- 26.02.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №8 (22 февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Малмыж шәһәреннән 90 яшьлек Камил ага Сөләйман улы «БГ»нең 5нче санында (1 февраль, 2017нче ел) үзенең «Кемгә ышанырга да белмәссең» исемле мәкаләсендә бүгенге мөселманнарга ничек итеп хәләл тамгасы астында хәрам ризыклар ашатулары хакында язган. Камил агага Аллаһының рәхмәтләре булсын. Автор: «…казылыкны чыгарып ятучы ширкәттә сыйфат өчен җаваплы ханым һәм Диния нәзарәтенең Хәләл комитетында эшләүче дин әһеле Е-325 дип тамгаланучы матдәне хәләлгә чыгару өчен, бөтен көчләрен куеп тырыштылар», – дип яза.
Инде мәкаләмне язуны дәвам иткәнче Камил ага күрсәткән «БГ»нең 41нче санын (12нче октябрь, 2016) табып укырга туры килде. Чыннан да, Диния нәзарәте Хәләл комитетының хәрам казылыкны хәләлгә чыгару өчен зур тырышлык куйганы күренеп тора. «Пестричинка» казылыгы хәләлме?» исемле мәкаләдә Илгиз хәзрәт болай ди: «Иң мөһиме: ашаган әйберебезнең составында дин ягыннан тыелган компонент булмаска тиеш. Болар: дуңгыз ите һәм мае, үләксә, каннан эшләнгән компонентлар. Шулай ук кыргый җәнлекләр һәм кошларның ите-мае». Илгиз хәзрәтнең җавабына таянып, хәләл ризыкка теләсә нинди кислота, хлор, фосфор, натрий, кыскасы Менделеев таблицасындагы барлык химик матдәләрне дә кушарга ярый, чөнки алар хакында Аллаһы Тәгалә Коръәндә бер аять тә китермәде.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Әгәр дә инде ниндидер матдәне ризык озак саклансын өчен кушалар икән, ул ризыкның кеше исәнлегенә зыян салганын аңларга була. Чөнки аны ашагач, кешенең ашказанында да ул, эшкәртелмичә, озак кына авырлык китереп торачак. Ә кушылган матдә, эшкәртелмичә, әгъзаларга зыян салачак. Моның шулай икәнен башына зәгыйфьлек килмәгән һәрбер кеше аңлый ала.
Пәйгамбәребез с.г.в.әйтте: «Үзеңә дә, башкаларга да зыян китерергә ярамый», – диде. (Имам Әхмәд, ибн Мәҗә). Шулай ук Пәйгамбәребез с.г.в.: «Чынлыкта Аллаһы һәрнәрсәдә иминлек тели. Кем үзенең тәненә, исәнлегенә зыян салса, яисә башка кешегә зыян кылса, ул Аллаһының: «Һәр гамәлдә иминлек кыл», – дигән әмеренә каршы килгән була». (Мөслим)
Аллаһы Тәгалә әйтә: «…..Янә үз-үзегезне яки дин кардәшегезне үтермәгез. Дөреслектә Аллаһ сезнең өчен рәхимле булды». (4. 29.)
Гомумән, Хәләл комитетлары бары үзләренә акча эшләү белән генә шөгыльләнәләр булса кирәк. Мәскәүнең бер ит комбинаты чыгара торган Хәләл тамгалы казылыкка дуңгыз ите кушылганы ачыклангач (бу турыда 1 каналдан да күрсәттеләр), Хәләл комитеты үзенең лицензиясен генә ала да, Мәскәү ит комбинаты дуңгыз ите кушылган казылыкны «Хәләл» тамгасы белән чыгаруын дәвам итә. Ә Хәләл комитеты шул казылыкны чыгаруны туктатыр өчен бармакка бармак та сукмый. Мөселманнар исә шул хәрам ризыкны хәләл ризык дип алып ашыйлар.
Ә бит Аллаһы Тәгалә кешенең исәнлегенә зыян сала торган һәрбер нәрсәне тыйды һәм үз-үзеңә зарар китерүне үз-үзеңне үтерүгә тиңләде. Бүген кешеләр, шул исәптән мөселманнар да акчага, байлыкка табына башладылар. Хәтта Аллаһы Тәгаләнең тыючы фәрманнарына да артык игътибар итеп тору күренми. Һәрнәрсә сатыла, милләт тә, тел дә, иман да. Кылынган гамәлләр өчен хак Тәгалә каршында җавап бирәсе турында да уйлап карамыйлар.
Моннан 7-8 ел элек базарда бер мөслимә хатыннан Уфада эшләнелгән хәләл казылык алдым, никтер «Е»ларына игътибар итәргә онытканмын. Өйгә кайткач карасам 12 данә «Е». Кешедә нинди әгъза бар, барысына да зыян салырлык итеп эшләнгән. Күрәләтә хәләл язулы хәрам ризык ашап булмый бит инде. Алып киттем энекәшләргә, энекәш үз йорты белән тора, ишек алдында эте дә бар. Берничә телем кисеп эткә ашатырга алып чыктым, иснәп карады да, ашамый, со-ба-ка. Югыйсә язуын да күрсәтмәгән идем.
90 яшьлек Камил бабай, мөселманнар өчен борчылып, бик зур мәсъәлә күтәреп чыккан, хәтта эшмәкәр имамнар хәрамне хәләлгә чыгаруларына карамастан. Әмма имамнарыбыз эшмәкәрлек белән мәшгульләр. Автор китергән хәдисне кабатлап китерми мөмкин түгел. «Өммәтем өчен Дәҗҗалдан да бигрәк, адаштыручы имамнар куркынычрак, чөнки Дәҗҗалны һәркем белә һәм аннан сакланырга мөмкин, әмма имамнарны танып бетерү мөмкин түгелдер».
Мөхтәрәм мөселманнар! Ризыкларга кушылган һәрбер «Е» кешенең исәнлегенә зыян сала, шуның өчен алар булган бер ризыкны да ашарга ярамый – хәрам. 15 – 20 ел элек ризыкларны агуламый иделәр, ризыклар да бозылмый иделәр.
Әйе, бүген «халыкның аз кырылуына» кемнәрнеңдер эчләре пошып, ризыкларга кеше сәламәтлеге өчен зыянлы төрле эмульгаторлар кушып чыгаралар. Мондый зарарлы матдәләрне иттән эшләнгән ризыкларга гына түгел, төрле кондитер ризыкларына да кушалар. Бу зарарлы матдәләрнең ниндиләре генә юк. Кан басымын күтәрә торганы да, астма чире тудыра торганы да, бөер белән үпкә авыруын чыгаручысы да, эчәк һәм ашказаны эшчәнлеген бозучысы да, аллергия тудыручысы да, хәтта ДНКны җимерә торганнары да бар. Әлбәттә, ул матдәләрне кушулары хакында язып та тормас иделәр, әмма шуны кушучылар һәм кушарга әмер бирүчеләрнең үзләренә дә шул ризыклар эләгүдән куркалар. Кайда күргәнегез бар берәрсен агулар өчен үзе агу салган стакандагы эчемлекне эчкән кешене. Хәләл тамгалы хәрам ризыклар ашаудан сакланырга тырышыйк, мөхтәрәм милләттәшләр. Моның өчен «Е» кушылган бер ризык та ашамаска гына кирәк.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Комментарии