортлары авыр хәлдә, шулай булгач, халык белән очрашырга бары тик шушы мәчетләр генә кала, анысы да җомга көннәрдә генә, чөнки башка көннәрдә кеше юк. Безнең шундый очрашулар Чүмбәли, Яндавишча, Семочки авылларында да булды, бу эшебезне алга таба да дәвам итәргә уйлыйбыз, Аллаһ теләсә!
Бу якларда да татар-мишәр тарихы динебез тарихы белән бик тыгыз бәйләнгән. Элек тә, хәзер дә халкыбызның төп таянычы ислам дине булган, татарны, милләт буларак, динебез саклап калган. Әмма шушы көнгә хәтле исән-имин килеп җитү өчен халкыбыз күп көч куйган, күп югалтулар кичергән, күп корбаннар биргән. Бу коточкыч югалтулар фаҗигасе Казан ханлыгы җимерелгән чорда бигрәк тә көчле булган, Явыз Иванның явызлыгы иң беренче булып шушы Нижгар татарлары башына төшкән. Хәзер күп кенә тарихчылар Казан ханлыгының чикләре Арзамаска кадәр булган, дип билгелиләр, ә анда тоташы белән татар-мишәрләр яшәп яткан һәм Казан өстенә яу белән барган урыс гаскәрләренең беренче һөҗүмен алар кабул иткән. Ягъни, Казанга кадәр килеп җиткәнче, Явыз Иванга Нижгар татарларын җиңәргә кирәк булган, ә алар соңгы тамчы каннарына кадәр сугышканнар. Беренче каты бәрелешләр Арзамас тирәсендә була, нәтиҗәдә, ул тирәдәге Алача татарларының авыллары тулысынча юкка чыга. Икенче канкойгыч сугыш хәзерге Лукоян районы, Иваково авылы янында була, анда да татарлар кырылып бетә, могҗиза белән исән калганнарын Оренбург өлкәсенә күчерәләр, бу хакта документлары Түбән Новгород архивында саклана. Соңгы сугыш Сура елгасы буенда, Морзалар (Мурзицы) кирмәнендә була, татарлар атна буе Явыз Иван гаскәренә каршылык күрсәтә, әмма 150 меңлек урыс гаскәрен җиңә алмыйлар. Җиңелгән татарларның бер өлешен, бигрәк тә Казан өстенә бармаган татар морзаларын, яугирләрне тереләй җиргә күмәләр, карт-корыны, хатын-кызны, балаларны елгага батырып үтерәләр. Могҗиза белән исән калган татарлар янәшәдәге татар авылларына кача, Сафаҗайда һәм Краснайда хәзер дә аларның нәсел дәвамчылары яши...
Без ирем белән хәзер менә шушы дәһшәтле тарихны өйрәнәбез, архивларда, музейларда эшлибез, инде егермеләп татар авылында булдык, «Нижгар татарларының ачылмаган тарихы» дип аталган китабыбыз өчен материал туплыйбыз. Бу китап ни өчен кирәк? Бу китап мишәр-татарлар турында чын дөреслекне белү өчен кирәк, югыйсә алар турында һаман «Явыз Иванга ияреп, Казан өстенә баручылар», дигән фикер яши. Барганы булган, бармаганы булган. Темников, Кадомка, Касыйм татарларының бер өлеше Казанны яулап алуда катнаша, соңыннан аларга моның өчен бу якларда җирләр бирәләр. Алтын Урда, Казан ханлыгы чорыннан монда яшәгән татарлар Явыз Иван гаскәренә каршы чыга, шуның өчен каты җәбер-җәза күрә. Хәзер бу татарлар – Казан өстенә барганнары да, аларга каршылык күрсәткәннәре дә инде кушылып-буталып беткән, әмма гасырлардан килгән бу тарихи каршылык бүген дә аларның холык-фигыльләрендә чагыла кебек...
Мәчетләрдәге очрашуларыбызда без тарих кына сөйләп калмыйбыз, ә милләтебезнең бүгенге рухи хәленә дә тукталабыз. Бүгенге көндә иң кискен торган хәл – ул телсезлек, татар теленең бетеп баруы. Татар авылларында татар теле укытылмый диярлек, балалар, оныклар урыс телле. Шуңа күрә без, дәүләттән көтеп ятмыйча, татар телен саклап калу өчен үзебез барысын да эшләргә тиеш! Өчкүл авылы мәчетендә дә без татарның алты хәреф проекты турында сөйләдек, җәйге ислам лагерьларында балаларга шуны булса да өйрәтеп калырга чакырдык.
