- 27.11.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №46 (22 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
«Кемдер Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен мәчет төзесә яки төзелеш эшләрендә катнашса, Аллаһ Тәгалә аңа шундый ук рәвештә, шундый ук сыйфатта җәннәттә йорт бүләк итәр», – дигән сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.). 16нчы ноябрь көнне бу сүзләрнең асыл мәгънәсенә тагын бер кат төшенде мөселманнар. Ник дисәң, Казанның Левченко бистәсендә урнашкан Ютазы урамында «Сөләйман» мәчетенең яңа бинасы кунакларын кабул итте.
Бистәгә ямь һәм нур өстәп, ак мәчет калкып чыкты. Ә бит моннан 20 ел элек бу урында иске агач бинада намаз бүлмәсе оештырылган булган. Ул «Рәхмәт» мәчете дип йөртелә. Ни кызганыч, әлеге бина 1998нче елда янып бетә. Бу районда совет чорында рәсми булмаган мулла вазифасын башкарган Сөләйман оныгы Рәхимҗан Сөләйманов шунда таш мәчет төзү эшенә алына. Төзелеш 1998нче елның маенда башлана, мәчет 1999нчы елның 17нче декабрендә ачыла. Соңрак мәчет бинасы тагын яна, аның бинасын янә төзи башлыйлар. Бу мәчеткә «Сөләйман» исеме бирелә. Мәчет бинасының тулы реконструкциясе 2004нче елда тәмамлана.
10 ел дигәндә ике янгын һәм ничәмә-ничә төзелеш күрергә өлгергән «Сөләйман» мәчетендә иҗтимагый эшләр актив алып барыла. Мохтаҗлар өчен ашлар уздырыла, балалар өчен лагерьлар үткәрелә, ишетмәүче һәм телсез балалар өчен махсус дәресләр оештырыла. Кыяфәте үзгәрсә дә, юнәлешен алыштырмаячак мәчет: өр-яңа бинада да әлеге изге гамәлләр дәвам итәчәк.
– Казанның 1000 еллыгыннан соң нәрсә эшләргә, әҗәтләрне ничек кайтарырга, дип аптырап утырганда, минем яныма Рамил хәзрәт Юныс (Кол Шәриф мәчете имамы булып эшләгән чагы. – Р.Н.) килде. Ул Левченко бистәсендә урнашкан мәчеткә барырга тәкъдим итте. Аны хәтта мәчет дип атарга кыен, чөнки ул манарага өстәп куелган коттедж рәвешендә иде. Ләкин мәчетнең эченә үтеп, йөзләре бәхеттән балкыган мохтаҗларны күргәч, үземнең сау-сәламәт, аяк-кулларымның исән-сау булуын аңлап, үземә дәрес алдым, – дип сөйләде Казан шәһәре мэры Илсур Метшин мәчет ачылышында.
Элек «Сөләйман» мәчете имамы булып Илдар хәзрәт Баязитов тора иде. Ул эшен җиренә җиткереп башкарды. 2007нче елда мәчеттә күрмәүчеләр, начар ишетүчеләрне Коръән нигезләренә өйрәтә башладылар, ә аннары мөселман гыйбадәтханәсе базасында балалар өчен җәйге лагерьлар оешты.
Баязитов җитәкчелегендәге «Ярдам-ярдәм» фонды 2013нче елда Левченко бистәсеннән Мәскәү районының Серов урамындагы яңа «Ярдәм» мәчетенә күченә. Ә фондның социаль проектлары өчен башлангыч ноктасы булган «Сөләйман» мәчете әкренләп туза бара. Тикшерүләр күрсәткәнчә, мәчетне ашыгыч рәвештә, нигез корып тормыйча да төзегәннәр. Шуңа күрә ниндидер бер вакытта капиталь ремонт турында гына түгел, ә яңа гыйбадәтханә төзү мәсьәләсе кискен күтәрелә.
Шулай итеп, Илдар хәзрәт Разия Еникеева белән таныша. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия Композиторлар берлеге әгъзасы һәм танылган меценат Рөстәм Латыйповның тол хатыны ул. Вафатына кадәр Рөстәм әфәнде шундый васыять әйтеп калдырган була. Шул рәвешле мәчет төзелешенә Разия ханым зур өлеш керткән.
– Мин хаҗ кылырга бардым. Анда Татарстан җитәкчелеге белән сөйләштем. Мәчет төзетәсем килә, ярдәм итәсем килә, дидем. Мине Илдар хәзрәт Баязитов белән таныштырдылар. Менә барысы да шуннан башланды, – дип сөйләде Разия ханым. – Ярдәм бит ул миллионнар дигән сүз түгел. Һәркем ярдәм итә ала. Кемдер мәчет төзелешенә бер кирпеч алып килеп бирә ала икән, бу да – бик зур ярдәм.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: «Сөләйман» Разия апа төзергә булышкан өченче мәчет. Беренчесе Яшел Үзән районының Түбән Вязовые поселогында төзелә, ә 200 кешегә исәпләнгән «Рөстәм» мәчете Казанда, Хороводная урамында калкып чыккан. Яңартылган «Сөләйман» проектының авторы – Разия апаның туганы архитектор Искәндәр Еникеев.
Мәчетнең өч ак гөмбәзе бар. Тышкы яктан да, интерьерда да ак төс өстенлек итә. Ак төс чисталык, пөхтәлек төсе. Ә чисталык – Ислам диненең асылы ул.
«Сөләйман» мәчетендә төзелеш эшләре 2021-2023нче елларда барды. Мәчетнең иске бинасын сүтеп, гомуми мәйданы мең квадрат метрдан артык булган яңа мәчет һәм мәдәни үзәктән торган комплекс төзелде. Яңа бинада зур намаз залы якынча 300 кешегә исәпләнгән. Икенче катта хатын-кызлар залы урнашкан. Анда якынча 80 урын каралган. Биредә кабинетлар, тәһарәтханә бар. Комплексның уку сыйныфлары һәм ашханә белән җиһазландырылган ике катлы ягында ислам мәдәнияте үзәге урнашкан. Мәчеттә Балтач районы Бөрбаш аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче мөселман ир балаларга исәпләнгән «Ярдәм» пансионатының икенче ноктасы урнашты. Ул бүгеннән тулы көченә эшләвенә кереште. Хәер, мәчет калкып чыккан урын беркайчан да буш тормас, мөселманнарны сөендереп, тирә-юньгә нур таратып торыр. Иң мөһиме – дин юлына дәшәр. Яңа мәчеттә имам-хатыйб вазифасын башкаручы Илһам хәзрәт Исмәгыйлевка уңышлар телибез.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии