Фетнә чыкмасын, дисәк

Фетнә чыкмасын, дисәк

«Безнең гәҗит»нең 2013нче елгы 11нче сентябрь санында (№36) Газинур Мортазин атлы авторның «Ислам ничә төрле була?» дигән язмасы басылган иде. Автор үзен мәчеттәге имамга каршы куя һәм имамның үзләренә сүз әйтмәвен хуплый. Әлегәчә бу язмага җавап булмады. Шушы фикерләрем өлешчә шуңа да җавап итеп язылды. Катырак әйтсәм, гафу итегез.

Фетнәләр һәм бүленү дигән әйберләр мөселманнар арасында күп булды. Сезнеке дөрес түгел, безнеке дөрес, дип әйтүчеләр бүген дә юк түгел.

ШАЙТАННЫ ӘЛЛӘ КУАЛАР, ӘЛЛӘ ЧАКЫРАЛАР

Бүленүне мәчетләрдә үк күрергә мөмкин. Имам артына оеган мөселманнар арасында намазларын бүтәнчә укучылар моны күрсәтеп тора. Кайбер мөселманнар аякларын, «разборкага» килгән шикелле, иңбашларыннан да артык аерып куеп укыйлар. Аяклар бер-берсенә терәлеп торырга тиеш, имеш, шайтан үтми. Ә аякларны аергач, бот арасында әллә ничаклы ара кала, шайтан моннан үтмимени? Яки, бер хәзрәтебез әйтмешли, үз вакытында Адәмгә баш имәгән шайтан хәзер шул ук адәмнең аяк арасыннан йөриме? Бу кардәшләр җитәкчеләре каршында бүтәнчә басып торалар бит – мескен кыяфәттә.

Кайберләре кагъдәдә бармак селкетә, имеш, шайтанны куалар. Бу кууга бер дә охшамаган, киресенчә, шайтанны чакыруга охшаган бит. Янәшәдәге кардәшләрнең намаздагы игътибарын читкә юнәлтә торган гамәл дә әле бу: кырыеңда әйбер селкеп торсыннар әле, бу бит – рефлекс. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.) намазда игътибарны бүлдерүне катгый рәвештә тыя. Хәтта бервакыт чәчәкле җәймәне дә читкә алып куюны сорый.

Кайбер кардәшләр «Фатиха»дан соң, чиркәү хоры шикелле, «Амин!» дип кычкыра. Имамнар исә кычкырып әйтми, бездә әйтмиләр, диләр. Ләкин тегеләрнең үз туксаны туксан – үҗәтләнеп, кычкыруларын дәвам итәләр. Шушы буламы кардәшлек?

Фарыздан соң шулай ук бүленү. Кайберәүләр, Мортазин кардәш кебек, зекер итә һәм моны дөрес, ди. Җәннәткә фарыздан соң зекер итеп кенә керәсең, имеш. Ә Сахих Мөслимнән Гайшә (р.г.) хәдисе буенча, Пайгамбәребез (с.г.в.) фарыздан соң «Аллаһүммә әнтәс-саләмү үә минкәс-саләмү. Табәрактә йә зәл-җаләлү үәл-икрам», дип әйткән вакытта гына утырган.

Аерым мөселманнар җомга намазының сөннәте кирәк түгел, ди. Хөтбәне тыңламыйча һәм башкаларга да комачаулап, хөтбә вакытында намаз укыйлар. Намазлардан соң бергәләшеп зекер итүне бидгать, диләр.

Безнең якларда гореф-гадәткә әйләнгән намаздан соң оешкан рәвештә кардәшләрең белән күрешеп чыгу шулай ук бидгать, имеш. Бүгенге көндә сугышып ятучы мөселманнарны бер-берсе белән күрештерергә иде әле. Бәлки, йөрәкләре йомшарып китеп, дуслашырлар иде.

