Традицион исламча «мөгезләр»

Традицион исламча «мөгезләр»

Мин – 70 яшьлек карчык, шул гомер яшәп, Корбан бәйрәмен гарәпләрнең һәм Мәскәү халкының – 26 октябрьдә, Татарстанның 25 октябрьдә үткәрүен беренче тапкыр күреп, шуңа хәйран калып йөри идем, «Алло, «Безнең гәҗит»ме?!» сәхифәсенең берсендә (№42, 24 октябрь, 2012) соравыма җавап таптым. Анда шул темага сорау биргәннәр. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәтнең җавабы кыска, коры гына. Аны шулай мөфтиләр хәл иткән икән. Менә сиңа мә! Татарстан мөфтие тагын бер «мөгез чыгарган». Корбан гаетен дә хәзер мөфтиләр үзе теләгәнчә билгели икән. Хәзер уйлап утырам инде: 25е көнне чалган корбаннар кабул булыр микән? Тора-бара Мәккәгә бару дөрес түгел, аны гарәпләр уйлап чыгарган дип сөйли башласалар? Шулай уйларга сәбәбем дә бар: Әлмәттә яшәгән җиңгәм быел, төрле киртәләрне үтә алмыйча, хаҗга бармыйча калды. Ә үткән ел бер апам, бик җиңел генә, 40 көн хаҗ кылып кайтты.

Минем әнием бик белемле, дини кеше иде. 7 яшьтән ураза тотып, мәдрәсәдә укып, намазын бер көн дә калдырмыйча, үлгәнче дин йолаларын үтәде. Нәкъ менә Мөхәммәд (г.в.с.)гә Гарәбстанда иңдерелгән Коръән кушканча яшәде. Ул безгә: «Иң беренче Ходай, аннан соң гына әти-әни, сез», – дип әйтә иде. «Әни, әгәр мине Аллаһы Тәгалә корбан итеп сораса, бирер идеңме?» – дигән соравыма: «Ходай кан коючы түгел», – ди иде.

Әгәр хәзерге мөфтиләр, муллалар киләчәктә дә, без «традицион »га гына буйсынабыз, дип кеше аңын бутасалар, Русиядә көн саен Конституциянең ниндидер өлеше үзгәртелгән кебек, Исламның 5 мәҗбүри өлешен (хаҗ, намаз, зәкәт һ.б.) яки Коръәнне үзгәртепяза башламаслар дип кем ышандыра ала?! Алла сакласын! Әнә бит чын ислам дине буенча яшәүче хәзрәтләребез, муллаларыбыз гарәп илләренә китә башлады.

Әнием сөйләгән тагын бер гыйбрәтне язам. Бер дин галиме белән бер гади кеше басып тора икән. Шунда бер матур гына кошчык нәҗестә, тизәктә ауный-ауный да, аннан коена, чистарына, агачка менеп сайрарга тотына. Теге гади кеше дин галименнән: «Бу нәрсә инде? Нәҗестә аунады-аунады да, чистарынып, сайрарга кереште», – дип сорый. Галим: «Менә бу ахырзаман муллалары булыр», – ди. Бүгенге вәзгыять тә шуңа охшый башлады кебек.

Аннан соң, Ислам динендә, хатын-кызга ир-ат белән кул биреп күрешергә ярамый, ул тел белән генә исәнләшергә тиеш, диелгән. Ә безнең мөфтиләр, муллалар хәзер нишли? Күкрәкләре, билләре ачык артистларны кочып, юбилейлары белән котлыйлар, туган көннәрдә утыралар. Аларның Коръәнгә туры килмәгән гадәтләрен санап китсәң, күп инде. Шуңа күрә теге галимнең җавабына ышанырга туры килә.

Эштә өйлә намазын укыйбыз. 1990 елгы бер егет тә укый. Ул гарәпилләрендә булып кайткан, үзе хәзрәт тә, мулла да түгел. Дөрес, яланаяк укый, безгә караганда, тиз укып бетерә. Шуның өчен генә без аны «традицион ислам»га туры килми дип мәсхәрәликме? Ул да бит кыйблага карап куллар күтәрә, Коръәнгә, Мөхәммәд (г.с.в.)гә буйсына. Аннан соң шундый сорау бирәсем килә: «террорист, ваһһабчылар» кулыннан Татарстанда күпме кеше гомере өзелде икән? Ә менә Русиядә бер елда гына Мәскәү өлкәсендә 21 яшьлек егет 14 пенсионерны балта белән тураклап, бер хатын-кыз 17 пенсионерны буып үтереп төрмәдә утыра; хәзер исә тагын, 1 млн сум бирергә вәгъдә итеп, 30 пенсионерны үтергән ир-атны эзлиләр. Санап китсәң, Русия буенча шундый йөзләгән-меңләгән үтерешләр. Әгәр ышанмасагыз, «Пусть говорят», «ЧП», «Честный детектив» тапшыруларын карагыз.

Исемем редакция өчен генә.

Традицион исламча «мөгезләр» , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии