«Җир булмаса, мәчетне үз бакчасына салдырасы иде…»

«Җир булмаса, мәчетне үз бакчасына салдырасы иде…»

Нагорный бистәсендә Әхмәт хәзрәт Хәсәновны белмәгән кеше сирәк. Бистәдә мәчет салдыру артыннан йөргән, шул юлда төрле каршылыкларга очраган, мәчет өчен дип бирелгән җирдән мәхрүм калган, ләкин бу изге ниятен барыбер башкарып чыккан кеше ул. Кызганыч, бу язмабыз Әхмәт хәзрәт якты дөньядан китеп барганнан соң гына языла. Бу елның 16нчы августында йөрәге туктап, бакыйлыкка күчкән ул. Ләкин Әхмәт хәзрәт кебек кеше турында «Үзе үлсә дә, эзе калды» дип сөйлиләр.

Кайбер хәзрәтләр кебек иномарка да алмаган, коттедж да җиткереп чыкмаган. Нагорный бистәсендә үз куллары белән салып чыккан йортта гомер иткән Әхмәт хәзрәт. Бүген анда хатыны Һашига апа кече кызы Рузилә һәм оныгы Зәринә белән яши. Олы кызы Резедә дә ерак түгел – гаиләсе белән шушы ук бистәдә гомер итә. Мәчет дип йөргән Әхмәт хәзрәт турында истәлекләрне яңарту өчен, Хәсәновларның йортына барып кайттык.

«МӘЧЕТ ДИП ЯШӘДЕ»

Һашига апа иренең дин юлына ничек кереп китүен дә хәтерли әле. «Әхмәт миңа әйтми генә Мәрҗәни мәчетенә укырга йөри башлаган. 55 яшем тулгач, мин дә Нагорный үзәк мәчетенә йөри башладым. Миңа 60 яшь тулган көнне бәйрәм ашы уздырдык, мәчеткә йөргән ахирәтләрне, абыстайны дәштем. Әхмәт хатыннар таралышкач кына кайтып керде, абыстай китмәгән иде әле. «Менә, хәзрәт, хатыныңа да 60 тулды», – ди абыстай. «Тулды шул. Ләкин мин аңа туган көненә бернинди дә бүләк алмадым», – ди Әхмәт. «Ярар инде, үзең исән-сау кайткансың, шунысы да шатлык», – ди абыстай. «Юк, абыстай, – ди Әхмәткәем, – мин бөтенләй буш кул белән кайтмадым. Һашиганы мәдрәсәгә яздырып кайттым!». Үзе дә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә язылган, мине дә яздырып кайткан. Башта курыктым. Абзар тулы мал – аларны кем карар? Өстәвенә, мәдрәсәгә баргач, тырышып укырга да кирәк бит әле. Укырга барасы көн килеп җитте. Әхмәт иртән торды, юынды да: «Мин киттем», – дип чыгып китте. Әһә, минәйтәм, нишләп утырасың, Һашига? Бар, юын, каласың бит, дим үз-үземә. Юындым да, белгәннәремне укып, Аллаһка тапшырып чыгып киттем. Мәдрәсәгә барып керсәм – Әхмәт юк. Мин исемлектә 58нче кеше булып язылдым, Әхмәт абыең 60нче кеше булып килеп керде. Трамвай белән килгән, шуңа әзрәк соңга калган икән. Шулай итеп, икәүләшеп укырга йөри башладык. Сезнең кебек ирле-хатынлы укучылар юк, дип әйтәләр иде», – дип искә алды Һашига апа.

Хәер, Әхмәт абзыйның дингә кереп китүе күпкә иртәрәк булган икән. Монысы – дини белемен рәсмиләштерүе генә. Мәчет салдырам, дип йөри башлавы да бу мәдрәсәләргә хәтле булган.

Нокса мәчетен, Нагорныйның үзәк мәчетен салдыруда ярдәм итешеп йөргән Әхмәт Хәсәнов көннәрдән бер көнне Нагорныйда тагын бер мәчет кирәк дигән фикергә килгән. Бистә зур бит, бер мәчет кенә әз. Һәм шушы ниятен тормышка ашыру артыннан йөри башлаган. Ул вакытта мөфти булган Госман хәзрәт Исхакый, Әхмәт хәзрәтнең ашына килгәч, болай дип искә төшергән: «Мәчеткә җир сорап, минем бусаганы бик күп таптады ул. Ишектән куып чыгарсаң, тәрәзәдән әйләнеп керер иде. Үзенә бернәрсә сораганы булмады – мәчет дип йөрде». Шулай йөри торгач, Әхмәт абзый җир алуга ирешә. Чүплеккә әйләнә башлаган бер агачлыкны бирәләр аңа. Ерак түгел урнашкан баракны сүтә башлаган булалар. Шуның бүрәнәләрен мәчетне салганда кулланырга рөхсәт итәләр.

Ләкин изге эшкә аяк чалучылар табыла. Ул вакытларны Резеда белән Рузилә дә хәтерли әле: «Әти мәчет салдыру артыннан йөри башлагач, беренче булып татар хатыннары каршы төште. Имеш, азан тавышы аларга комачаулаячак икән. Имеш, бистәгә мәчет түгел, балалар мәйданчыгы кирәк икән…».

Кызларының сүзен Һашига апа дәвам итә: «Мәчет салдырырга җир алгач, Әхмәт 7500 сум түләп, котлован казытты. Ул вакыттагы баш казый Габделхак Саматов килеп, азаннар әйтте. Әкренләп мәчетне сала башларбыз, дип, тынычлап, өйләргә таралыштык. Иртә белән торып чыксак, мәчет салдыруга каршы чыккан хатыннар котлованга су тутырган, котлован җимерелгән. Берзаман мәчет саласы дигән бүрәнәләрнең югалуы ачыкланды. Урлыйлар, ахрысы, дип, Әхмәт төнлә атка атланып шунда каравылларга китте. Күпмедер вакыт үткәч, чаптырып кайтып керде бу. Кайтып та керде аттан егылып та төште. Моны куркытканнар инде. Ничек итеп икәнен әйтмәде – ул, гомумән, безне борчый торган нәрсәләр сөйләми иде. Шушы хәлдән соң Әхмәтнең егыла торган гадәте калды. Тәки үз дигәннәренә ирештеләр ул кешеләр – мәчетне салдырырга ирек бирмәделәр Әхмәткә».

8 ел йөри бу мәчетне салдыру артыннан Әхмәт Хәсәнов. Рөхсәте дә алынган була, аны яклап телевидениедән дә киләләр, ләкин каршы чыгучылар үз дигәннәренә ирешә – мәчетне салырга ирек бирмиләр. Һашига апа һәм кызлар соңыннан гына белә: Әхмәт абзый, җир таба алмаса, мәчетне үзләренең ян бакчасында салдырырга да әзер булган икән инде! Ләкин Аллаһының рәхмәте белән җир табыла. Эшмәкәр Рәүф Галләмов, Әхмәт Хәсәновның мәчет салдырасы килеп йөрүен ишетә дә бергәләп төзергә тәкъдим итә. Рәүф әфәнде җир таба, финанс ярдәме күрсәтә, төзелеш материаллары кайтарта, ә Әхмәт абзый мәчетне планлау эшендә башлап йөри. «Көне-төне шунда ятты. Вагон белән төзелеш материаллары алып килгәч, шуларны саклады, мәчетне төзи башлагач та өйгә кайтып кермәде», – дип искә ала балалары.

2009нчы елда Дәрвишләр бистәсеннән Арча юлына чыкканда, сулга Әкигә борылып кереп киткән җирдә «Габделгалләм» мәчете калкып чыга. Әхмәт хәзрәт Хәсәнов аның беренче имам-хатыйбы була. «Никах укый, исем куша, ашка йөри бит инде – сәдака алып кайта башласа, әзрәк мантып китмәбезме, дип уйладым. Бер тиен алып кайтмады Әхмәт. Бөтенесен мәчеткә салып барды. Соңгы елларда гына мәчет хезмәткәрләренә хезмәт хакы язганда, үзенә дә 4 мең сум яза, шул акчаны алып кайта иде», – ди Һашига апа.

Соңгы елларда күзләре начар күрә башласа да, ияләнгән юлдан һаман мәчеткә барган Әхмәт хәзрәт – этне ычкындырып, алдан җибәрә, үзе аның артыннан тәпили. Гомеренең соңгы көнендә дә мәчеттән икендене укып кайта Әхмәт хәзрәт. Ул көнне Һашига апаның туган көне була. «Карчык, мин сине гомерем буе яратып яшәдем, мин синнән мәңге риза-бәхил», – ди, әйтерсең соңгы тапкыр сөйләшүләрен сизенә. Гомер буе ат асраган Әхмәт хәзрәт кызы пешергән ат итен дә, хатыны пешергән өчпочмакны да бик мактап, «мондыйны ашаган юк иде әле» дип тәмләп ашый. Икенче көнне иртән Әхмәт абзый уянмый инде.

КЕШЕЛӘР РӘХӘТ ЯШӘСЕН…

Мәчет кенә дип йөрмәгән Әхмәт Хәсәнов. Кызлары истәлекләреннән: «Бистәгә су керттерү өчен, әти үзе «Водоканал»га чыгып, бу эшне башлап йөрде.

Элек бистәдә көтү чыга иде. Бер сыер югалды. Кемнеке икәнен дә беләбез – ике бала белән тол калган бер хатынныкы. Әти, йорт саен кереп, шуларга ярдәм җыеп йөрде. Син биш тәңкә бирсәң, мин биш тәңкә бирсәм, тагын фәләннәр дә биш тәңкә бирсә, ярты сыерлык җыела бит, ике ятим бала бар бит анда, дип әйткән сүзләре истә калган.

Агач баракларны сүтә башлагач, әти ат белән көн дә шунда бара иде. «Ник барасың?» – дип сорагач, «кирәк, кызым, кирәк» дия иде. Ул сүткән бүрәнәләрне тол хатыннарга илтә торган булган. Андый кешеләргә булышырга кирәк, дия торган иде.

Әти өй борынча йөреп, кешеләрдән иске, ләкин киярлеге булган киемнәр җыеп йөри, аннары атны җигеп, шул киемнәрне Дәрвишләр бистәсендәге авыру балалар йортына илтә иде. Көз көннәре арбага капчык-капчык бәрәңге, суган да сала бара иде».

Хыялын чынга ашырган – хаҗда да булып кайтырга өлгергән Әхмәт хәзрәт. Изге юлга ярдәм итүчеләре дә табылган.

Әхмәт хәзрәтнең изгелекләре моның белән генә бетми. Барысын да саный китсәң, газета бите җитмәс иде. Кызганыч, без «Габделгалләм» мәчетен төзеткән эшмәкәр Рәүф Галләмов белән сөйләшә алмадык. Ләкин иманыбыз камил, ул да Әхмәт хәзрәт турында яхшы сүзләр генә әйтер иде. Әнә бит, Әхмәт хәзрәтнең өчесен, җидесен, кырыгын уздыруны үз өстенә алган, хөрмәт итмәсә алай эшләр идемени?! Ашларына 60ар кеше килгән, мәчеттә уздырганнар. Әхмәт хәзрәт Хәсәновның җаны тыныч йоклыйдыр дип ышанасы килә. Бу язма да аның рухына дога булып барып ирешсен иде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии