Сөннәтчеләр

Кояш язга борылды. Һәр мөселманның изге бурычын үтәр – 3-5 яшен тутырган ир баласын сөннәткә утыртыр вакытлар җитте. Иң беренче сөннәткә утырган ир – Ибраһим галәйһиссәлам яшәгән чордан башлап, һәр мөселман өчен фарыз гамәл: кан сыек чагында, кош-корт йомырка сала башлаганчы, язгы ташулар агар алдыннан һәр ир баласы булган йортта дини йолага тантаналы әзерлек башлана. Бу йоланы башкаручы сөннәтче әби-бабайлар һәр төбәктә санаулы гына иде. Безнең районда Мазарбашы төбәгендә – Тайбә әби, Кавый бабай Мифтахетдинов, Бәрәңгедә – Бәхтияр бабай, Пуртаныр, Яңавыл, күрше Морки татар авылларына Вәгыйзә апа белән аның әтисе Шәйхетдин бабай игелек кылып яшәделәр. Бу районыбыздагы хөрмәтле затлар халык арасында ихтирам казанды.

Туган ягым Яңавыл-Пуртаныр төбәгендәге сөннәтчеләр – Шәйхетдин бабай белән аның кызы Вәгыйзә апа турында тулырак мәгълүмат бирү максатым.

Революциягә чаклы ук сөннәтче Шәйхетдин бабай «мулла» иткән (бездә шулай диләр) малайлар Бөек Ватан сугышы кырларында күпмесе ятып калды, имгәнеп кайтып дөнья куйганнарның каберләре генә дә ярты зиратны били. Илгә изгелек кылып яшәгәннәре дә бүген лаеклы ялда, оныклар тәрбияли, мәчеткә йөри. Күпме ир-атның хәтерендәдер: «Сукыр күзе белән чалбар кисәм дип, пычагын «папый»га тидерде», – дип такмаклап елаганнары. Сөннәтчеләрнең «сукыр күзе» белән ялгыш пычак тигән малайлар ир-егет булып үсеп җитеп, үзләрен «мулла» итүчеләрне хөрмәтләп яшәде, күчтәнәчләреннән өзмәде.

1917 елны туган Вәгыйзә апага сугыш елларында сөннәт пәкесен үз кулларына алырга туры килә. Авыл халкын пошаманга салып, Шәйхетдин бабай урын өстенә кала. Кызын чакырып:

– Кызым, көннәрем санаулы. Синең булганлыгың һәркемгә мәгълүм, йөрәгең таза. Һөнәремне өйрән, авылда сөннәтче булырга тиеш, – ди.

Шунда урында гына утырган хәлдә Вәгыйзә апага өйрәтеп, бер баланы сөннәтли. Икенче балага бу эшне кызы башкара. Алланың рәхмәте, бик уңышлы чыга. Шул көннән, 27 яшеннән Вәгыйзә апа сөннәтче булып китә. Үзе генә белгән рецепт белән киселгән урынга сибә торган порошокны да әзерли. Совет заманында яшерен эшләргә туры килсә дә, безнең төбәктә бер генә сөннәтсез бала да калмаган. Әле бит мәзәктәгечә: «Мич өстендә дә бала, мич астында да бала. Белсә, хатын гына беләдер», – дигән, балалар күп туган заман. Аллаһы Тәгалә булышкандыр, бер генә дә уңышсыз килеп чыккан очрак булмаган. Хәтта үги ана кулында үсеп, йоласы үтәлми калган, СПТУда укыган җиткән егетне дә сөннәтли әле ул. Ярасы да искиткеч тиз төзәлә. Егет тә онытмый үзен, авыл кибетчесе Фәймә апа аркылы күчтәнәчләрен җибәреп тора.

Популярлык ай кебек ул, я зурая, я кими. Вәгыйзә апаның даны еракларга тарала. 1972 елны азәрбайҗан кешесенең махсус шуның өчен аны үз якларына чакыруын да сөйләгән иде ул. Аэродромда әбине машиналар белән бик зурлап каршы алалар. Ул якларда туй рәвешендә үткәрәләр икән бу чараны.

Вәгыйзә апа сөннәтләгән балаларның исәп-хисабын да югалта. Күп акча, кыйммәтле бүләкләр төяп кайтып төшкән әбиебезне туган янында да көтеп зарыккан булалар инде.

Сабыр, йомшак куллы, тәҗрибәле сөннәтче әбиебез әле 1983 елдан соң да (бу чакларда район больницаларында сөннәткә утырту операцияләре үткәрелә башлады) матди хәле начар булган гаиләләрдә үз вазифасын бик уңышлы башкарып килде.

2003 елны вафат булды ул. Мәрхүм сөннәтче бабайларыбыз, әбиләребезнең урыннары җәннәттә булсын.

Сөннәтче әби-бабаларыбызның һөнәре ышанычлы хирургларыбыз кулларында. Бабаларыбызның изге бурычын җиренә җиткереп үти алар.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Сөннәтчеләр, 3.8 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии