- 02.05.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №4 (апрель)
- Рубрика: Хәлең ничек, авыл?
Мин үзем Арча районы Кышкар авылында (элек Әтнә районына керде) үстем. Ирем Иске Ашыт авылыннан. «Безнең гәҗит»нең узган елгы 49нчы санында (13 декабрь, 2023 ел) «Укучыларга соравым бар» дигән мәкаләне укыгач, үткән гомерне искә төшереп, уйга калдык.
Без колхоз кешеләрне чит җирләргә китәргә мәҗбүр итте дип уйламыйбыз. Әниләрнең сөйләве буенча, тормыш аерым хуҗалык вакытында да бик үк уңайлы булмаган. Кул көче белән генә әллә-ни майтара алмаганнар, авыл хуҗалыгы техникасы, электр, ягулык юк. Күмәк хуҗалыкның да уңай яклары булган. Әмма сугыш хуҗалыкның актив эшче көчләрен алган. Авылга беренче тракторны алып кайткан әтием Садыйров Һади 39 яшендә, 1943нче елның 3нче февралендә Тула шәһәре өчен барган сугышта һәлак була. Кайнатам Вәлиуллин Ярулла 40 яшендә Новгород өлкәсе Старая Русская районында 1943нче елның маенда хәбәрсез югала. Сугыш чорында, аннан соң да әниләрнең авыр хезмәттә интегүләрен хәтерлибез. Сугыш чоры ятимнәренә хөкүмәтебезнең ярдәме бер кием чабата алырга да җитмәгән. (Бер балага 40 сум, ике балага 56, өч балага 72 сум). Ул акча да кулга тими – заем, налог, страховкага алып калалар. Акча булмагач, әни елый-елый әтидән калган сыерны сатып, түләүләрне түләп бетереп, калган акчага он сатып алып, әтинең рухына Коръән укытты. Бу хәлләр һәр авылда, һәр гаиләдә булды. Шушындый шартларда яшәгән, эшләгән, черек бәрәңге күмәче ашап үскән яшьләр армиядә хезмәт иткәч, кире авылга кайтмадылар. Авылга вербовщиклар килеп, яшьләрне торф чыгарырга, төзелешләргә алып киттеләр. Алар да шәһәрдә төпләнде. Колхозда эшкә җиденче классны тәмамлаганнар гына калды. Укырга китәргә теләсәң, колхоздан рөхсәт-белешмә кирәк. Ул справканың кирәклеген әтилеләр белмәде дә. Миңа справка бирмәделәр. Абый армиядә, апай Владимир өлкәсендә торф чыгаруда. Әни: «14 яшьтән колхозда чиләнмисең. Йә бер класста икешәр ел укып, ныгыгач кына эшлисең, йә «бишле»гә генә укып, берәр җиргә укырга китәсең», – диде. Мин соңгысын сайладым. Бочка төяп Арчага керосинга баручы машинада арканга тотынып барып, документларны тапшыра алмыйча кайттым. Күршедә авыл советы рәисе яши иде. Сөләйманов Гарифҗан абый: «Сеңлем, елама. Үзем бирәм, кайгырма», – дип, «Иптәш директор, син бу кызны укырга ал инде. Ул бик яхшы җырлый, бии, озын шигырьләрне яттан укый. Укытучы булсын инде ул», – диеп язды да, кул куеп, пичәт басып бирде. Төштән соң шул ук машинада барып, документларны тапшырып, сөенеп кайттым. Әни авылда ялгыз калды. Аны сагынулар!!! Аны язып та, аңлатып та булмый. 140 сум стипендияне бер айга җиткерергә кирәк. Өстә телогрейка, аякта галош.
