- 06.04.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №4 (апрель)
- Рубрика: Хәтер-хатирә
Бу хатымны язарга Фәүзия Бәйрәмованың Түбән Новгород өлкәсендәге татар авыллары турында язган язмалары этәрде.
1970нче елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлагач, мине Түбән Новгород өлкәсенең Починки район үзәгенә эшкә билгеләделәр. Ул вакытта Горький өлкәсе дип атала иде. Шулай итеп, мин бер татар да яшәмәгән, дөм урыс арасына килеп эләктем. Зарланып, анда күргән авырлыкларны, михнәтләрне язып тормыйм. Иң тилмерткәне татар телендә сөйләшә алмау булды. Елга бер тапкыр туган авылыма ялга кайткач кына рәхәтләнеп татарча сөйләшә идем. Дүрт ел гомерем шунда үтте.
Мин эшләгән Починки район үзәге Түбән Новгород өлкәсенең көньяк-көнбатышында. Ул аның иң көньяктагы районы, Мордовия белән чиктәш. Мин бу төбәк турында бик аз белә идем. 90нчы елларда милли хәрәкәткә катнаша башлагач кына татарлар тарихы белән кызыксына башладым.
Починки районы Мордовиянең Темников шәһәреннән бер 90 гына километрда икәнен белдем. Темников, белгәнебезчә, Алтын Урда дәүләтенең башкаласы булган. Үзбәк ханы соңрак башкаланы Сарайга күчергән. Ә Үзбәк хан үзе Алтын Урда белән 40 еллап идарә итә. Починки да Алтын Урданың бер өлеше булган. Нугай Урдасына кергән, татар авылы булган. Ләкин мин аның татарча исемен белә алмадым. 17нче гасыр уртасында ул җирләрне Нугай Урдасының бер морзасыннан Московия сатып ала. Ул җирләр поташ дигән, төзелешкә яраклы материалга бай була. Шуны чыгара башлыйлар. Поташ беткәч, Екатерина II вакытында ул бик зур авыл була. Екатерина анда ат үрчетә торган зур завод төзетә.
Ул вакытта мин моңа, сәер тоелса да, игътибар итмәгәнмен: Починки районында бөтен авылларның диярлек исеме татарча яңгырый икән. Аннары мондагы халыкка игътибар иткән идем: аларның күбесе каратут йөзле, кара күзле, кара чәчле, кара кашлы кешеләр. Әле хәтта үзләреннән: «Сез урысларга охшамагансыз. Сез кайдан килеп чыктыгыз икән?» – дип тә сораганым булды. Әлбәттә, алар ачык кына җавап бирә алмадылар. Аннары андагы урысларның фамилияләре дә үзгә иде: Куряев, Ибрясь, Абакшин, Камаевлар... Берән-сәрән генә түгел, нәселләре белән шундый фамилияле. «Каян килгән сезгә мондый фамилия?» – дип сорагач, белмибез, дип кенә җавап бирделәр.
Мин хәзер генә төшендем: урысларның күбесе үз тарихын белми, белергә дә теләми. Бу җирләр – татар җирләре, татар авыллары. Монда татарлар яшәгән. Аларны көчләп чукындырганнар, алар кәсебен, тамырын югалтып, урыслашкан татарлар. Алар үзләренең кем икәнлекләрен белми, үткәннәрен хәтерләми. Һәм иң кызганычы, үзләренең кайдан килеп чыкканнарын, кем булганнарын белергә теләмиләр.
Хәзер мин үземнең яшь чагымда татарның тарихи җирләрендә, Алтын Урда, Нугай Урдасы җирләрендә булганымны беләм. Һәм татарның үзенең бөек тарихын, бөек дәүләтен кайтарасына ышанам.
Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии