- 31.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №20 (26 май)
- Рубрика: Иманга юл
Газетада басылган “Яулыкларың әллә синең” дигән язманы (21 апрель, 15 сан) укыгач, җавап язарга булдым. Белмим, бер генә халыкта да безнең татар кешеләре кебек үз динен, үз телен түбәнсетү, яулыклы кызларга чит планетадан килгән затлардай карау юктыр.
Автор Лилиянең: “Ниндидер сәбәпләр аркасында дин юлына баскан”, – дигәне дә аңлашылмый. Дин юлына басу өчен сәбәп тә кирәкмени?! Хәтердән чыккан булса, искә төшерим әле. Ислам динебездә яулык – хатын-кызның баш киеме, аны ябып йөрү табигый, тиешле гамәл. Ни өчендер, яулык бәйләп, дин гыйлеме алган кызларга дөньядан, тормыштан артта калган, мәхлук, мескен итеп карыйлар. “Дин юлына баскач, егете дә читләшкән”, – дисең. Димәк, ул егеткә иманлы кыз кирәк булмаган. Бәлки, үзенә тиң булмавын күреп, кыз үзе ташлагандыр. Яулыклы кызлар эчеп, тартып, наркотик кадап, төнге клубларда күзләре маңгайга менгәнче үрле-кырлы сикергән егетләрне сайламый. Һәм алар ирем бүген ничек булып кайтыр икән, тагын исерекме, тавыш чыгармасмы, кайсы сөяркәсе янына китте икән дип яшәүче “суперзаманча” хатын-кызлардан күпкә бәхетлерәк.
“Әбиләребез яшь чакта балаклы ыштан, озын итәкле күлмәк кигән. Яулыкларын артка таба бәйләгән”, – дисең. Соң, син үзең дә татар кызы бугай. Мөслимәләргә ничек киенергә киңәш биргәнче, үзең шул әбиләребез рәвешендә киенеп йөреп күрсәт әле. Башка кызлар да, бәлки, шулай киенә башлар. Әбиләребез бүгенгедәй ярымшәрә йөрмәгән бит.
Кызларыбыз гарәп, төрекчә киенә дип, юкны бушка аударып, лаф орган арада, әнә урамнарыбызны “папуаслар”, “аборигеннар” басты. Кызлар син теләгәнчә, әбиләребез кебек кенә түгел, тагын да ераграк ыру, кыргый кабилә халкы сыман ярымшәрә йөри. Кофта дигәне күкрәк турысында һәм аста ике тукыма кисәге. Бил елдан-ел түбәнрәк төшә. Арт сандагы уемнар ярылып ята. Җитмәсә, күрми калмагыз дигән төсле, җенес әгъзасыннан аз гына өстәрәк татуировка чәпәп куелган. Чалбар, итәктән эчке кием күренеп тору – төп шарт. Кроссовка бавыдай стринг тарттырганы да, аэродром хәтле арт санга парашют хәтле ыштан кигәне дә мода артыннан куа. Иренгә, биткә, кендеккә, тагын без күрмәгән әллә кайларга алка таккан. Бармак арасында сигарет, икенче кулда сыра шешәсе. Болар да татар кызлары. Бу “ультрамодный” замана кызларыннан егетләр дә калышмый. Муенда мәрҗән, биттә, борын, ирендә, кашта пирсинг, колакта алка. Чалбар төбе тез башына кадәр салынган. Йөргәндә аяк балтырларына бәрелүче алагаем озын баулы сумкасын иңенә аскан. Шөкер, Аллаһы Тәгалә безне ике генә җенесле итеп яралткан. Өченче зат әлегә юк. Шулай да ни ир кеше, ни хатны-кыз булмаган затлар күбәеп бара.
Яулыклы туташ-ханымнар да безнең кебек үк тулы тормыш белән яши. Уйлаганыңча, үз эченә бикләнеп, кеше белән аралашмыйча, дини китаплар гына укып утырмый. Дин гыйлемен дә өстәп тора, уразасын да калдырмый. Дөньядагы һәр яңалыктан, модадан да хәбәрдар. Дини белемгә ия булу өчен, акыллы, тырыш, нык ихтыяр көче, тәрбияле булу кирәк. Иманлы, намазлы кешенең вакыты да, эше дә, тормышы да бәрәкәтле.
Бар егетләр дә ярымшәрә кызларны ярата дип уйласак, ялгышабыз. Күршемдә акыллы гына рус егете бар. “Утырганда кызларның арт яктан итәк, чалбарлары бөтенләй аска төшеп китә. Арт шәрифләре тулысы белән ачыла. И-и, җирәнәм дә инде шулардан”, – ди.
Яулык ябучы инсафлы кызларыбызны гел тәнкыйтьләп тормасак иде. Ә яулык ябуны, шулай киенүне модага иярү диючеләргә шуны әйтер идем. Сез дә бер ай, бер атна яки бер генә көн шулай киенеп, эшкә, кибеткә барып, шәһәрдә йөреп кайтыгыз.
Мөселман кызлары туры, дөрес юлны тапкан. Алар күбрәк булсын иде. Ә менә татар кызлары арасында эмо, готлар, наркоман, алсулар бармы? Лилия, кызыксынганың юкмы? Фәхешханә, трассаларда күпме татар кызы? Гомер бакый халкыбызда сабыйлар иң газизләре булган. Бүген балалар көчекләрдән дә кадерсезгә әйләнеп бара. Чүплектә, подъездларда ташланган, сукбайлыкка чыккан, “әни” сүзен әйтергә тилмергән, балалар йортында тәрбияләнүчеләрне арттырган “күке”ләр арасында татар кызлары күпме? Эчкече, җинаятьчеләр, бомжлар сафында татар хатын-кызлары бармы? Бар да ал да гөл, бөтен проблема яулыклы кызларга терәлдеме? Туган телебез, милләтебез, динебезне тагын да күтәрү өчен хәл итәсе, уртага салып сөйләшәсе мәсьәләләр болай да күп. Мөслимәләрнең яулыкларын ничек бәйләүләрен зур мәсьәлә итеп күтәргәнче, мөһимрәк проблемаларны күрсәк файдалырак булыр иде.
Фәния СӨНГАТУЛЛИНА.
Казан шәһәре.
Болгар җыенына ничек барырга
Болгар бабаларыбыз рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатыннан, 21нче ел рәттән Спас районының Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” уздырыла. Ул Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1088 ел тулуга багышлана.
Оештыручы – Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте.
2010 елның 19 июнендә Казан каласының төп мәчетләреннән һәм татар мәдәни мәркәзләреннән туристик автобуслар Болгар шәһәренә юл тотачак. Сәфәр бәясе – 600 сум. Студент белән пенсионерларга ташламалар.
Сезне бай эчтәлекле программа көтә:
– уңайлы туристик автобуслар,
– болгарлар тарихы турында вәгазьләр,
– призлы конкурслар, викториналар,
– тәмле ашлар,
– һәр автобуста тәҗрибәле экскурсоводлар,
– җәмәгать мөселман зекерләре һәм догалар кылу,
– ислам, милли китаплар һәм сувенирлар.
Билетлар сатып алу һәм белешмәләр өчен телефон:
89274000875
Комментарии