СОГУДЛАРГА ИЯРҮ КӨФЕРЛЕККӘ ИЛТӘ

Мөселманнар арасында соңгы вакытта үзләрен төрле агымнарга бәйләү киң таралды. Күп мөселманнар үзләренең нинди агымда булуларын белмиләр дә, чөнки аларны шулай өйрәткәннәр яки үзләре шулай дөрес, дип өйрәнгән. Согуд патшасы (кардәшебез) нәселеннән килгән, аны яклаучы һәм аның мөфтиләрен тыңлаучы сәләфиләр һ.б. агымнар бүгенге көндә Казанда, Татарстан өммәтендә үзләренә урын дәгъва итәләр. Намазда бүленүчеләр дә – нигездә, сәләфиләр һәм аларның исен сеңдергән кардәшләребез. Алар бездәге дини (Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәм Коръән тарафыннан тыелмаган) традицияләргә дә каршы. Коръәндә аракы тыелган, урлау тыелган, дуңгыз ите тыелган – тыелган әйберләр тәгаен язылган һәм алар турында бәхәс бармый бит. Безнең бабайларыбыз бу традицияләрне кысынкы шартларда динне саклау, динне тарату инструментлары буларак кабул иткәннәр. Берсе дә болар фарыз гамәл, дип әйтмәгән. Фарыз дисәләр, чыннан да, бидгать булыр иде.

Сәләфиләр әйтүе буенча, без бидгатькә чумганбыз. Ә менә аларның чүлдәге патша сүзе, Гарәп ярымутравына үзләренең фамилияләрен кушулары, нәсел буенча власть алулары – чыннан да бидгать бит. Пәйгамбәребез һәм аның тугры хәлифәләре хакимиятне үзләренең туганнарына, улларына калдырмаганнар, киресенчә, бу гамәлне тыйганнар. Гарәп монархы властьны урлап алган булып чыга түгелме? Ә аннан эш хакы алучы шәехләр – сәләфиләрнең бүгенге көндәге идеологлары. Бу – аларның китапларыннан, сайтларыннан күренә. Шул хәтле диндар булсалар, хакимлек белән бәйле бидгатьне күрерләр иде. Бу бит бик зур бидгать түгелме? Үзләренең бидгатьләрен күрмичә, башкаларны юләргә чыгару – бу, минемчә, икейөзлелек яки монафыйклык – көферлектән куркынычрак әйберләр.

Хәтта безнең Ельцинның, Путинның властька килүе дә, ни генә дисәгез дә, сөннәткә якынрак: ничек булса да сайланып килделәр. Әйе, Согудларның өстенлекләре күп: изге Мәккә, Мәдинә шәһәрләре, гарәп теле, ислам туган җир. Әмма ләкин минуслар да бик күп бит. Тарихны карасак, гарәпләр бер-берсен күпме үтергәннәр. Хәтта Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) яраткан оныклары Хәсән белән Хөсәенне үтерәләр, Рәсүлебез (с.г.в.) үлгәннән соң, 100 ел эчендә Мәккә генә дә ике тапкыр зур сугышлар белән алына. Болар барысы да мөселман гарәпләр арасында булган.

Ислам тарихында мөселман белән мөселман арасындагы сугыш, үтерешләр бик күп. Әле алар бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Хәтта «Бер-берсенә кылыч күтәрүче мөселманнар тәмугта янар», дигән ачыктан-ачык язылган хәдисләр дә игътибарга алынмый. Аллаһы Тагалә бер-береңне үтерүнең нәрсә икәнен Адәмнең балаларында ук күрсәтә бит.

Мондый хаосның төп сәбәбе – идеологик яктан бүленү яки бүлү, кешеләрдә бер-берсенә карата хөрмәт тәрбияләмәү. Мөселманны яки бүтән гаепсез кешене үтерү яки хакын алу шикелле зур гөнаһны аңлатуны төрле уйлап чыгарылган вак-төяк бидгатьләр, гыйлемнәр, кагыйдәләр белән игътибардан читтә калдыру. Ә безнең яшьләребез, бигрәк тә татар яшьләре, беркатлы, аларга нәрсә ялтырый – бар да алтын. Кайбер белемгә омтылучы кардәшләр менә шулай безгә күренмәгән идеологларга тап булалар да, аларның белемен тарата башлыйлар. Шул рәвешле идеологик пирамидалар барлыкка килә. Ә «костяк» өстә, астагылар аны күрә алмый, хәтта белмәскә дә мөмкин.

Безнең җирлектә мөселманнар арасында ике яктан да «Аллаһы әкбәр!» дип кычкырып, бер-берсен үтергән сугышлар булмады. Менә монысы безнең «өстенлек» инде. Сәләфиләргә hәм алар фикеренә кушылган кардәшләргә кайвакытта әйтәсе килә: без сез сөйләгән «бидгать»кә чумсак та, туп-туры тәмугка кертә торган гөнаһка чуммадык.

ЭШЛӘМӘҮЧЕЛӘР ГЕНӘ ЯЛГЫШМЫЙ

Элеккеге мөфти Илдус хәзрәтне күп сүктеләр инде – аңа һөҗүм булган вакытта бик күп мөселман кулга алынды һәм бу гаепне аннан күрделәр. Илдус хәзрәт милиция начальнигы түгел бит, ул кулга алучы түгел, ә киресенчә, үзе зыян күрде. Динне кысты, дингә зур зыян салды, дип тә гаепләделәр. Чынлыкта, Илдус хәзрәтне төрле агымдагы мөселманнар гына гаепли. Әйе, ул агымдагы кардәшләр өчен мөфти конкурент иде, чөнки аларның үз илләрендәге мөфти-шәехләре яки әмирләре бар. Бу агымнар Татарстанда үзләренә зур плацдарм алмакчылар иде. Мөфтинең үз позициясеннән чигенмәве аңа ясалган һөҗүмнең сәбәбе булгандыр, мөгаен. Илдус хәзрәт мөфти вакытында дин тыелмады, яулык тыелмады, мәчет-мәдрәсә төзелеше туктатылмады. Бәлки, Илдус хәзрәтнең кайбер ялгышлары да булгандыр. Эшләми торган кеше генә ялгышмый бит. Үзенең вәгазьләрендә Илдус хәзрәт бүленмәскә, аерылмаска чакыра – мондый чакыру зыян салумы?

Мортазин кардәш фикеренчә, төрле бүленүләргә сүз әйтмәгән мулла яхшы. Алайга китсә, шигыйлар намазны бөтенләй бүтәнчә укый. Аларча өйрәтикмени инде балаларыбызга, туганнарыбызга? Болай бөтенләй театр була бит безнең намаз уку. Минем уйлавымча, намаз бертөрле укылырга тиеш. Сәхабәләр Пәйгамбәр (с.г.в.) артыннан бертөрле укыганнар. Безгә дә имам ничек укый, шулай укырга кирәктер. Моңа дәлил булып хәдисләр бар. «Имам – намазда сез аның артыннан иярү өчен куелган, ул иелсә, сез дә иелегез, сәҗдәгә китсә, сез дә китегез һәм аның хәрәкәтләреннән үзегезнең хәрәкәтләрегез белән аерылмагыз» (Мөслим). Бүтәнчә, яки демонстратив рәвештә бүленеп укып, савап алып булмас. Моңа бернинди дәлилләр дә юк! Имам бит ул – Аллаһы билгеләгән эш урыны (вазыйфа). Аның бурычлары да бик күп. Мәчеттәге тәртип өчен дә ул җаваплы.

Әйе, теләсәк, бөтенебездән дә гаеп эзләп була. Әмма без тәкәбберлегебезне тыйыйк, гыйбадәтләребездә имамга буйсыну турында онытмыйк, кардәшләр. Дус булыйк, туган-кардәш булыйк, бер-беребезне яратыйк, башкаларга үрнәк булыйк!

Айрат БИКМУЛЛИН,

Казан шәһәре

Комментарии