- 29.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №16 (27 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Беркөнне иптәш кызым авыр хәлгә тарыды. Аңа ярдәм итәм дип вакытымны, көчемне сарыф итеп йөрүемне күргәч, икенче бер танышым: «Нигә азапланып йөрисең? Үзе берәр җай табар әле», – диде. Шуннан соң аңа Аллаһы Тәгаләнең бер-береңә ярдәм итәргә кушуы хакында сөйләп бирдем. Моннан тыш, бу гамәл өчен фәрештәләр савап та язалар дигәч, дустым:
– Алайса син иптәшеңә яхшы булсын дип түгел, ә үзеңә савап алыр өчен генә йөрисең, бу – эгоизм, – дип җавап кайтарды.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә тыелган һәм киресенчә, фарыз (кылынырга тиеш) гамәлләр хакында хәбәр итә. Раббыбызны тыңламаган өчен – гөнаһ, ә кушканны үтәгәне өчен, савап язылуы һәркемгә мәгълүмдер. Әмма әлеге ачык дөреслекне күрсәк тә, изгелекне аз кылабыз, күп вакытыбыз кеше ялгышларын тикшереп үтеп китә. Ни өчен? Чөнки савапның кыйммәте бу кешеләр өчен шуның кадәр генә. Савап алып, кешеләр нәрсәгә ирешә соң? Дөньяда яшәгәндә, аның ни кирәге бар?
Кешеләрне Раббыбыз үзенә гыйбадәт кылыр өчен яраткан («Зәрият» сүрәсе). Адәм баласы дөньяга килгәндә ярдәмгә мохтаҗ була. Бу дөньяда яшәр өчен, Аллаһы Тәгалә аның тәненә – көч, уйланырга зиһен бирә. Кеше әлеге көчне, зиһенне эшкә җигеп, армый-талмый дөнья көтә.
Тик һәркайсыбыз көннәрдән беркөнне җыйган мал-мөлкәтен, якыннарын калдырып, бакый дөньяга күчә. Адәм баласы шушы тормышыннан ни генә алып китә ала икән? Дөньяга килеп, көне-төне эшләп тормыш иткәннән соң, бернәрсәсез китеп барыр өчен яратылганмыни ул бу җиргә? Бу бит мәгънәсезлек булыр иде! Юк, ул ялгыз китми. Кыямәт көненә кадәр кешенең нәкъ менә кылган изгелекләре саклана. Димәк, без бу дөньяда көчебезне күбрәк нәрсәгә сарыф итәргә тиешбез? Дөнья гамәлләренә генәме? Әллә ахирәткә дәме?
Без иң мөһим гамәлләр – намаз уку, ураза тоту өстенә, көчебездән килгән кадәр яхшылык кылырга тиешбез. Ләкин алар Аллаһы ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Чөнки безнең бу дөньяда яшәвебезнең максаты – Аллаһының ризалыгын алу. Шул очракта гына без мәңге бәхетле булачакбыз. Кеше тормышында шатлыклы көннәр генә түгел, кайгылы, газаплы вакытлар да еш була. Аллаһы бу авырлыкларны юкка гына бирми. Кеше үз гомерендә булган һәрбер вакыйганың мәгънәсен аңлый белергә тиеш. Раббыбыз безгә шушы авырлыкларны сынар өчен бирә. Әгәр мөселман аларны сабыр итеп, шөкер булып үткәрә икән, Аллаһы Тәгалә бу гамәл өчен савап бирә, ә бәхетле минутлар кичергәндә, шулай ук Аллаһыга шөкер итсә – Раббыбыз аңа тагын савап вәгъдә итә.
Алдан әйтеп үтелгәнчә, һәрбер яхшы гамәл дә бары Аллаһы ризалыгы өчен генә эшләнергә тиеш. Мөхәммәд с.г.в.:
– Мин сезнең кече көферлеккә төшүегездән куркам. Ул – сезнең күрсәтер (показуха) өчен кылынган гамәлләрегез, – дигән. Кыямәт көнендә бу кешеләргә Аллаһы Тәгалә: «Гамәлләрегезне кем өчен кылдыгыз, шуннан ярдәм сорагыз», – дияр.
Язмамның башында әйтелеп үткән хәлләр бүген бик еш күзәтелә. Арабызда савапның бәясен аңламаган, кешеләргә булышсаң, башкаларга зыян итмәсәң, шул җитә дип яшәүчеләр, кызганыч, күп әле. Адәм баласы үзен яратучы Бөек Затның ризалыгын алырга тырыша икән – бу эгоизм буламы? Иманлы кешенең күңелендә үзенә файда алу гына түгел, башкаларның хәленә керә белү хисе дә көчле була.
Һәркем бәхетле булырга омтыла. Тик омтылу юллары гына төрле шул. Кемдер аны башкаларның гаиләсен җимереп, кемдер җинаять сукмагы аша эзли, ә кемдер таба алмыйча адашып, бу дөньядан китеп тә бара. Әмма адаштырмый алып баручы сукмак бер генә – ул да булса, Аллаһы юлы. Ә шушы юлда җыелган изгелекләребез, савапларыбыз безне мәңге бәхетле тормышка – җәннәткә илтә.
Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА,
ТДГПУ студенты.
Савап – эгоизм?,

Комментарии