- 30.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №34 (27 август)
- Рубрика: Иманга юл
«Син Аллаһның урынбасарымы?» («Безнең гәҗит», 28 май, 2014) дигән язманы укып хәйран калдым һәм бу ханымның үзенә дә «Әллә син икенче урынбасарымы?» дигән сорауны бик тә бирәсем килде.
Үзләрен мөселман дип йөрүче бу ханымнар язмаларын гәҗиткә җибәргәнче, башта кулларына Коръәнне алып укып карасыннар иде әзрәк, күңел чисталыгының, шөкер итүнең, сабыр итүнең нинди киң, зур мәгънәне эченә алганлыгын аңларлар иде бәлки.
Елына бер мәртәбә кунаклар җыеп, Коръән укытып, акча өләшеп дога кылдыру, шуның белән йөрәгеңдә, күңелеңдә канәгатьләнү хисе кичереп, уңыш килүен, ризыгың артуын өмет итеп утыру әйбәт инде анысы, интегеп ураза тотып, йокыларыңны калдырып, намаз укып йөрисе юк, тик менә кушканнарын үтәмичә, кушмаганнарын йөгерә-йөгерә үзеңчә эшләп йөргән өчен, Аллаһы Тәгалә гөнаһларыңнан арындырып, морадыңа ирештереп, савапларын биреп, оҗмах түренә утыртыр микән?
«Тел белән генә мин мөселман дип йөргән кешеләр Коръәнгә тотынмасалар, намаз укымасалар, ураза тотмасалар, Аллаһтан яхшылык көтмәсеннәр» («Нур» сүрәсе, 35нче аять).
Ни өчен Аллаһы Тәгалә үзенең бик күп аятьләрендә: «Мөселманнар – минем кушканнарымны төгәл үтәүчеләр, тыйганнарымнан бизүчеләр, алар уразага да, намазга да кимчелек китермәүчеләр», – ди икән соң?
Нишләп дөньяда ничек телисез, шулай яшәгез дә, үлгәч, ашларыгызны бер абыстайга акча биреп үткәрерләр дә, шуның белән оҗмахка керерсез, дигән аятьләр юк икән соң Аллаһның китабында?
Аллаһка ныклап ышанучы үзе уйлаганча, үзе теләгәнчә, нәфесе кушканча гына яшәргә, Аллаһтан курка, аннан ояла, шуңа күрә гыйлемлеләрдән гыйлем ала, намазга баса, ураза тота, Коръән укый, элеккеге яман гадәтләреннән арынып, үзен үзгәртә, күңелен сафлый, чистарта, үзе белгәннәрне балаларына да, оныкларына да өйрәтә, тормышын Аллаһ кушканча алып бара башлый, шул рәвешле Аллаһка буйсына, итагать итә, шөкер итә. Шуның өстенә мөмкинлеге булса, аш-су әзерләп, дус-ишләрне, кода-кодагыйларны, кирәкле кешеләрне генә җыеп түгел, ятим, мескен адәмнәрне дә чакырып, Коръән мәҗлесе уздыра, аларны куандыра, шатландыра, сәдакасын бирә.
«Акыллы кешеләр дин юлындагы мәшәкатьләргә сабыр итәрләр һәм намазларын вакытында укырлар. Без биргән малдан ислам файдасына яшереп тә, күрсәтеп тә бирерләр» («Күк күкрәү» сүрәсе, 22нче аять).
Сәдакаңны мәчеттәге тартмага салсаң да, бер ятимгә, йә мескенгә бирсәң дә (дога кыла белмәсә дә), Аллаһы Тәгалә күрә, белә, димәк, шәригатьтә сәдака биргәч, дога кылу шарт булып тормый, әмма савап, әҗер булсын дисәң, үзең Аллаһка буйсынырга, аңардан куркырга, тормышыңны Аллаһ кушканча алып барырга тиеш буласың. Үзең уйлаганча, үзеңә ошаганча, үзең дигәнчә яшәсәң, көн саен Коръән укытып, сәдака биреп, изгелек эшләп торсаң да Иделгә очарга бик мөмкин изгелекләрең. Намаз мәсьәләсенә килгәндә, кеше гыйбадәтен тикшереп ятканчы, үзебез намазга басыйк, гыйлемлеләрдән гыйлем алыйк, аларның һәрбер сүзеннән гаеп табып, үзебезне генә акыллыга санап яшәгәнче, сүзләренә колак салыйк, кулыбызга Коръән алып, укып карыйк, сират күпереннән мәтәлеп төшмәскә бәлки файдасы тияр. Гамәлләребезне үзебезнең күңелне булдыру өчен түгел, Аллаһның күңелен булдыру өчен, аның рәхмәтенә ирешү өчен кылыйк.
