Киләчәк – балалар кулында

Киләчәк – балалар кулында

Халыкта «Балалар – безнең үткәнебез» гыйбарәсе бар. Беренче тапкыр бу гыйбарәне ишеткәч, гаҗәпләндем. Мәгънәсенә төшенгәч, халыкның тапкырлыгына сокландым. Чынлап та, безнең киләчәгебез сабый чактан, дөресрәге карында чакта ук баланы ничек тәрбияләүгә бәйле. Адәм баласына иң әүвәл ныклы иман кирәк. Иманы нык булса – уңыш, сәламәтлек, байлык, дәрәҗә, хөрмәт – һәммәсе була. Әгәр балаларыбызны карында чакта ук ислам кануннары нигезендә тәрбия кылып, әдәпле, әхлаклы, тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтле, ата-анага игелекле итеп үстерә алганбыз икән, үткән гомеребез өчен үкенмичә, тыныч картлык кичерербез.

Менә 44 ел инде мин һәр иртәдә бөтен тормыш мәшәкатьләрен, борчу-икеләнүләремне ишекнең тышкы ягында калдырып, мәктәп бусагасын атлап керәм, һәм гөнаһсыз, самими балалар дөньясына чумам.

Ун ел өлкән сыйныф укучыларына әдәби образлар, рухи кичерешләр аша әдәп-әхлак, кешелеклелек, иман төшенчәләрен сеңдерергә тырыштым. Аннан гаилә хәлем буенча башка мәктәпкә күчеп, сабыйлар дөньясына чумдым. Пенсиягә чыгып, дилбегәне яшьләргә тапшыргач, «Зыялы бала» дип аталган социаль-педагогик түгәрәкне җитәкли башладым. Ул хезмәткә алынуыма да 11 ел инде.

Без балаларга ислам кануннары нигезендә әдәп-әхлак кагыйдәләрен, кешенең әхлакый вазыйфаларын, Ислам әхлагының көнбатыш этикетыннан аермаларын, әхлакый хөкемнәрнең Ислам динендәге урыны һәм башкаларны өйрәтәбез. Рухи җитәкчебез, төп киңәшчебез – Татарстан Диния Нәзарәтенең баш мөхтәсибәте имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Ныклы иман тәрбияләү өчен сабыйны кечкенәдән Аллаһ кушканнарны үтәп, ул тыйганнардан тыелып, фарызларын башкарып яшәргә өйрәтү мөһим. Бу максатларны тормышка ашыруның бер алымы буларак, Балтач мөхтәсибәтендә төрле күркәм чара-бәйрәмнәр еш үткәрелә. Әйтик, быел көзен Ә.Максудиның «Гыйбадәти Исламия» китабы буенча үткәрелгән викторина. Бәйрәмдә катнашкан һәр бала – җиңүче, чөнки ул ныклы иман юлын сайлаган. Әмма, бәйге булгач, урыннар чыгармый булмый. Шубан мәктәбеннән «Зыялы бала» түгәрәге әгъзасы Язилә Мөхәммәтҗанова районда җиңүчеләр белән икенче турда Теләчедә ныклы иманга килү юлында ниләргә ирешүен күрсәтте. Үткән елларда Зарипова Кадриябез «Зәкят» фонды үткәргән бәйгедә катнашып, республикада иң күп балл җыеп, электрон Коръән белән бүләкләнгән иде.

Язгы каникул көннәрендә традицион «Коръән уку» бәйрәмендә катнашучылар саны ел саен арта һәм үткәрү алымнары камилләшә. Быел 361 бала килгән иде. И-и-и аларның матурлыгы! Йөзләрендә иман нуры, киемнәре зәвыклы!

Кем әйтә, кызлар төренеп матурлыгын югалта дип, карагыз, әнә никадәр берсеннән-берсе чибәр, мөлаем, күркәм кыз бала! Шунда Җәлил хәзрәтнең сүзләре искә төште. «Авылыбызның унҗиделәп яулыклы кызын күркәм, уңган-булган егетләре үзенә тиң пар итеп сайлады инде, яулыксызлары торып тора әле», – дигән иде ул. Егет-малайлар да калышмаган ап-ак күлмәк, затлы түбәтәйдән.

Балалар 8 номинациягә бүленеп ярышты (җиңелдән авырга таба). Аллаһ каршында сынау тоткан һәр бала истәлекле бүләккә, күчтәнәчкә ия булды. Аннан һәр номинациядән биш бала җиңүче итеп билгеләнде һәм 100гә якын бүләк тапшырылды.

Мин бигрәк тә бәләкәй малай, кызларның күплегенә гаҗәпләндем, сөендем. (Норма әбисе минем Данияр оныгымны да алып килгән иде). Кызыгып та куйдым, их безгә дә бәләкәй чактан догалар өйрәтүче булган булса!

3-7 яшьлекләр арасында озын-озын сурәләрне яттан сөйләүчеләр бар. Әйтик, Зәйнәп Бикбаева ничә елдан бирле җиңүчеләр арасында! 7 яшьлек Мәликә берничә катлаулы диагноз белән туа. Башы авырткан оныгын Илзирә әбисе гел дога укып йоклаткан. 2 яшьтә «Әлхәм»не ялт итеп сөйләгән кызчык менә 3 ел «Коръән бәйгесе»ндә олырак кызлар белән ярышып, беренче урынны ала. (Быел «Җүз Галимә» номинациясендә җиңде). Коръән сурәләрен ятлау баланың теле ачылуга, хәрефләрне дөрес әйтүгә йогынты ясый. Алга таба Аллаһ аның дөньяви белем алуына да ярдәм итә.

