- 26.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №46 (21 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Менә мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан Гаете дә үтеп китте. Әмма сорау туа – нигә Татарстанда бәйрәмне вакытыннан алда үткәрделәр? Шәригать буенча бу ярый торган эшме? Әйдәгез әле бергәләп, ашыкмыйча-каушамыйча, аек акыл белән уйлап карыйк.
Беренчедән, берәр гамәл кабул иткәндә, тавыш биреп, күпчелеккә карап кабул итәләр. Бу эш үтәлдеме соң?
Гарәп илләре – 30 дәүләт. Шуларның күпчелеге – 27 дәүләт бәйрәмне 26 октябрьдә үткәрде. Нәтиҗә нинди? Татарстанны да кертеп санасак, аның белән бергә барлыгы 5 дәүләт 25 октябрьдә бәйрәм итте, ә 105 дәүләт – 26 октябрьдә. Сорау туа – нәрсә, 105 дәүләт белми, ә 5 дәүләт белә булып чыгамы?
Икенчедән, ислам динендә үзегезнең өлкәннәрегезгә буйсыныгыз, диелгән. Русиядә үзәк – Мәскәү шәһәре, ә барча мөселманнар өчен үзәк – Согуд Гарәбстаны. Аларның икесендә дә Корбан бәйрәмен 26 октябрьдә үткәрделәр. Нәтиҗә шул – бу да шәригатькә каршы килә.
Өченчедән, ай бер генә һәм кояш та бер генә. Җир тирәли карасак та, аерма фәкать сәгатьләр белән генә исәпләнә, тәүлек белән түгел. Ялгышларын аклар өчен кайбер динчеләр үз фикерен айга һәм кояшка сылтый. Бер имам сөйләде: «Бездә ай бертөрле йөри, ә аларда икенче төрле», – ди. Бер мөхтәсиб: «Кем 25ендә Корбан гаетен үткәрми, шул ваһһабчы була», дип сөйләгән ди. Бу акыллы сүзме?
Иң куркынычы шунда – алдан чалган корбаннар кабул булмаска мөмкин. Үзенең наданлыгы һәм тәккәберлеге аркасында күпме кешенең корбансыз калуы ихтимал. Моның сәбәбе – фәкать, Аллаһ Тәгаләдән курыкмау һәм икейөзлелек. Әгәр шундый бәхәс туа икән, һәр очракта да күпчелеккә карыйлар һәм 100% ышаныч булганда гына эшлиләр. 25е – шикле гамәл, 26сы – ышанычлы.
Корбан бәйрәме 3 көн дәвам итә, шуңа күрә, 25е дөрес булган очракта да, 26сында үткәрү дөрес була. Ә 25е ялгыш булган очракта, күпме кеше гамәле буш кала. Бераз акылы булган кешеләр кайсын сайлар иде? Әлбәттә, 26сын. Шуннан нәтиҗәсен ясагыз инде.
Киләчәктә ашыкмыйча, уйлап-фикерләп кенә хөкем чыгаруларын көтеп калам. Фәкать кабул һәм Аллаһ Тәгалә риза була торган гамәлләр генә кылуыгызны телим.
Сөләйман АБЗАЛИМОВ.
Корбан гаете турында уйлану ,

Комментарии