Иман нуры тарихтан ук бөркелә

Иман нуры тарихтан ук бөркелә

Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештәне Адәм атага һәм Хава анага җибәреп, аларга Кәгъбәтуллаһны салырга әмер итте. Адәм галәйһиссәлам бу әмерне үтәп бетергәч, Аллаһы Тәгалә аңа тәваф кылырга куша. Шулай итеп, Адәм галәйһиссәлам – беренче кеше, илаһи әмер белән, җир йөзенә беренче йортны, мәчетне бина кылып, беренче буларак аңа тәваф кылды. (Әәл Гыймран)

Борынгы бабаларыбызның ислам динен кабул итеп, беренче мәчетләр кору тарихына күз салсак Идел Болгарстаны, Алтын Урда дәүләтендә бу тарафларда гомер иткән барча халыкларга, барча диннәргә яшәү, эшләү өчен бертигез шартлар булдырылган. Бер дингә инанганнарны икенче дингә көчләп күчерү омтылышларына юл куелмаган. Әмма Казан ханлыгы басып алынгач, Идел буенда яшәгән төрки, фин-угыр халыклары искиткеч зур дини басымга, көчләп чукындыруга дучар була. Көчләп чукындырудан сакланып, бирегә, Мари карурманнарына качып килеп, беренче мәчетләр корган бабаларыбыз өчен 1740нчы елның 11нче сентябрендә Анна Иоанновна патшаның христианлыкны киң җәелдерү турындагы фәрманы нигезендә, ике дистә ел эчендә авылларыбызда йөзләгән мәчетне җимерү зур фаҗига була.

Бу давыллы еллардан соң, районыбызда 18 мәчет төзелүе билгеле. 1826-1829нчы елларда төзелгән Мазарбашы җәмигъ мәчетенең һәрбер ташы ике гасыр элек яшәгән, мәчет документлары артыннан йөреп, ил буйлап булышлык итәрдәй меценатлар эзләп, 1нче гильдия купецлар белән элемтәгә кереп, төзелеш уставы-таләпләренә туры китереп төзегән бабаларыбызның (Әбиемнең әтисе – төп Мазарбашы кешесе. – Г.Г.) кул һәм йөрәк җылысын саклый. Бүгенге көндә иман йортларына изге ният, саф күңел белән килгәннәрнең изге догалары алар рухына, арабыздан китеп барган, диндәшләре, милләттәшләре, спонсорлар ярдәмендә мәчет биналары төзеткән асыл затларыбыз рухына, олы җыеннарда башлап дога иңдерүче, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатучы, яңа нигезләргә хәер-фатыйха бирүче, никах укучы, дөньяга тәүге аваз салган сабыйларга исем кушучы, дин вә мәгърифәт нурын халыкка өләшеп килгән, 1930нчы елларда мәчет манаралары киселеп, дин тыелгач та, яшертен муллалык, абыстайлык вазифаларын үтәп килгән гали затларыбыз рухына да барып ирешсен иде.

Авылча тормыш итү тәртибенең җимерелүе, татар авылларының бетү куркынычы, әлхәмдүллиләһ, безгә янамый дип аяк терәп сөйләшерлегебез бар. Демократия җилләре дин иреген алып килде. Бәрәңге районы җитәкчелеге, халкы күктәге бәхеткә өмет итмичә, җирдә үзенчә эшли бирде. Изгелек кылыйм дисәң, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән һәрвакыт, һәр җирдә мөмкинчелек бар икән.

Авылдагы милли-дини-җәмгыяви тормышны тәртипкә салу өчен, якташлар, авылдашлар һәм башка күп кенә юмарт куллы гали затларыбыз, район һәм республика оешмалары ярдәме белән сафка баскан сигез мәчетебез, биш вакыт намазга чакырган азан моңнарына күмелеп, район үзәге уртасында, авылларыбызда нур чәчеп, иманга чакырып утыра.

Яхшылык ит тә суга сал, халык белмәсә, балык белер дигән мәкальне бүгенге көндә балыктан битәр халык белергә тиеш дип саныйм. Үткән заманнарда салынган мәчетләребезне кемнәр төзегәнен эзләп изаланабыз. Бүгенге көндә балкып утырган иман йортларыбызга кемнәр көче түгелгәнен бүгенге дә, киләчәк буын да белеп үсәргә тиеш. Диварларына мемориаль такталар урнаштыру да артык булмас иде. 1995нче елның 27нче октябрендә ачылган Кызыл мәчетебезнең тарихына якын килсәк, шул елларда район хакимияте башлыгы булып эшләгән мәрхүм Илдус Сәмигулла улы Сибгатуллинның түккән хезмәте хәйран калырлык. Кемнән тәҗрибә тупларга да белмәгән җитәкчегә проект белән Мөслим (Татарстан) кешесе Мансур абый ярдәм кулын суза. Кул астына туплана барган маяның төзелешкә җитмәслеге ачыклангач, ул Мәскәүгә юл тота. ВОСМның (Всемирная организация по спасению мусульман) ярдәме Бәрәңге, Куянавыл, Портянур мәчетләренә насыйп була. Бөтенхалык төзелешенә әйләнгән бу изге эштә Габдерәхим хәзрәтнең дә олы хезмәтен телгә алмый калу – зур гөнаһ. Мәчет түбәсе – Расих Шәрәф улы Сәгытдиновның изгелеге.

Зыялылар төбәге булган туган авылымның хөрмәтле заты Габделхак Ибраһим улы Ибраев, лаеклы ялга чыгу белән, авылны мәчетле итү өчен зур җаваплылык таләп ителгән хезмәткә алына. ВОСМнан да ярдәм өмет итеп булмый – алар илдән куылган. Әлеге ифрат зур эшне берүзе майтарып чыкты, дип исбатларга да җыенмыйм. Габделхак абый авылдашларына, якташларына, бихисап спонсорларына, республиканың ул вакыттагы Президенты В.А.Кислицынга, башка күп кенә мәрхәмәтле кешеләргә зур рәхмәтле булды. 1996нчы елның 29нчы августында авылда мәчет ачылды. Тик Габделхак абыебызның арабыздан иртә китүе халык өчен зур кайгы булды. Мәчетебез аның истәлеге булып балкып утыра.

Замананың мәшһүр муллалары – Фәтхулла, Әхмәтгази, Әхмәтгариф (Гайнан Кормаш агалары) Кормашевлар, Борһанетдин хәзрәтләр төбәге булган Куянавылда 1995нче елның 4нче августы иң истәлекле көн булып авыл тарихына кереп калды. 2003нче ел да районыбыз дин тотучыларына олы бүләк әзерли. Фаварис Хәсән улы Хәсәновның шәхси акчасына төзелгән Ак мәчет бинасы Солтан Пүчинкәсенең нуры булып, биш вакыт азан моңы белән, халыкны намазга өнди. 1996нчы елны – Пуртаныр, 2007дә – Олыкыр, 2010нчы елны Путчара авылларында мәчетләр төзелешендә катнашкан, үзеннән өлеш керткән һәммә кешегә дә Аллаһының рәхмәте яусын!

Авылларыбыз уртасында балкып утырган мәчетләребезне тергезүдә башлап йөргән фидакарьләребезнең һәм район халкының теләге бер: «XVIII-XX гасырларда яшәгән татар дин галимнәребезнең дини тәгълиматына таянып эш алып барылудан туктый күрмәсен иде!» – ди алар.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари иле, Бәрәңге бистәсе.

Иман нуры тарихтан ук бөркелә, 4.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии