- 27.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №3 (26 гыйнвар)
- Рубрика: Иманга юл
Бүген мәчетле авылларга караганда, мәчетсезләре азрактыр. Әнә Арча районының 127 авылы бар, шуның 73е мәчетле. 73нчесен ачу тантанасында мин дә катнаштым.
Үзем дә шул Арча районыннан бит. Совет чорында анда бары тик туган авылым Түбән Орыда гына манаралы мәчет сакланып калган иде бугай. Таш мәчетне көч-хәл белән ишкәннәр, бик нык булган. 2 катлы мәдрәсәне клуб иткәннәр. Ә агач мәчетнең манарасын кисәргә бирмәгәннәр, дип сөйлиләр иде. Гәрчә ул колхоз амбары да, склады вазифаларын үтәсә дә, манарасы, күккә ашкан ае белән хозурлап торды. Су басуларга бирешкән, җиргә сеңгән ташландык бина иде инде ул безнең балачакта. Шул хәрабәләр арасыннан маймыл кебек сикергәләп манарага менәбез, ә анда мең яшәр куе таллыклы ике инешкә сырышып җәелеп яткан авылым да, тирә-күрше як та уч төбендәгедәй күренә… Үзебезнең иң биек лапас түбәсеннән ары биеклеккә менмәгән малай өчен бу самолетка утырып күккә ашу кебек тоела иде. Тик давыл түнтәрде манараны. Мәчет хәрабәләре сүтелде.
Бик вакытсыз гүр иясе булган Мансур абый, башка авылдашларым тырышлыгы белән корылган яңа мәчете бар бүген авылымның… Бик матур йорт ул. Тик анда йөрүчеләрнең сирәк булуы гына эчне пошыра. Рафыйк абый ялгызы азан тавышын ишеттереп, мәчетне ачып кереп, бикләп чыга. Мөгаен, динсезлек чоры, авылымда 30нчы елларда репрессиягә дучар булган укымышлыларның юк ителүе үз йогынтысын ясамый калмагандыр. Юкса бик авыр чаклар булды, мәет җирләр өчен дә 10 чакрым ераклыктагы күрше авылдан укый торган бабайны алып кайта иде авылдашларым.
Арча районындагы 73нче мәчетне күрергә кайткач, ирексездән авылым белән бәйле шушы хатирәләр яңарды. Урта Сәрдә авылында да авыл уртасында мәһабәт бина калыкты. Көннең чамадан тыш салкын булуына да карамастан, яше-карты тантанага җыелган. Тәбрикләүләр, авылны азан тавышы яңгырата һәм беренче намаз. Хәер, беренчесе түгел икән инде үзе. Эчкә кереп укырга мөмкинлек булуга, җомга намазлары укыла торган булган.
Сүз башында юкка гына авылымны искә алмадым. Түбән Орыдан бик күп кешеләр рәнҗеп чыгып киткән. Мулласын атканнар, хәллерәкләрне сөргәннәр (авылдашым Советлар Союзы Герое Гатаулла Салихов та нәни вакытында гаиләсе белән куыла). Ә менә Урта Сәрдә тарихында бер генә кеше дә шул золым корбаны булмаган. Кешеләрен репрессиядән саклап кала алганнар, ә менә мәчетне юк. 1937 елда Урта Сәрдәдәге соңгы мәчет манарасыз кала. 2 мәхәлләле авыл ятимлеккә дучар ителә. Манарасыз мәчет Аллаһ йорты булудан туктый. Әмма авыл халкы гына Аллаһ колы булудан бизми. Гает намазларын зират янына җыелып укый. Дини гыйлемне олыраклар балаларына өйрәтә. Шул рәвешле дин сакланып кала.
Бүген имам вазифасын башкаручы Нәкыйф абыйның авылдашлары Әбрар, Гарифулла абыйлар, туганнарыннан – бабасы Мостафа агай да, Гәрәй абыйсы да һәм Фәйзелхан абый да авылда дин бетүгә юл куймый. Авыл халкы Корьән багышлый алучыларны чит авыллардан эзләп йөрми. Дөрес, бераз кешесез торырга туры килә үзе. Менә шул вакытта җаваплылыкны мәктәп директоры булып эшләгән Нәкыйф Вәлиуллин үз өстенә ала.
Бу авылның тагын бер бәхетле язмышы дип әйтикме: баю максаты белән йөрүче инвесторлар да килеп харап итмәгән авылны. Мөнир Шиһабетдинов, фермерлык хуҗалыгы оештырып, авылны үз канаты астына ала. Замананың авыр җилләре бу хуҗалыкка да йогынты ясый анысы, тик биредә “без үзебез” дип яшиләр. Балалар бакчасы корыла. Чират мәчеткә җитә. Төзелешне башлап йөргән, үзе төзеткән Мөниргә авылдашлары рәхмәт әйтеп туя алмый. Татарстанның атказанган самолет төзүчесе Дамир Таҗиев, Марат, Гомәр, Рафис, Фәүзия, Зөфәр… Ярдәм итүчеләрне саный китсәң, газетабызда урын җитмәс иде. “Катнашмаган кеше калмады. Өмәләр оештырып бергәләп торгыздык бу мәчетне”, –дип сөйли Нәкыйф абый.
Кыскасы, Урта Сәрдәдә искиткеч бәйрәм булды бу көн. Ул авыл тарихына алтын хәрефләр белән язылыр. 67 ел мәчетсез торган авылга кабат нур иңгәндәй булды. Инде халыкка иманга тартылып, динебезне куәтләп, хәләл тормыш итәргә генә кала. Аллаһ йортлары бизәлеше белән генә түгел, эчендә халык белән шыгрым тулы булуы, намаз укучылары белән күркәм. Каршыда кибет, ә анда хәләл генә сатылмый. Хәрамгә үрелгәндә, кеше артына да борылып караса, салмыш булса, шушы мәчет яныннан үткәндә генә булса да сүгенмәсә, үзенең сәрхушлеген яшерергә тырышса, әле бу адәмдә дә иман качып бетмәгән, бүген булмаса, иртәгә аны да намаз укучылар сафында күрергә мөмкин булыр дип өметләник. Аллаһ йортлары безгә, исәннәр өчен кирәк.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Аллаһы йортлары буш тормасын!,
Комментарии