Татарга эчү килешми

Татарга эчү килешми

Исерткеч эчемлекләрнең кешегә зарары барлыгын күптән инде ачыклаганнар. Моны безнең борынгы Болгар бабаларыбыз да белгән. Ислам динен кабул иткән Болгар дәүләтендә исерткеч эчемлекләр тыелган булган.

Русиядә аракы җитештерү 1917нче елгы инкыйлабтан соң бик нык арта. Коммунистлар партиясе һәм хөкүмәт җитәкчеләре илнең икътисадын аракы сатудан кергән керемнәр хисабына күтәрә. Урыс халкы, билгеле инде, моны бик хуплый. Чөнки аларның бер генә дини бәйрәмнәре дә хәмерсез узмый бит. Татарлар, исламда булганлыктан, аракыны электән үк чит күргәннәр, авылларда аны саттырмаганнар. Ләкин совет хөкүмәте, халыкның каршы килүенә карамастан, татар авылларында да аракы кибетләре ачтырган. Бу начар гадәт хәзергә кадәр саклана: бәйрәмнәр, кичәләр аракыдан башка узмый.

Русия исерткеч эчемлекләрне куллану буенча алдынгы урында. Татарстан да артта калган төбәкләрдән түгел. Милли республика өчен күңелле күренеш түгел инде бу. Казандагы азык-төлек кибетләренең дә күбесендә аракы сатыла. Мәсәлән, Казанда Киров районының Горький шоссесыннан алып, Можайский урамына кадәрге ярты чакрым чамасы арада гына да җиде кибет бар. Шуларның һәрберсендә матур-матур шешәләргә тутырылган исерткечтән киштәләр сыгылып тора. Әле аракыны ваклап сатучы кибетләрне бөтенләй дә санамадым.

Рамазан аенда Чечен республикасында, Ингушетиядә кибетләрдә аракы сатуны тыялар икән. Бездә әле алай иткәннәре юк. Татарстанда да исерткеч эчемлекләрне сатуны киметү, аның зарары турында һәрдаим халыкка сөйләп тору зарур. Ә инде изге Рамазан аенда республика территориясендә аны сатуны гомумән дә туктатып торсалар – мөселманнарга карата хөрмәт белдерү генә булачак.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Комментарии