«Үлем куркынычы күргәч кенә иман китерүегезнең һич файдасы булмас һәм әүвәлдә иман китереп, хәрәмнәрдән тәүбә итмәгән һәм фарызларны үтәмәгәннәр, коры иман сүзләре әйтеп кенә яшәвегез һич файда бирмәс» («Терлек» сүрәсе, 158нче аять).
Үзегез белгәнчә, минем белән әңгәмәдә яшәсәгез, намаз укымасагыз да, ураза тотмасагыз да була, ничек телисез, шулай яшәгез, дигән аять юк Коръәндә. Намаз укымаучы, ураза тотмаучы, гыйлем алырга теләмәүче, Коръәнне укымыйча гына дин тотып яшәүчеләре иң саваплылары, оҗмах түрендә булучылары, дигән аять тә юк Аллаһның китабында.
Шулай булгач, без нинди булсак та, мөселман булабыз дияргә нигез кайда?
Безнең арада мөселман университетында укып та, тормышын һаман элеккегечә алып барган, гадәтләре дә, холкы да үзгәрмәгән, яланбаш, яланбот йөрүче абыстайлар да җитәрлек. Кызганычка, акылны да университетлар гына бирә алмый икән шул, Аллаһ бирмәсә, ул беркайчан да килмәскә мөмкин икән кешегә. Мондыйлар дөреслекне ишетүдән саңгыраулар, дөреслекне күрүдән сукырлар, дөреслекне сөйләүдән телсезләр, Аллаһ мондыйлар турында шулай ди. Болар инде намаз укучы кешене гайбәтче, акылсыз, гөнаһка баткан кеше итеп сурәтләп, үзләрен иң дини, иң акыллы, иң гөнаһсыз дип ышанып яшәүче мескеннәр, үзләренең иң беренче гайбәтче икәнлекләрен һич аңламаучылар. Намаз укымыйча гына оҗмахка керәм, диючедән дә гайбәтче кеше була микән соң тагын?
«Ий, мөэминнәр! Биш вакыт һәм җомга намазларына сакчы булыгыз, ягъни намазны көтеп алып, вакытында укыгыз, икенде намазына игътибар бирегез, бернәрсә дә сәбәп булмасын намазны кичектерергә яки калдырырга, чөнки намазга каза юк һәм намаз укыганда Аллаһудан куркып, нык бирелеп укыгыз, намазда түбәнчелек белән торыгыз» («Сыер» сүрәсе, 238нче аять).
Гыйлемлеләрдән гыйлем алып, Коръәнне укып, аңлап, ураза тотып, намаз укып яшәүче белән, мин шулай уйлыйм, минемчә, шулай әйбәт, минемчә, болай була дип яшәүчеләрне Аллаһы Тәгалә бервакыт аерып куям ди, һәрберсенә гамәленә күрә җәзасын бирәм ди.
«Ясалма, ялган, батыл диннән Аллаһ төзегән хак дин ачык аерылды. Теләгән кеше Коръән, сөннәт юлы белән барып җәннәткә керсен, теләгән кеше бидгать, хорафат юлы белән барып җәһәннәмгә керсен» («Сыер» сүрәсе, 256нчы аять).
Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү өчен кемгәдер акча биреп, гыйбадәт кылдырып, үзебез бармак та селкетмичә үзебезчә яшәп, үлеп китсәк, шундый ук яшәү рәвеше алып барган балаларыбызның догалары безгә ирешер микән?
«Кяферләр, мөшрикләр һәм динсезләр өчен Аллаһудан гафу, ярлыкау сорап дога кылу һич дөрес түгел, гәрчә алар ата-аналары булсалар да, аларның җәһәннәмгә керәчәкләре белән хәбәр бирелгәннән соң, хәрәмнәрдән сакланмаган, фарызларны үтәмәгән кешеләр барысы да шул хөкемгә керәләр» («Тәүбә» сүрәсе, 113нче аять).
Хөрмәтле ханымнар! Үзебез белгәнчә Аллаһ белән әңгәмәдә яшәп, намаз укымыйча гына үзебез белгәнчә, үзебез теләгәнчә генә дин тотып яшәп, сират күпереннән үзебез мәтәлеп төшмик тагын. Оҗмах түрендә рәхәтләнеп утырасы урынга, җәһәннәм төбендә үкенеп утырырга калмыйк.
«Ий, сез мөэминнәр! Аз гына гамәл белән, җиңел генә җәннәткә керергә исәплисезме?» («Сыер» сүрәсе, 214нче аять).
«Безгә итагать итүче мөселманнарны кяферләр кебек яки ышанып та итагать итмичә гөнаһка чумган динсезләр кебек кылырбызмы, аларны бер дәрәҗәгә, бер урынга куярбызмы?» («Нур» сүрәсе, 35нче аять).
М.ӘЮПОВА.
Лениногорск районы, Тимяшево авылы.

Комментарии