Әниемне яраткан кебек

Күпме күркәм сыйфат биргән

Ходай Тәгалә үзеңә.

Камиллек медале булса,

Тагар идек түшеңә.

Коеп куйган самимилек,

Йөзең нурлы, сөйкемле.

Күңел түребезгә уйдык

Синең матур исемне.

Бу соклану сүзләремне мин барлык сабакташларым исеменнән безне 2008-2013нче елларда укытып чыгарган кадерле мөгаллимәбез – абыстаебыз Сираҗетдинова Халисә Шәйхетдин кызына юллыйм. Ул безне Казан шәһәренең «Болгар» мәчете каршындагы мәдрәсәдә укытты. Унбиш ел буе икешәр параллель төркем укыту дәверендә күпме шәкертенә дини белем һәм әхлакый тәрбия биргәндер, без аның соңгы шәкертләре булдык. Уку программабыз дүрт еллык булуга карамастан, тагын бер ел безнең белән булуын теләдек. Ул каршы килмәде. Бу юлы без Халисә абыстаебыз белән бергә Коръән Шәриф китабын укып, хәтем тутырдык, тәҗвид кагыйдәләрен һәрдаим кабатлап, искә төшереп тордык, намазларыбызны ныгыттык, ислам диненең кануннарына таянып, күркәм йолаларны гамәлдә кулландык.

Төп һөнәре буенча Халисә апа шәһәрнең торак йортлары төзелешендә биек кранда эшләгән, зифа буйлы, кыю йөрәкле, оста белгеч булган. Тугыз-ун катлы йортлар салганда аның нәфис куллары кран рычагы белән җитез идарә итеп, авыр йөкләрне астан өскә күтәреп яки кирәк урыннарга күчереп, төзелешне туктаусыз тәэмин итеп торган. Эшче-стропальщиклар кран элмәгенә йөкне тоташтырганда яки бушаткан арада, 15-20 минуттан файдаланып, 30-40 метр биеклектәге кабинасы эчендә яшь Халисә аять-аять Коръән сүрәләре ятлаган. Чөнки шул чорда ук инде ул мәчет каршындагы мәдрәсәдә дини белем ала башлаган. Өйдә игътибарны балалар, гаилә мәшәкатьләре биләп алганга, дәрес үзләштерү өчен җай тәтемәгән аңа. Мәдрәсәне уңышлы тәмамлавы белән генә тынычланмый ул, «Мөхәммәдия» дини уку йортына да имтихан тапшыра. Бераздан төзелеш трестыннан лаеклы ялга чыга. Тырышып укыган Халисәне 3нче курстан ук бер мәчеткә мөгаллимә итеп билгелиләр. Һич уйламаганда, җансыз тимер, авыр техника белән эш иткән Халисә ханым бар игътибарын, сабырлыгын туплап, тәүге шәкертләрен ислам – хак дин дөньясына алып кереп китә.

Аның канат астына без килеп сыенганда ул макталып кына телгә алына торган, укытучылар арасында остазның да остазы булган, зур тәҗрибәле, киң күңелле, йомшак фигыльле, 70 яшьлек сөйкемле һәм җитез абыстай иде. Атеизм чорында яшәгән булуыбызга карамастан, үзебезгә күрә безнең дини әзерлек бераз бар иде инде. Татар гаиләләре бөтенләй үк динсез яшәмәде бит ул. Өлкәннәребез чаршау артындагы карават-сәкеләрдә булса да намазларын укыды, әти-әниләребез корбанын чалдырды, ураза тоттылар, аш-суын уздырдылар. Баласын никахсыз өйләндермәде. Коръән китабы булмаганы аны кулдан дәфтәргә күчереп язды. Язуың матур, дип, балачакта миннән дә күчертәләр иде. Әтием Ильяс улы Муса, укытучы булуына карамастан, җомга, гает намазларына Теплоконтроль бистәсендәге мәчеткә бара иде. Мин икенче сыйныфта укыганда хезмәт дәресендә иптәшләрем ашъяулык чиккәндә, әтиемә намазлык чигеп бирдем. Укытучым – Галимҗан кызы Рәйсә апа (Казан шәһәренең 114нче мәктәбендә, татар классында укыдым) аңласа да, мине шелтәләмәде, эшемә «5»ле билгесе куйды. Кечкенәдән өйрәнгән кайбер догалар белән дә тел чарланып беткән иде инде. Ләкин без аларны ничек ишетсәк, шулай өйрәнгән идек.