Абый дүрт ел хезмәт итеп кайтты. 6 ай укып, механизатор булып эшли башлады. Апам Казанда калды. Мин, дипломлы укытучы, ике ел Әлмәт районында, ике ел Әтнә районы Иске Ашыт мәктәбендә, биш ел күршедәге Яңа Кишет мәктәбендә, тагын бер ел Ашытта укыттым. Классларда 35-39 бала. Күңелле вакытлар! Колхозлар ныгыды, тормышлар җайланды. Түләүләр дә бетте. Әмма шәһәрдә калган яшьләр кабаттан авылга кайтмады. Балалар елдан-ел азайды, класслар кыскартылды. Яшьләргә эш бетте, колхозлар таралды. Сәбәбе югарыдагы җитәкчеләрдә. Аз гына булса да алдан күрү, тоемлау җитеп бетмәде, дип саныйм. Шул җирлекнең үзеннән чыккан кадрлар булмау, читтән килгән җитәкчеләрнең үз эшләренә салкын караулары да колхозларның таралуына, авылларның картаюына китерде, дип уйлыйбыз. Минем белән килешмәүчеләр дә булыр.
Авыл мәктәпләрендә 10 ел эшләдем. Китүемә 55 ел. Хатын-кызның тормышы гаиләсенә бәйле. Ирем Иске Ашыт авылында үскән. Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлап, Казанда укыганда Мәскәүдән килеп, анкеталарын тикшереп, ышанычлы 15 егетне эшкә алып китәләр. Чиләбе өлкәсендә «Маяк»та, БАМ, «Яңа Җир» утравында, бик күп ябык объектларда эшләде. Гомумән, без ирләребезнең кайда эшләгәнен сөйләп йөрми идек. Торуыбыз Мәскәү янында ябык шәһәрдә. Трест җитәкчеләре азык-төлек, башка товарлар белән тәэмин итте. Без үзәктәгеләрдән дә әйбәтрәк яшәдек.
Кайнанам белән сүзгә килмичә, дус-тату булып 21 ел тордык. Ул үлгәндә ирем белән 21 ел яшәмәгән идек әле. Кызыбыз да, улыбыз да бик яхшы укып, Мәскәүнең дәрәҗәле институтларын тәмамладылар. Әйбәт эшлиләр, Аллага шөкер. Безне ялларга җибәрәләр, Хаҗ сәфәрен дә алар ярдәме белән башкардык.
Сүз башыма әйләнеп кайтсам, колхозлар гына түгел, дан казанган, күренекле шәхесләр җитәкләгән «Гидромонтаж» тресты да таркалды. Байлыкларына ияләр табылды, предприятиеләр ябылды, балалар бакчалары, пионер лагерьлары, мастерскойлар сатылды.
Бер генә мисал. Чыгышы белән Чүпрәле районының Чокалы авылыннан булган Айзатуллов Альфред Яңа Җиргә техника алып кайтырга китә. «Чебоксарец» тракторын утраудан Мурманскига пароход белән чыгаралар. Коры җирдән кабинада үзебезгә кадәр дөнья карап кайта Альфред. Хискә бирелеп: «Ну малай, искитәрлек «Чебоксарец»! Кутилкин (мәрхүм) сатарга уйласа, ул тракторны минем белән бергә сатсын инде», – дип көлдерде. Техниканы бик ярата иде мәрхүм. Кара диңгез буенда трестның күпме ял йортлары бар иде. Кемнәр ия булгандыр аларга.
Шәһәрнең исемен үзгәртеп, атом промышленностеның беренче министры Славский исемен биреп, мәңгеләштерергә уйлыйлар. Быел аңа багышланган фильм да чыкты.
Ирем белән икебез дә хезмәт ветераны, икебезгә уртак хезмәт стажыбыз 110 ел. Икебез дә атом промышленносте ветераны, икебез дә сугыш чоры балалары. Мин – Русия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы отличнигы, икебез дә «Мәскәүнең 850 еллыгы» медале белән бүләкләндек, икебез дә югары белем алдык. Иң мөһиме – татулыкта 57 ел гомер иттек. Илләр тыныч булсын, аналар – тол, балалар ятим калмасын.
Асия ВӘЛИУЛЛИНА (САДЫЙРОВА),
Мәскәү өлкәсе, Селятино бистәсе
Комментарии