Мәчет – азгыннар очрашыр урын түгел

Газетада “Мәчет – изге урын?” (№44, 2009 ел) дигән язманы укыгач, чәчләр үрә торды. Ничек итеп шушы мәхлуклар динебезгә аяк чала. Менә шуның өчен дә инде кайсы мәчет икәнен һәм үз фамилияләрен язмаганнар.

Беренчедән, Дания сеңлем, гыйбадәт кылмаска алиби эзлисез. Иманыгыз керделе-чыктылы икәнлеге язмагыздан күренә. Икенчедән, сез мәчеткә сөяркә эзләп килгәнсез. Уразага да кермәгәнсез. Ниятегезгә карап шайтан имам каршылаган. Шундый мәкаль бар: “Зиначы хатын теләмәсә, зиначы ир якын килмәс”. Нинди түбәнчелек бит бу! Мәчеткә яла ягу. Өченчедән, Дания сеңлем, шушы яла белән мәчетләр тарихына кермәкче булдыгыз.

“И Аллаһым, кичер без бәндәләрне, бирсәң иде күңелебезгә иман байлыгы”, – дип язгансыз. Моның өчен сезне Аллаһы Тәгалә кичермәячәк. Урыныгыз – җәһәннәм.

Бу хәл турында шушы мәчеттә чаң сугарга тиеш идегез. Ләкин ниятегез динебезгә тап төшерү генә булган.

Редакциягә дә сүзем бар. Хөрмәтле Илфат әфәнде, шундый шакшы мәкаләне бастырырга ничек батырчылык иттегез? Бу гөнаһны раслау өчен, дүрт шаһит кирәк бит. Әлеге сүзләрегез өчен судка бирергә була. Бу язманы тиз арада бастырыгыз һәм гафу үтенегез. Бәлки, Аллаһыбыз кичерер. Чөнки сез шәригатьне белмисез. Югыйсә мондый язманы бастырмаган булыр идегез.

Галимҗан хәзрәт Корбангали ЗАКИРОВ.

районы, Ленино-Кокушкино авылының “Шәһри Рамазан” мәчете имамы.

Редакциядән: Дания ханымның мәкаләсен бастыру өчен гафу үтенергә кирәкмидер. Ул редакциягә килеп шушы вакыйганы бәян иткәч, аптырап калдым. Кайсы мәчет икәнен дә әйтте. Кешесен дә әйтмәкче иде дә, ишетергә теләмәдем. Галимҗан хәзрәт әйткәнчә, фаш итәргә тотынсак, чаң кагып, шау куптарсак, иманым камил, Дания ханымның үзен юләргә чыгарырлар иде. Минемчә, монда мәкаләне бастыру өчен түгел, дин юлында саналып да, иман-рухлары зәгыйфь, нәфесле бәндәләрнең булуы өчен борчылырга кирәк. Чирен яшергән – үлгән, диләр бит безнең халыкта. Сафлык, иман ныклыгы нәкъ менә мәчетләрдә булырга тиеш. Кызганыч, Дания ханым анда шундый мәхшәргә юлыккан. Мин озак сөйләштем аның белән. Исламга, шул ук мәчетләребезгә үпкәләмәскә күндердем. Янымнан күңеле күтәрелеп, кешеләргә карата ышанычны сүндерергә ярамаганлыгын аңлап чыгып китте ул.

Ә мәкаләне әлеге бозык әфәнде дә укыгандыр. Тәүбә иткәндер. Иманын ныгытыр, савыгыр, дип өметләник. Ул язманы яла ягу дип кабул итү дөрес түгел, минемчә. Җинаятьче ул һәрчак җинаятьче, Аллаһның каһәрен алырга лаек бәндә. Кызганыч, алар иман таратучылар арасында да очрарга мөмкин шул. Сарык тиресен ябынган бүреләр шулардыр инде. Ләкин андыйлар турында дәшми калу үзе үк җинаять. Кызганыч, исбатлау кыен булган яман эшләр бар. Бу шундыйлардан. Шуңа да чын исемнәр ул чакта мәкаләдә күрсәтелмәде. Күрсәтелсә, эшебез судта булыр иде чынлап та…

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Серле намаз

Рафил кияүнең документлары югалды. Кызымның юлына бер хатын очрап:

– Тәһәҗҗөд намазын укы. Аннан: “Я Раббым, машина документларым югалды. Син барысын да күрүче, белүче. Хәерлесен, куанычлысын насыйп әйлә”, – дип әйтергә куша.

“Теләк теләгәч, витр вәҗеб укырга кирәк. Күңелең саф, теләгәнең ихлас булса, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте чиксез, җиденче көнеңдә кабул булыр”, – дип тә өсти.

Чыннан да, шуларны үтәгәч, бишенче көндә киявемнең документлары табылды. Автобус белән кешеләр йөрткән чагы иде ул аның. Буранлы көндә документларын кайдадыр юлда төшереп калдыра. Аларның юклыгын кайтып җиткәндә, туктаткач кына белеп ала. Автобустан төшеп йөргән җиренә кире барып караса да таба алмый. Аны икенче бер авылның Илсөяр улы Илгизәр күреп алган икән. Улыма китереп тә бирде, аның өчен берни сорамады да. Үзенә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын.

Ирем Назыйм кешеләр өшкерә, шуңа да төрле борчулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Сарманнан шалтыратучы Әнисәнең кайгысы безнеке төсле иде. Аның да улы машина документларын югалткан. Мин дә без үтәгәнне эшләргә кушып, киңәшемне бирдем. Тәһәҗҗөд намазының төнлә укылуын, 4 рәкәгатьле булуын аңлаттым. Ике көн үтүгә, Яр Чаллының “Эссен” кибете хезмәткәре машина документларын китереп тә биргән.

Аллаһы Тәгалә бар, бер ул, барысын ишетүче дә, күрүче дә. Югалган әйбереңне иманлы кеше юлына очратуы – Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасыдыр.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске теләнче авылы.

Кайтаваз

“Яулыкларың әллә синең…”

Әлеге темага матбугатта күп язмалар басылды. Яулыклы туташлар хакында минем дә фикеремне җиткерәсем килә.

…Октябрь ае иде бугай. Төркемдәшем белән Бауман урамы буйлап барабыз. Каршыбызга яулыклы, мөлаем гына кыз килә. “Бу кызны беләм, – ди төркемдәшем. – Ул безнең авылныкы”. (Бер-берсе белән исәнләшмәүләренә бераз сәерсендем. Баксаң, аларның авыллары зур һәм кешеләр бер-берсен белеп бетерми икән).

Әлеге яулыклы туташ кайчандыр гап-гади авыл кызы булган. Башкалар кебек яшәгән, укыган, күңел ачкан. Белмим, нинди сәбәпләр аркасында дин юлына баскандыр, тик догалар өйрәнү белән беррәттән, яулык та япкан. Үз-үзенә бикләнгән, күбрәк вакытын дини китаплар укып үткәрә башлаган. Күпмедер вакыттан соң кыздан йөргән егете дә читләшкән.

Яулык бәйләгән кызларга чирканып яисә кызганып карый дип уйламагыз. Киресенчә, аларга чын күңелемнән сокланам, горурланам. Яулыклы кызларны күреп: “Болар бит мода артыннан йөрүчеләр генә”, – дигәннәргә дә ышанмыйм. Ул бит кендеген дә, күкрәген дә күрсәтеп йөрми, ә тәнен чит-ят күзләрдән саклый.

Психологлар фикеренчә, кешедә ике “мин” бар. Менә минем дә икенче “мин”ем халкы бит элек-электән алай төренеп йөрмәгән, бу Көнчыгыштан кергән гадәт дип тукый. Дөрестән дә, әбиләребез яшь чагында толымнарын чулпылап үреп иңнәренә сала торган булган. Озын, калын кап-кара толымнарын алар беркайчан да яшермәгән. Әмма һәрчак балаклы ыштан, озын итәкле күлмәк кигән, ә башларыннан артка таба бәйләгән яулык төшмәгән. Бу кызларның тәнен чит-яттан яшерүе генә түгел, ә сәламәтлекләре турында кайгыртуларын да күрсәтә. Унсигезәр сәгать басуда кояш астында эшләгәндә тәннәре кояш нурларыннан саклана торган булган. Әдәпле дә булганнар, дөньяви тормыштан да аерылмаганнар.

Соңрак, төркемдәшем өстә әйтелгән кызның элеккеге тормышын сагынып шигырьләр иҗат итүе, элек йөргән егетен әле дә яратып яшәвен әйтте. Үз-үзеңне болай җәзалауның мәгънәсен генә күрмим.

Лилия ЛОКМАНОВА,

КДУ студенты.

Кайтаваз

Дөрес сүзгә җавап юк

“БГ”да “Зираттагы тынычлыкны кем бозды?” (27 гыйнвар, 2010) язмасын укыгач, безнең якларда да булган ике вакыйга искә төште.

Безнең Югары Барыш авылы Кама Тамагы районына керә, ә Түбән Барыш – Апаска. 700-800 м булган ике авыл арасын Буа суы гына аера. Күрше барышлылар авылларында гомер иткән Ярулла абый Биккининны үз зиратларына күмдермәде. Сөт җыючы абый Кәшифә апага өйләнеп, ул үстерделәр. Мәңгелеккә күзләрен йомгач, чуашлар урамыннан өстәрәк, куаклык янына кабер казып күмделәр. Барышлылар, ничек итеп сез әлеге урман читендәге ялгыз кабер яныннан үтеп китәсез икән? Бу кешене кызганудан йөрәгегез кысылып куймыймы?