Халисә абыстайдан дәресләр ала башлагач, без бөтенләй сукыр песи балалары хәлендә калдык. Гарәп алфавитының Коръән авазларын, дин тарихын, аять-аять кыска сүрәләрне өйрәнә башлагач, акрынлап күзләребез ачыла башлады. Шәхсән үзем ислам динен катлаулы, шул ук вакытта ачык аңлаешлы, серле бер фән итеп кабул иттем. Дарвинның «кешеләр маймылдан яралган» дигән теориясе дә читкә этәрелде. Пәйгамбәрләр тарихын өйрәнгәндә элек укылган күп кенә китаплар да яңача аңлашыла башлады. Мәсәлән, немец язучысы Томас Манның «Иосиф прекрасный» дигән әсәре, төрле халыкның төрле дини юнәлеш алып тармакланган хаталары ачыкланды. Тормыштагы бик катлаулы сорауларга җавапны мин Коръәннән таптым. Сүрәләрне яттан өйрәнү генә авыррак иде. Коръәнне укый башлагач та җиңел булмады әле. Менә шул чакларда Халисә абыстайның түземлеге, безне һич кимсетми аңлатуы, кирәк җирдә шаяртуы, күңелне күтәреп җибәрүләре, эчкерсез елмаюы безне аңа шулкадәр якынайтты, хәтта укулар тәмамлангач та аерылуы авыр булды. Бергә укыган сыйныфташларымны әле дә сагынам. Бигрәк тә бер өстәл артында утырган Гыйләҗева Нәсимә, Хәкимуллина Тәгъзимә, Әхмәдиева Җүәйрә апаларны, Рушания, Рәдифә, Гөлсинә, Илсөяләрне. Мостаева Мөнәвәрәнең үзенә генә хас моңлы итеп Коръән укыганын тагын бер кат тыңлыйсы иде. Арабыздагы иң яше булган Алсу Айсина мәктәп яшендәге ике баласын ияртеп килеп укыды. Соңыннан Алсу «Мөхәммәдия»не тәмамлады, хаҗ кылу бәхетенә иреште. Балалары да укуларын дәвам иттеләр. Үз кызым Айгөл Алиева да быел «Болгар» мәчете мәдрәсәсендә Марсель хәзрәт төркемендә укып, 2нче сыйныфка күчте, Аллага шөкер. Ә менә иң шат күңелле, гел елмаеп кына тора торган Сабирова Разыя апабыз 2015нче елда 68 яшен дә тутырмыйча арабыздан мәңгелеккә китте. Барыбызга да үзе тегеп өләшкән алъяпкычны аның истәлеге итеп саклыйм. Аны алып кигән саен рухын шатландырып торсын, искә алуым дога булып барсын.

Кукмара якларыннан килеп, гомерен һәм хезмәт юлын башкалада узган мөгаллимәбез ике тапкыр хаҗга барып кайткан. Бүгенге көннәрдә ул балалары, оныклары, ахирәт дуслары белән мәш килеп, сиксәненче яше белән бара 1940нчы елның 23нче маенда туган ул дөньяга. Шуңа да яз кошы кебек балкып тора. Тавышы да язгы гөрләвекләр кебек шат, көр, карашыннан әниләрдә генә була торган җылылык, ягымлылык бөркелә.

Кадерле Халисә абыстаебыз!

Без горур, бәхетле идек

Синдә укыган өчен.

Үзең дә тырышып бирдең

Безгә бар дәртең, көчең.

Усал була белмәдең син,

Гел шаян, көләч булдың.

Әз генә шелтәләсәң дә

Гафу үтенә белдең.

Яшьләребез зур булса да,

Без бит балалар кебек –

Оялдык, каушадык, көлдек,

Сабыйларча сөендек.

Иңнәреңнән сөеп, сине

Үбеп аласы килә.

Әнине яраткан кебек

Кочып каласы килә!

Диләрә ИЛЬЯСОВА-СӘРВӘРТДИНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии