- 26.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №16 (20 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
«Коръән Аллаһтан дөнья малын кәсеп итү һәм мәетләргә уку өчен бирелмәде. Ахирәтнең мәңгелек тормышына әзерләнергә юл күрсәтү өчен, тере кешеләргә бирелде. Аллаһ хөкемнәрен дөнья малына алмаштырып, сәүдә итүләре нинди кабахәт сәүдәдер. Аны акча алыр өчен мәетләргә уку Аллаһының хөкемнәрен яшерүгә һәм сатуга сәбәп булып тора. Коръән белән гамәл кылучыларга – һидаят һәм шатлык, аны мәетләргә укып, ятимнәр малын ашаучыларга – кайгы һәм хәсрәт». («Гыймран» сүрәсе)
Мин Коръәннең Ногмани тәрҗемәсен укып чыктым һәм күп кенә бидгатьләр өстәлүен аңладым.
Коръән укыганнан соң сәдака бирергә ниятләсәң: «Мин пенсия алам, мохтаҗлыгым юк. Акча алып, гөнаһлы буласым килми, мин аны савап алыр өчен укыйм», – дип әйтүчеләр дә, тиз генә кесәләренә шудыручы мулла-абыстайлар да бар.
Сәдака мәчетләргә, белем эстәүчеләргә, гарипләргә, бик авыр хәлдә калган гаиләләргә, дәваланыр өчен акчага мохтаҗ кешеләргә бирелергә тиеш дип беләм. Ә мәҗлесләрдә ду кубып, сәдака өләшү, акча алмашу башлана. Югыйсә, андый җирләрдә авырулар да, гарипләр дә, мохтаҗлар да булмый. Әйтсәң: «Гореф-гадәткә кергән инде, өләшмәсәң, гаеп итәрләр», – диләр.
Минем бабай тегүче иде. Йорттан йортка йөреп, бишмәтләр, туннар тегә иде. Бабайның болай дип сөйләгәне хәтеремдә калган. Мулла өендә эшләп утырганда, мулла үзенең карчыгына: «Мин вафат булгач (ул авырый торган булган), Коръән чыгарам, дип йөрмә», – дип әйткән.
Бер хәзрәт: «Кырыгына кадәр укы, дип, акча биреп укытканчы, Коръәннән берәр аять укып, үз сүзләрең белән дога кылсагыз, саваплырак булыр», – дип тә язган иде.
Аш мәҗлесләрендә табынга куелган ризыкларны гына күр син. Ашарга гына килгәннәр, диярсең. Ашыймы-юкмы, өстәлдә урын калмасын, тутыр. Балаларга мин: «Аш мәҗлесе үткәрергә әзерләнгәндә, кешегә карап, табынны ризык белән тутырмагыз, тыйнак кына булсын», – дип әйтәм. «Әни, гайбәткә чыгасың киләме әллә?» – дип, моңа каршы төшәләр. «Гайбәт итеп сөйләсәләр, гөнаһым кимер», – дим. Ачлыкны күргән өлкән кешеләр арасында да бар андыйлар. Гөнаһтан курыкмыйлар.
Күрше-күлән, туган-тумача хәлен белеп йөрү дә гаеп хәзер. Кеше хәлен белеп йөрүчеләр турында: «Кешедә ашап йөреп, балаларына акча җыя», – дип әйтүчеләр дә бар икән авылда.
«Туган-тумачаның балаларын төсмерләп кенә таныйбыз. Ни кызганыч, муллык арткан саен, фәкыйрьләнә бара җаныбыз», – дип язган иде Лениногорск шәһәреннән берәү. Дөрестән дә шулай.
Исемем редакция өчен генә,
Арча районы

Комментарии