Бер гаилә тарихына аз гына тукталыйм әле. Чәчрәп торган рус кызы мөселман кешесенә кияүгә чыгып, алар безнең якка кайтып төпләнә. Ире хатынын мөселманлыкка күндерә. «Тегендә баргач, икебез ике зиратта каңгырып ятарбызмыни?» – ди ул. Һәм хатын үзе намазга басып кына калмый, өч баласын да ислам кануннары нигезендә тәрбия кыла. Бәйгедә аларның өчесе дә катнашып, бер кызлары ел да беренче урынны ала.

Имтихан алучыларның барысы да авыл мәчетләре имамнары иде. Икенче көнне районның әле күптән түгел ачылган «Ислам нуры» мәчетенә намаз укучылар бәйгесенә җыйналдык. Максат намаз уку гына түгел, берсеннән-берсе катлаулы сорауларга җавап та бирергә кирәк. Имтихан алучылар Казан мәчетләреннән килгән имам хатыйплар. Араларында Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз Сабиров һәм Бөтенрусия география җәмгыяте әгъзасы, сәяхәтче галим Рөстәм әфәнде дә бар. Ул Антарктидага сәяхәте, анда даими эшләүче экспедицияләр, галимнәр эшли торган поселоклар һәм анда эшләүче мөселман галимнәренә Коръән тапшыруы турында шул кадәр мавыктыргыч итеп сөйләде! Балалар һәм мөгаллимнәр аны сорауларга күмде.

Менә шулай районның йөзләгән баласы иман йортында булып, Аллаһның барлыгын, берлеген танып, аңа буйсынуын, аңа якынаерга омтылуын күрсәтте.

Мондый бәйгеләрне оештыруда, балаларны әзерләүдә мәчетләр каршында эшләүче «Якшәмбе мәктәпләре»н җитәкләүче һәм анда укытучы абыстайларның, имамнарның хезмәте зур. «Бишектән ләхеткәчә белем ал» диелә пәйгамбәребез хәдисендә. Махсус мәдрәсә белеменә ия булган Флера абыстай Мөҗиповадан мин үзем дә күп нәрсәгә өйрәнәм. Түбән Шубан мәчетендә укулар алып барган Гөлнур Зарипова да бик белемле һәм тырыш. Шулай булмаса, бәйгегә алып килгән 9 укучының алтысы җиңүчеләр арасында булмас иде.

Язмамның төп максаты һич тә уңышларыбыз белән мактану түгел. Бүгенге вәзгыятькә күз салсак, җаннар тетрәнеп китәрлек фактларга тап буласың. Радио-телевизор, газета-журналлар балалар кылган җинаятьләр, фахишәлек, бозыклык ише җан өшеткеч хәбәрләрне гел җиткереп тора. Тагын да куркынычы – бүген «Үлем төркемнәре» яшьләре үз-үзләренә кул салырга мәҗбүр итә. Хәтта сагыз кәгазьләре дә баланы үлем юлына дәшә (5 гамәл). Үлемгә бары 5 адым җитә икән. 2016нчы елда үз-үзенә кул салучылар узган еллар белән чагыштырганда 57 процентка арткан. Казан «Үлем» төркемнәрендә катнашучы укучылар саны белән беренче өчлектә. «Әстәгафируллаһ!» дими, ни дисең. Әле кайчан гына 15 яшьлек кызның 15 меңгә төнге клубта анадан тума чишенүенә шаккаткан идек. Хәер, бу хәлләр гадәтигә әйләнеп, халык гаҗәпләнми дә башлады бугай инде. Әнә күпме балигъ булмаган кызларыбыз җилдән бәби таба (атасы кем икәнен хәтта үзе дә белми), чүп савытларына ыргытып калдыра. Эчеп, сугышып, урлашып, яшьтәшләрен кыйнап, кеше үтереп төрмәләргә эләгә (аннан кеше булып чыгучылары бармак белән генә санарлык).

Бу гамәлләрнең барысы да Ислам кануннары буенча тыелган. Һәм бала аны бик кечкенәдән белеп, мондый гөнаһларны эшләүдән куркып үсәргә тиеш. Менә нинди максатны күздә тота мондый бәйрәм-аралашулар.

Әти-әниләр дә балаларына игътибарлырак булса икән. Дөрес, аларның да үзаңы сәламәт яшәү, дин кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу юнәлешендә үсә. Әнә никадәр әти-әни балаларына өр-яңа мөселманча күлмәк, яулык, затлы түбәтәйләр алган. Балаларын җитәкләп мәчеткә алып килгән әти-әниләр саны да көннән-көн арта. Бу язмам иманга килү юлында тамчы кадәр генә булса да өлеш булса иде дигән теләктә калам. Бирсен Ходай!

Киләчәгебез иманлы балалар кулында булсын!

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Балтач районы, Шубан төп мәктәбенең

«Зыялы бала» түгәрәге җитәкчесе

Комментарии