- 30.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №3 (26 гыйнвар)
- Рубрика: Иманга юл
“Әй, мөэминнәр! Аллаһы Тәгалә ризалыгы юлында үтерелгән кешеләргә, үлекләр, дип әйтмәгез, бәлки алар терекләр, үлек түгелләр, ләкин сез аларның терекләр икәнен белмисез”. (“Әл Гәәкара” сүрәсе, 154 аять, Ногманый тәфсире). Әйе, әгәр кеше изге җан булса, ул үлми, җаны Аллаһы Тәгалә хозурына күтәрелә. Начар изгелексез җан күтәрелә алмый, гөнаһларын ярлыкау өчен җирдә кала. Җанның үлмәслегенә дәлилләр исә җитәрлек. Мәрхүмнәрнең һәрдаим төшкә керүе моңа мисал түгелме?!
Ришатның әби-бабалары – Кырым татары. Кырымда дин көчле. Һәр җомга олысы-кечесе мәчеткә бара, вәгазь тыңлый, дога укый. Монда бар җирдә тәртип: олыны зурлау, кечкенәләрне кече кеше итеп, мәхәббәт белән яшиләр.
Ришат кечкенәдән дингә тартылып үсте. Әнисе – татар кызы. Әби-бабалары вафат булгач, Татарстанга кайттылар, Яр Чаллыга урнаштылар. Телевизорда гарәпчә язарга өйрәткәнне күреп, язарга өйрәнде, намаз укый, ураза тота. Хәзер гаиләсе белән Казанда яши. Авылдагы әбисе вафат булганына 51 көн булганда, төшенә кереп: “Улым, минем балык ашыйсым килә”, – ди.
Ришат әбисе рухына багышлап, дога укый. Икенче көнне әбисе кабат төшенә кереп: “Рәхмәт улым, хушландым”, – ди. Әйтерсең балык ашаган. Авызын сөртә-сөртә елмая.
Нурислам өй җиткерергә ниятләп уйга чума. Кайсы көнне башларга, нәрсә укырга да белми. Әнисе төшенә керә: “Улым, нигезеңә җомга көн кер. Дога укыт”, – ди.
– Әниемнең киңәше дөрес булды, өйне җиткереп бетереп кердек, – диде Нурислам.
Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы чиксез, санап бетерә торган түгел.
Безгә бер-беребезне хөрмәт итеп яшәп, риза-бәхиллекләрне алып, ахирәттә куанып очрашырга язсын.
Нәгыймә САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
Томcк мәчетендә татарча сөйләшәләр
Томск шәһәре һәм өлкәсе мөфтие, тарихи Ак мәчет имамы, милләте белән кыргыз Нурулла Калыкахунов: “Татарлар арасында эшләгәч, телне белергә кирәк”, – дип саный.
“Азатлык” радиосында Самара өлкәсендәге Сызрань каласы имамы Илгизәр Сәгъдиев: “Русча әйтелгән вәгазь тозсыз ашны хәтерләтә”, – дип белдергән иде (“БГ”. 12нче гыйнвар 2011).
Мөселман җәмәгатьчелегендә мәчетләрдә татар теле җуела бара дип, инде күптәннән бәхәсләр бара. Русча гына үгет-нәсыйхәт сөйләүчеләр мәчетләргә Азиядән килгән кардәшләр йөри, алар татарча аңлап җиткерми, дип аңлата.
15 ел элек Бишкәктән Томскига килгән Ак мәчет имамы Нурулла Калыкахунов башка фикердә тора. “Татарлар арасында эшләгәч, татарча сөйләшергә кирәк”, – дип саный ул. Бишкәк мәдрәсәсендә татар теле өйрәнүнең файдасын Томскига килгәч күргән: җирле татарлар белән ул алар телендә сөйләшкән.
Нурулла хәзрәт сөйләвенчә, татар теленә кызыксыну мәдрәсәдәге милли китаплардан, укытучыларның татарча сөйләшүеннән башланып киткән. Аның нәселендә дә татарлар юк, телне ул үз теләге белән тырышып өйрәнгән.
– Пәйгамбәр әйткән хәдис бар. “Һәр яңа телне белү белән, бер кеше урынына ике кеше хисабына йөрисез”, – дигән ул. Никадәр күбрәк тел белсәң, файдасы да шултикле зур, – ди ул.
Тарихи мәчет каланың татар бистәсе дип саналган Мәскәү трактында урнашкан. Намазда җирле татарлар һәм башка милләт кешеләре була.
– Вәгазьләрне башта гарәпчә, аннары татарча, аннары башка милләт кешеләре аңласын дип, русча укыйм. Әмма мин күбесенчә татарча сөйлим. Җирле милләт – татар, мәчет татарныкы, шуңа күрә динне татарча аңлатырга кирәк. Татарстанда булганда, “Мәрҗани” мәчете имамы вәгазьне татарча сөйләде, бик күңелле булган иде. Әмма минем белән бергә булган Омскидан килгән казах имамнары аңламый утырды. Алар өчен русча да сөйләсә, әйбәт булыр иде, – ди ул.
Нурулла Калыкахуновның әйтүенә караганда, казах имамнар Омск өлкәсендәге мәчетләрендә үз телләрендә вәгазь укый, Себер Диния нәзарәте башлыгы Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов, гадәттә, татарча нәсыйхәт бирә.
Томск Ак мәчете имамы һәм Томск өлкәсе мөфтие Нурулла хәзрәт татар-мөселманнар белән татарча, казахлар белән – казахча, төрекләр белән төрекчә сөйләшергә тырыша. Ул өлкәдә урнашкан татар авылларына да йөри, андагы халык белән аралаша, аларга мәчет салырга ярдәм итә. “Соңгы елларда өлкәдә дингә яшьләрнең тартылуы сизелә. 15 ел элек беренче килгәндә, Томск мәчетенә 15-20 кеше йөри иде, хәзер җомга намазларына 500-600 кеше җыела, аларның күбесе – яшь һәм урта яшьтәге кешеләр”,– ди Нурулла хәзрәт.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Томск өлкәсендә 25 меңләп татар-мөселман яши, шулай ук анда читтән килгән азәрбайҗан, үзбәк, кыргызлар гомер итә.
Бикә ТИМЕРОВА
azatliq.org
Комментарии