- 28.03.2024
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Иманга юл
Дөнья артыннан куып, еш кына иң кирәкле сүзне әйтергә онытабыз. «Рәхмәт» сүзе бу. Әйе, әлеге сүзне күршең яки дустыңа гына түгел, Аллаһ Тәгаләгә дә әйтергә кирәк, чөнки кеше бөтен яшәеше, барлыгы белән Аңа бурычлы. Иртән йокыдан уянып, бу якты дөньяны күрәсең, үз аякларың белән йөреп китәсең, хәләл көчең белән гаиләңне туйдырырлык нигъмәтләр табасың икән –шуларга шөкер итәргә кирәк. Шөкер итү – Аллаһка рәхмәт уку ул. Ислам динендә дә «рәхмәт»нең көче зур. Шул хакта Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән фикер алыштык.
– Рәхмәт әйтүнең көче нидә?
– Рәхмәт әйтү безнең телдә берәр кешенең кылган изгелеген тану, аңа шөкер итү мәгънәсен белдерә. Коръәндә һәм хәдисләрдә ул шөкер итү дип килә. Шөкер итүнең файдасы турында «Ибраһим» сүрәсенең 7нче аятендә хәбәр ителә. Аллаһ Тәгалә: «Әгәр дә сез Миңа шөкер итсәгез, рәхмәтле булсагыз Мин сезгә нигъмәтләремне тагын да арттырачакмын. Әгәр дә инде сез миңа шөкер итмәсәгез, Минем биргән газабым бик каты булачак», – дигән. Димәк, Аллаһка шөкер итү һәм кешеләргә рәхмәт әйтү байлыкны арттыручы һәм бәрәкәт китерүгә сәбәп булып тора. «Локман» сүрәсенең 12нче аятендә Аллаһ Тәгалә: «Кем дә кем Аллаһка шөкер итсә һәм кешеләргә рәхмәтле булса, аның файдасы үзенә әйләнеп кайта», – дигән.
– Без кешегә рәхмәтле була беләбез, ләкин еш кына Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт әйтергә онытабыз. Раббыбызга рәхмәт әйтмәү гөнаһ саналамы?
– Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт әйтү – ул Аңа шөкер итү. Аллаһ Тәгалә «Локман» сүрәсенең 14нче аятендә: «Миңа һәм әти-әниеңә шөкер ит, Кыямәт көнендә Миңа кайтачаксың, Мин синнән бу хакта сораячакмын», – диде. Шушы аятьтән аңлашылганча, Аллаһка шөкер итү катгый рәвештә үтәлергә тиеш гамәл булып тора. Ислам динендә аның хөкеме фарыз. Димәк, Аллаһка шөкер итмәүче кеше гөнаһлы була. Дин галимнәре аңлатуынча, Аллаһка шөкер итү – ул үзеңдә булган бөтен байлыкны Аллаһ бирде дип күңел белән тану, тел белән Аллаһны мактау һәм Аның кушканнарын үтәү. Аллаһка рәхмәтле булу өчен биш вакыт намаз укырга, Рамазан аенда ураза тотарга, ашаган һәм эчкән вакытта яки берәр байлыкка ирешкәч, «Әлхәмдүлилләһ» – «Аллаһка мактау булсын» дип әйтергә кирәк. «Духа» сүрәсенең 11нче аятендә: «Раббыңның нигъмәтләре турында Аны мактап һәм Аңа шөкер итеп сөйлә», – диелгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (c.г.в.): «Дөреслектә, Аллаһ үзенең бәндәсеннән һичшиксез риза була, әгәр дә ул ашаган һәм эчкән вакытта Раббысына шөкер итеп хәмед-сәнәләр әйтсә».
– Тормышы җайлансын, проблемасы хәл ителсен өчен, рәхмәт көндәлеге алып баручылар да очрый. Моның өчен аны кулдан тутырырга, көненә 100 рәхмәт сүзе язарга кирәк, дигән ышану яши. Бу уңайдан да фикерегезне белдерсәгез иде.
– Ислам динендә андый гамәл юк. Бу берәр фәлсәфәче яки психолог уйлап чыгарган нәрсәгә охшаган. Дин буенча тормыш җайлансын, проблемалар чишелсен өчен, Аллаһка дога кылырга һәм Аның кушканнарын үтәргә кирәк. Иң мөһиме мөселман кеше үзенә изгелек кылган барча кешеләргә теле һәм гамәле белән рәхмәтле булырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Әгәр дә берәр мөселманга кемдер изгелелек кылса һәм ул аңа «Җәзәкәллаһу хайра» – «Аллаһ сине хәерле нәрсә белән бүләкләсен» дисә, ул аңа рәхмәт әйткән була», – дигән. Башка бер хәдистә Аллаһның илчесе: «Сезгә изгелек кылучы кешене бүләкләгез. Әгәр дә бүләкли алмасагыз, аның өчен дога кылыгыз», – дигән.
– Адәм баласы нәрсәләр өчен рәхмәтле булырга тиеш?
– Мөселман кеше иң беренче чиратта Аллаһка биргән нигъмәтләре өчен шөкер итеп яшәргә тиеш. Аллаһ Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 172нче аятендә: «Әй иман китергән кешеләр! Без биргән яхшы ризыкларны ашагыз һәм Аллаһка шөкер итегез, әгәр дә сез бары тик Аңа гына гыйбадәт кылучылардан булсагыз», – диелгән. Аллаһ Тәгаләнең кешегә биргән нигъмәтләре бик күп. Аны хәтта санап бетереп булмый. Ул безгә күрә торган күзләр, ишетә торган колаклар, сөйләшә торган тел, фикерли ала торган баш мие, гомер буе безгә хезмәт итә торган кул-аяклар һәм бик күп төрле файдалы ризыклар вә эчемлекләр бирде. Аллаһ Тәгалә «Тәбәрак» сүрәсенең 24нче аятендә: «Ул сезне юктан бар итте, сезгә ишетү, күрү сәләте һәм акыллар бирде. Ләкин сез бу нигъмәтләр өчен бик аз шөкер итәсез», – дигән.
Шулай ук мөселман кеше үзен тәрбияләп үстергән әти-әнисенә һәм үзенә игелек кылучы барча кешеләргә дә рәхмәт әйтергә тиеш. Сиңа изгелек кылган кешеләргә рәхмәт әйтмәү Аллаһка шөкер итмәүгә тиң. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): «Кем дә кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, ул Аллаһка да шөкер итмәгән булыр», – дигән.
– Рәхмәт капкасы нәрсә ул? Кеше өчен ул кайсы очракларда ябыла?
– Аллаһ Тәгалә бу дөньяда бөтен җан иясенә дә рәхимле. Аның «әр-Рахмән» исеме шуны аңлата. Ул кешенең нинди диндә булуына карамастан аңа рәхмәтен күрсәтә. Ул һәр кешегә ашарга ризыгын, эчәргә суын, кияргә киемен бирә, бәрәкәтле яңгырлар яудырып үсемлекләрне үстерә, җылытучы кояшын чыгара. Шуңа күрә Аллаһның рәхмәт ишекләре һәр кешегә гомер буе ачык. Аның рәхмәтеннән өмет өзәргә ярамый. Аллаһ Тәгалә «Зүмәр» сүрәсенең 53нче аятендә: «Әй үзләренә каршы гөнаһлар кылган Минем бәндәләрем! Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмәгез. Дөреслектә, Аллаһ бөтен гөнаһларны да гафу итә. Дөреслектә, Ул – Гафу итүче, Рәхимле», – дигән.
Рәхим ит, Рамазан ае!
10нчы мартта, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Мөселманнарның ел буена сагынып көткән ае ул. Элек-электән үк хак мөселманнар Аллаһ Тәгаләнең гыйбадәтләрен үтәүгә бик җаваплы караган, Рамазан аена да зур игътибар биргәннәр. Ураза тоту кагыйдәләре турында ел саен язып торсак та, кабаттан туган сораулар шактый. Шуларның кайберләренә тукталып, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләшеп алдык.
– Ураза ниятен татарча әйтергә ярыймы?
– Уразаны иң беренче чиратта Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен тотабыз. Иң мөһиме – безнең ният. Шуңа күрә аны татарча әйтсәк тә була.
– Кемнәр өчен ураза тоту мәҗбүри түгел?
– Авыру кешегә (ураза сәламәтлегенә зыян китерсә, даими дарулар, уколлар кирәксә), ерак сәфәрдә булган, картлык зәгыйфьлегенә ирешкән, тоткында булган, йөкле, бала имезгән хатыннарга, ач тору яисә сусауга түзәрлек булмаганда ураза тоту мәҗбүри түгел. Кешене көчләп ураза тотарга мәҗбүр итсәләр дә, ураза тотмаска мөмкин. Әмма авыру кеше, савыкканнан соң, уразага керергә тиеш. Ерак сәфәрдәге кеше дә, сәфәреннән кайткач, казага калган уразасын тотып бетерсен. Бала үстергән ана да, тернәкләнгәч, каза уразасын тотып бетерергә тиеш.
– Ураза тоткан көн тизрәк узсын өчен, телевизор карау, музыка тыңлау, йоклау, интернетта утыру рөхсәт ителәме?
– Рамазан – елга бер генә килә торган саваплы ай ул. Бу айда әҗер-савапларга омтылырга, игелек кылырга кирәк. Телевизор карау дигәндә, ниндидер кирәкмәгән тапшырулар түгел, дини эчтәлектәгеләрен карасак, начарлыгы юк. Ләкин көне буе диванда ятып телевизор карау хупланмый. Көн-төн йоклау да дөрес булмый. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): «Ураза тоткан кешенең йокысы – гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр», – дигән.
– Ураза тотмаган килеш, ифтар мәҗлесләренә йөрергә ярыймы?
– Ифтар мәҗлесендә ураза тотмаган кешеләр дә катнаша. Алар шул ифтарда катнашып, вәгазьләр тыңлап, киләчәктә ураза тота башлар.
– Ураза тота алмаган кеше фидия сәдакасы бирергә тиеш. Сәламәтлеге булып та уразага кермәгән кешенең өстеннән төшәме ул фидия сәдакасы?
– Аллаһ Тәгалә, кем айны күрде, шул ураза тотсын, диде. Ягъни кем Рамазан аена исән-сау килеш керә, шул ураза тотарга тиеш. Авыру яки сәфәрдә булсагыз, аны башка көннәргә казага калдырып тотыгыз. Хроник авыруы булганнар, олы яшькә җиткән кешеләр, ураза тота алмаулары сәбәпле, бер көнгә бер мескен кешене ике тапкыр ашатырга тиеш.
– Олы яшьтәге пенсионерлар өчен шактый зур сумма булырга мөмкин бит?
– Аны бер айда биреп бетерү мәҗбүри түгел. Ай саен пенсиядән әз-әзләп акча калдырып барса, фидия аның өстеннән төшә. Әмма аны фидия сәдакасы дип ниятләп бирергә кирәк.
– Мохтаҗ кешене таба алмасаң, фидия сәдакасын мәчеткә бирергә ярыймы?
– Мәчеткә биргән очракта, аны тиешле кешесенә бирү имамнар өстенә кала. Бу төр сәдака мәчет ихтыяҗларына тотылмый. «Зәкят» фондына да тапшыра аласыз.
– Йөкле яки бала имезүче хатыннар фидия түлиме?
– Әгәр дә ул үзе яки баласы өчен курка икән, аңа ураза тотмаса да ярый. Кайберәүләр имезә торган, йә булмаса йөкле ханым фидия түләргә тиеш, каза кылмаса да ярый дип ялгыша. Алар уразаны башка вакытка каза кылырга тиеш. Фидия түләп, каза өсләреннән төшми. Хатын-кыз еллар буе көмәнле булып йөрми, баланы да озак имезми, шуңа да алар уразаны соңрак тота ала.
– Төкерекне йоту рөхсәт ителәме?
– Төкерекне йоту уразаны бозмый. Әмма махсус рәвештә авызда җыеп тотып йоту дөрес түгел. Какырык та ураза бозмый. Тик йотмау хәерлерәк.
– Чәч кистерергә ярыймы?
– Аның уразага бернинди дә катнашы юк.
– Теш алдырганда укол кадасалар, ураза бозыламы?
– Бернәрсә дә йотмасаң, бозылмый.
– Борынга дару тамызу?
– Ул боза, чөнки дару тамакка китә.
– Ни өчен авызны су, хөрмә белән ачалар?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә хөрмә җимеше һәм су дип килә.
– Ифтар белән сәхәр арасы әллә ни ерак түгел, йоклап китәргә авыр булгач, кайберәүләр сәхәргә тормый. Ул мәҗбүриме?
– Ниятләп ятып, сәхәргә тормасаң, ураза дөрес була. Әмма сәхәргә торып су гына эчсәң дә, бәрәкәте күбрәк. Иртәнге намазга тору мәҗбүри.
– Ураза аенда никах үткәрергә ярыймы?
– Ашау-эчүсез генә ярый. Авыз ачар алдыннан Коръән, никахны укып куясың да, кояш баегач, ашарга-эчәргә дә була.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде
Комментарии