Инде дин мәсьәләсенә килгәндә, әйе, хәзер һәр татар авылында бар алар. Әмма мәчетләр булса да, алар атна буе диярлек буш тора, бары тик җомга намазларына гына унлап кеше җыела. Татар авыллары ырым-шырымнарга кереп баткан, намазны мәрхүмнәрне искә алу мәҗлесләре алыштырган, алар туйлар кебек, зурлап үтә. Халык монда шәп яши, күбесендә хан сараедай йортлар, миллионлаган сумлык машиналар... Күбесенең балалары Мәскәүдә яши, монда ата-аналары мал асрап, казы ясап, аларның ипотекаларына эшли. Дингә вакыт юк, телгә теләк юк... Иң авыр вакытларда да динне, телне, нәселне, авылны, милләтне саклап кала алган мишәр-татарлар өчен бүген Иван Грозный да кирәкми, телгә һәм дингә битараф булып, алар үз теләкләре белән инкыйразга баралар кебек...
Инде үзебез булып кайткан Өчкүл авылы турында да бераз мәгълүмат бирик. Язуларынча, авылга 1610нчы елда нигез салынган, бу – йомышлы татарлар килеп урнашкан вакыт. Авылның тарихы тагын да борынгырак булырга мөмкин, чөнки бу татарлар буш урынга килеп утырмаганнар, күбрәк үз милләттәшләре, дин кардәшләре янына килеп урнашканнар. Өчкүл бу төбәктә иң аз җирле авыл булган, ул заманнарда иң авыр эштән саналган лашманчылык, урман кисү, кораблар төзү өчен агач әзерләү дә авыл халкы өстенә төшкән.
Өчкүлдә чукындырулар булганмы? Әйе, биредә дә көчләп чукындырулар булган, чыганаклардан күренгәнчә, Өчкүлдә сигез керәшен татары яшәгәне билгеле. Күрше-тирә авылларда да чукындырылган татарлар шул чама. Әмма бу тема бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, бу бичараларның язмышлары билгесез... Өчкүлдә ислам динен тоту да башкалардан бераз аерылып торган, монда суфыйчылык бик көчле булган. Тарихчы Галимҗан Орловның язуынча, монда мөридлек-ишанлык озак еллар яшәгән, алар рәсми дини структураларга кермәгәннәр, аерым секта кебек, йомылып яшәгәннәр. Бәлки шул сәбәпледер, 1756нчы елда биредә Оренбург Диния нәзарәтенә кермәгән мәчет салына. Кызганыч, бу тема да бик аз өйрәнелгән.
Совет чорында Өчкүлнең дә мәчет-мәдрәсәләре тартып алына, муллалары төрмәгә ябыла. Әмма нинди авыр, куркыныч заманнарда да халык динне ташламый, зират йортына җыелып булса да, намаз укыйлар, дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. Бәлки шуңа күрәдер дә, Түбән Новгород өлкәсендә беренче мәчет 1989нчы елны Өчкүл авылында салына, без дә менә шул җыйнак агач мәчеттә тезләнеп намаз укыдык, милләтебез өчен дога кылдык...
Өчкүл авылының киләчәге бармы? Монысы инде Аллаһ кулында һәм халыкның үз ихтыярында. Бүген биредә нибары йөзгә якын кеше яши, ә 1930нчы елда Өчкүлдә 1185 кеше яшәгән бит! Бу тирәдәге һәр татар авылында шушы хәл. Төп халык, балалар, оныклар Мәскәүдә. Әмма йортлары Өчкүлдә. Аларны туган авылларының алдагы язмышы борчыймы икән? Бу татар авыллары яшәсен өчен, телебез һәм динебез саклансын өчен, алар нәрсә эшли? Бу Мәскәү татарлары туган авылларында кунак кынамы яки хуҗамы? Авылның киләчәге дә менә шуннан торачак...
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Түбән Новгород өлкәсе, Әтәравыл
Комментарии