Намаз һәрчак булыша

Бу язмамны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен һәм кешеләргә гыйбрәт булсын өчен язам.

Аллаһы Тәгаләгә мине Үзеннән куркучы, изге җанлы, шөкерне күп әйтүче, сабырның сабыры, тәмле телле, әти-әнигә (дога булсын) бүләк иткәне, дөньяда күркәм урынга урнаштырганы, яшенә җиткәч, иман нурын иңдергәне өчен, шушы галәм зурлыгында рәхмәт әйтәм.

Үткән гомеремне күз алдымнан үткәрдем. Кайда гөнаһлы булдым дип тә борчылып йөрдем. Кыен очракларда миңа намаз булышты. Туры юлны Аллаһы Тәгалә һәрчак күрсәтеп барды. Берничә гади генә мисалны сезгә дә бәян итим әле.

Берсендә шулай иртәгә җомга дигән көнне юынып алырга кирәк дип уйладым, кызганыч, бәлагә тардым. Җәй, җылы су юк вакыт. Суны кайнаттым. Чәчне чылатырга тотындым. Салкын су салырга онытып, шул кайнарын башның арткы өлешенә салдым. Ул әрнүгә чыдар хәл юк. Көзгедән карыйм, ике колагым кып-кызыл. Бу әрнүгә йоклап булмас, дим. Шулай да яттым. Иман кәлимәсен күңелдән кабатладым. Йоклап киткәнмен. Бернинди авырту да юк, тә күрмәдем. Бераз онытылып тордым. Ә уянгач, авырту шул ук. Аллаһы Тәгалә миңа ял итеп алу өчен, шифасын бирде. Авырткан урынга кара әнис мае сөрттем. Ике атна дигәндә төзәлде.

Туганым белән, бәрәңге алышырга дип, авылга кайттык. Иртәдән өйлә намазына кадәр бәрәңге казыдым. Шундый арылган, ашыйсы-эчәсе килә. Кәеф юк. Арылган көенчә намазны дөрес укымам дип борчылдым, әмма калдырмадым. Ә нәтиҗәсе… Әйтерсең парлы мунчага кереп чыктым, елмаясы килә. Үземне бик тук хис иттем. Ит бәлеше ашаган кебек булдым. Аллаһы Тәгалә шифасы нинди зур!

Тамагымның ике ягында да шеш. Әмма дару эчәргә ашыкмадым. Икенде намазын укыдым. Шуннан ахшам намазына кадәр зекер, тәсбих әйттем. Утыра торгач, онытылды. Иртән ашаганда гына исемә төште, ул шеш, әйтерсең юып төшерелгән, Аллаһы рәхмәте белән юкка чыккан.

Йортлар идарәсендә белешмә алырга дип чиратка бастым. Тик тормыйм әле дип, зекер әйттем. Атна буе ишетмәгән колагым ачылды. Кешеләр гөж килә икән. Аллаһының шифасы кайда гына булсак та ирешә ул.

Яшь вакыттагы танышымны очраттым. Ул миңа исемем белән дәште. Ә үзем аныкын онытканмын. Сорарга да яхшысынмадым. “М” хәрефенә башланганын беләм. Намаз укыган вакытта исеме Мөхлисә икәнлеге искә төште, кабат Аллаһының рәхмәте белән.

Җәй. Ап-аяз көн. Тулы булмаган ташчылар бригадасы белән электр җиһазы өчен өй салабыз. Стена бер метр чамасы күтәрелгән. Мин эчке якта. Ә каршы як стенаның урам ягына үтеп баручы ике яшь ир-егет килеп басты. Күзләре тонган. Хатын-кызга нинди кыек сүз бар, сиптерә генә болар. Мин эшләвемне беләм: бер иеләм, бер тураям. Сабырлыгым пәрдә булды. Аннан бригадир килде. Аларны, безнең бәхеткә, әниләре килеп алып китте.

Көз. Бала коляскада йоклый. Мин, җил тимәсен дип, колясканы әле анда, әле монда этеп йөрим. Күрше йорт яныннан үтеп барам. Өстән кызыл кирпечнең 4нче өлешен ыргыттылар. Ул колясканың кырыена тиде. Аллаһы Тәгалә безне саклап калды.

Берсендә төш күрәм. Безнең балаларга карап тора икән. Кара күзле, озын сары чәчле. Әмма аннан ул толым кап-кара булды. Иртәнге сәгать 9да ирем балаларны урамга алып чыгып китте. Шуннан әлсерәп, арып-талып, малайны югалтып кайтты. Ашагач-эчкәч тагын эзләргә чыгып китте. Мин өйлә намазымны укыдым, шуннан зекер әйттем, тәсбих тартып утырдым. Шунда күңел тынычлыгы һәм сабырлык иңгәнен сиздем. Аллаһы Тәгалә нинди яхшы дус, дидем. Кичке сәгать 7дә улыбыз табылды. Кыяфәтен күрсәгез, сезнең дә йөрәк әрнер. Киемнәре өр-яңа иде. Машина маена батырып, суга, комга чумдырганнар. Мыскыллауны арттыра төшеп, арт санының ике ягын да түгәрәкләп ертканнар. Бер аягында үзенеке, икенчесендә аяк киеме. Аяк тиресе сыдырылган.

Күпмедер көн үткәч, малай тагын югалды. Әтисе эзли, мин Аллаһы Тәгаләдән рәхмәтеңнән ташлама, дип зекер әйтеп утырдым. Төнге сәгать 1нче китте. Төшкә кермәсме дип, йоклап алырга уйладым. Күрдем төш. Кыйбла ягыннан йомшак җил исә икән. Әтисе иртәнге сәгать 3тә табып алып кайтты. Өченчесендә “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртып, шифаханәгә озатканнар иде. Шуннан алып кайттык. Безнең зәгыйфь баланы гайрәтле баһадирлар шулай мыскыл итте. Аллаһы Тәгалә күрә Ул.

Дөньяның иң зур хәзинәсе – Коръәни-Кәрим тәфсире. Безгә бөтен хөкемнәрне дә Аллаһы Тәгалә бәян иткән.

Балаңның изге булуын теләсәң, намаз укырга өйрәт. Андыйларны Аллаһы Тәгалә галим, ди. Намаз укыганнар гомер буе бәхетле һәм сәламәт була.

Үзебезнең яндагы мәчеткә йөреп, сеңлем белән Коръәни-Кәримне укырга өйрәндек. Аллаһының иксез-чиксез рәхмәте белән Гөлшат абыстай биргән белем бушка китмәде. Әлһәмдүлилләһи, укырга өйрәндек. Абыстаебызга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, гомер буе сәламәт яшәсен.

Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен үтәсәк, Ул үзенең рәхмәте, шифасы, нуры, белеме белән чорнап алыр. Яраткан бәндәсенә Үзеннән рух өрә, дин эшендә илһамландыра, өлфәт мәхәббәт бирә, явызлардан саклый һәм безгә төш аркылы белгертә.

Гүзәл Татарстаныбызда бер-беребезнең кадерен белеп, иман нурында коенып, шөкерне иң күп әйтүче, сәҗдә әһеле булып яшәргә язсын һәм һәрбарчабыз да олы дәрәҗәләргә ирешсәк иде. Амин.

Хәтимә ШӘРИПОВА.

шәһәре.

Комментарии