Авылдашлары зиратына күмелмәүнең сәбәбе – Ярулла абыйның фамилиясе Биккинин булуда. Имеш, ул рус кешесе. Әмма бу һич кенә дә дөрес түгел. Ярулла абый районы Татар Сараланы авылыннан. Минем әни дә шуннан. Һәм аның Бикенә атлы мөселман байның оныгы икәнен әйбәт белә. Әмма бу авыр хәл чагында ул больницада иде. Соңыннан Кәшифә апа хәлен белергә баргач: “Ичмасам, өйдә булмадың. Хәлне аңлатыр идең. Иремне дә авылыбыз зиратына күмәрләр иде”, – дип чын йөрәгеннән әрнеп сөйләгән Кәшифә апа.

Ярулла абый безнең якларда урман каравылчысы булып эшләде. Сугыштан соңгы авыр елларда урманга керергә ярамый иде. Ә ул, мәрхүм, әтисез балалар урманга килсә, коры агачларны үзе төяп җибәрә торган булган. Шул яхшылыклары өчен генә дә авыл зиратындагы урынга лаек булгандыр, дип уйлыйм.

Түбән барышлылар, сезне үпкәләтәсем килми. Үз апам да шунда яши. Әмма бу очракта уйламыйча хәл итеп, зур ялгышлык эшләдегез.

Тагын бер вакыйга турында язасым килә. Имәнкискә – дини зур авыл. Халкы белән аралашып яшибез. Динне дә, фәнне дә белгән кешеләр гомер итә биредә. Алар белән горурланам. Җирле үзидарә вәкилен дә, муллаларын да, медицина хезмәткәрләрен дә яхшы беләм. Биредә рус милләтеннән булган укытучы гаиләсе һәм тимерче гаиләсе яшәде. Алар мөселман мохитенә кереп китеп, безнең гореф-гадәтләрне үтәде. Корбан чалдырып, ураза тотып, мәчеткә йөреп гомер иттеләр. Гомер көзенә кергәч: “Без бергә яшәдек, Имәнкискә зиратына күмегез”, – диләр авылдашларына. Васыятьләрен үтиләр дә. Мөселманча юып, мөселманча ашларын уздыралар. Менә бу, ичмасам, чын дуслык.

Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА.

Лаеш районы.

Күңелем сыкраганда

Юксыну сүзләрем

Дәү әтием Мансур Галиев (инде үзе дә гүр иясе, урыны оҗмахта булсын) хәләле дәү әниебез Рәхимәнең үлемен бик авыр кичерде. Аңа шушы бәетне язган иде. Бу аларның икесе өчен дә дога булып барып ирешсен. Оныклары Булат, Марат, Раилә җиткерде.

Киттең калдырып, син, әнисе,

Бу дөньяны, мине дә.

Хәлләрең ничек, әйтмисең,

Шуны беләсем килә.

Үлем ачысын татып син

Киттең теге дөньяга.

Сөалларга җавап биреп

Булгандыр бит, иншалла.

Өйгә кайткач, сәлам бирәм,

Сәламемне алмыйсың.

Аптырагач, ятып карыйм,

Төшемә дә кермисең.

Кимчелекләр булган булса,

Гафу ит син, бер Аллам.

Үти алды намазларын

Күзе күрмәс булса да.

Мин теләмим берәүгә дә

(Бигрәк тә ирләргә)

Яшең сиксәнгә җиткәндә

Ялгыз гомер итәргә.

Керсәк иде җәннәткә

Туганнарым, дусларым,

Җәмәгатем, балаларым

Һәм әти-әниләрем.

Җылаганыңны күрдем мин

Ризасызлык белдереп.

Ни гаебем булды икән,

Калды тагын сер булып.

Киттең тагын, син, әнисе,

Мине ялгыз калдырып.

Әрнеп торган йөрәгемә

Ялкын уты кабызып.

Үлем ачысын татыйсы

Без дә бар бит чиратта.

Ни хәлләр кирәк түзәргә

Гүр иясе булгач та?

Фәрештәләр килеп керер

Сөаллар бирер өчен.

Я, Раббым, үзең ярдәм ит

Җаваплар бирер өчен.

Өметсез шайтан, диләр бит

Өзмим мин дә өметем

Раббымның кодрәте иркен

Миңа да җитәр бер көн.

Я, Раббым, бир сабырлык

Дучар итмә тәмугка

Балкып торсын иманнарым

Җәннәткә кергән чакта.

Раббымның кодрәте иркен

Теләсә ни эшләтә,

Туган ягыннан китерделәр гүр тактасын

Җирләнсә дә Казанда.

Туфраклары ике җирдән

Алынган булып чыга.

Рәхмәт яусын барыгызга

Безгә ярдәм иткәнгә.

Язар сүзләремне кыскартам

Кулларым бик талдылар,

Йөрәгемнән чыккан сүзләремә

Кайнар күз яшьләрем тамдылар.

Йөрәгемнән кайнап чыккан

Сүзләремне язамын

Хуш, сау булып торыгыз,

Дусларым, туганнарым.

Мансур ГАЛИЕВ

Комментарии