Кем ул Минһаҗ Гыймадиев?

Һәр гаиләдә кадерләп саклый торган нәрсәдер була. Кемдер, әтием үстергән бакча, корган нигез дип, туган җиреннән күчеп китә алмый. Берәүгә ата-бабасыннан калган балта-пычкы, икенчесенә – савыт-саба, өченчесенә ишек өстендәге шамаил кадерле. Кемдер өчен үз йорты, гомумән, истәлекләрдән генә тора. Кемдер туган-тумачаларының фотоларын өй түренә элеп куя, һәр килгән кешегә шулар хакында сөйләргә ярата. 

Минем әнием һәм әтиемнең дә иң кадерле истәлекләре – туганнарның фотосурәтләре тупланган альбом. Берсендә – бер төркем туганнар урман аланында чикләвек җыйган төенчекләре белән, икенчесендә – Мишә ярларын тутырып язгы ташу акканын карарга җыйналганнар. Араларында кызыксынучан караш белән барысын күзәтүче нәни генә кызчык та бар. Ул – мин. Өченчесендә шул ук төркем, ләкин еллар агышы һәрбер карашка уйчанлык өстәгән. Инде нәни кызчык та сабыен кочагына алган әни булган. Ул елларда һәр сурәттә булган озын, төз гәүдәле абыйның кем булуын мин белмәгәнмен дә. Ә бүген без аның белән горурланабыз.

Ул – медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, дәү әниемнең абыйсы – Марат Минһаҗ улы Гыймадиев. Марат Минһаҗ улы 1930нчы елның 26нчы февралендә Казан шәһәрендә, Татарстан китап нәшрияты редакторы – Минһаҗ һәм Өммегөлсем гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә.

Әлеге фотокарточка янәшәсендә урнашкан сурәттә гаиләсе белән утырган уйчан карашлы, өлкән яшьтәге кеше Марат абыйның әтисе – дәү әниемнең абыйсы Минһаҗ абый икән. Дәһшәтле сугыш елларында каләмен штыкка тиңләп явыз дошманга каршы көрәшүчеләрнең берсе – Минһаҗ абыйның да фоторәсемнәре бар әнием белән әтиемнең иң кадерле истәлекләре арасында.

«Каләмне штыкка тиңләп» дип исемләнгән хезмәтен укыгач, мин Минһаҗ абый турында күбрәк белү, якташларыбыз, туганнарыбызның илебез азатлыгы өчен койган һәр тамчы тирләре, каннары, күз яшьләре шытым булып язгы иртәдә чәчәк атуына ирешү, сугыш кырында оешкан идеология фронтларының эшчәнлеге белән танышу, шәҗәрә чылбырын булдырып, нәселебездәге күренекле кешеләрне барлау һәм хезмәтләрен өйрәнү максаты белән мин әниемнең күзләренә төбәләм.

«Болары әле бик азы гына», – дип сөйләнә-сөйләнә, әнием, килен булып төшкәндәге борынгы сандыгыннан зур гына тартма алды. Ә тартма Минһаҗ абыйның үз куллары белән язылган, сугыш елларының сөремен сеңдергән, дошман пуляларыннан исән калып саргайган кәгазьләр белән тулган иде. «Минһаҗ абый да, Марат абый да бу дөньядан киткәч, күп кенә истәлек ядкарьләре, шул исәптән, сугыш кырында бастырылган «Алга, дошман өстенә!» газеталарының теркәмәсе Саба туган якны өйрәнү музеена тапшырылды», – дип сөйләп китте миңа үзенең белгәннәрен Саба районы Оет авылында яшәүче әнием Наилә Шакирова.

Моннан 84 ел элек илебез өстенә кара болыт, канечкеч вәхши булып ябырылган фашист өерен тар-мар итүгә олысы-кечесе үз өлешен кертергә тырыша. Сугыш башлануга хәрби журналистлар армиясе оештырыла. Фронтларда күчмә типографияләрдә җиңүгә әйдәүче газеталар чыгарыла башлый.

Минһаҗ Гыймади улы Гыймадиев 1903нче елның 27нче сентябрендә Татарстанның Саба районы Оет авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Үз авылында яшәп, берничә ел күрше авыл мәктәбендә укыганнан соң (хәзерге Теләче районы Казаклар авылы), Минһаҗ абый бәхет эзләп илебезнең ерак почмакларына чыгып китә. Кем генә булып эшләргә туры килми аңа! Казахстанда батрак булып, Уралда урман кисүче, Себер елгаларында эшче булып көч куя. Шулай ук җәмәгать эшләрендә актив катнаша, кичке мәктәпләрдә укып белемен арттыра. 1925-1927нче елларда Төркестан полкында хезмәт итә. Ә 1927нче елда Коммунистлар партиясенә кабул ителә.

Язмыш аны Иваново-Вознесенск шәһәрендәге Дзержинский исемендәге фабрикага алып килә. Менә монда инде аның каләме дә эшкә җигелә, язу-сызуга, иҗатка сәләте ачыла. Татар эшчеләре өчен чыга торган «Кызыл тукучы» газетасында эшли башлый. Ә 1930нчы елда Партия командировкасы белән Казанга кайтып, Татарстан коммунистлары университетында 3 ел укып, аны тәмамлаганнан соң, ул үзенең бөтен белемен, энергиясен журналистлык хезмәтенә багышлый. 

Татарстан китап нәшриятында җаваплы редактор, бүлек мөдире, баш мөхәррир булып хезмәт итә. Лингвистика өлкәсендә күләмле эш алып бара, «Русча-татарча сүзлек»нең дүрт томын төзүдә катнаша. 

Бөек Ватан сугышы елларында Беренче Балтик буе фронтында татар телендә чыккан «Алга, дошман өстенә!» һәм Байкал арты фронтында «Суворовча кысрыклау» газеталарын редакцияли, татар язучылары А. Шамов, Ш. Маннур, А. Әхмәтләр белән бергәләшеп тирән эчтәлекле сәяси мәкаләләре аша Бөек җиңүне якынайтуга зур өлеш кертә. Әлеге басмаларда татар сугышчыларының тормышы, сугышчан хезмәтләре һәм батырлыклары турында сөйләүче материаллар урнаштырылган. Газетаның һәр юлы дошманга нәфрәт белән сугарылган. Минһаҗ абый, шулай ук, татар сугышчыларына газетаның һәр саны барып ирешүен кайгырта, татар сугышчыларына тиешле игътибар һәм күрсәткән батырлыкларының вакытында бәяләнүен кайгыртып, үтенечләр белән тиешле органнарга мөрәҗәгать итә. 

Газета битләрендә фронт өчен Саба комсомолецларының керткән зур ярдәме һәм үрнәге дә чагылыш тапкан. Басмаларда Минһаҗ Гыймадиевның МинГим псевдонимы астында җиңүгә рухландыручы, дошманга нәфрәт уятучы, туган илебезне сагыну белән тулы шаян шигырьләре дөнья күрә.

1945нче ел. 9нчы май – Җиңү таңы аткач та, каләме ярдәмендә көрәшүдән туктамый ул. Илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге өчен барган сугышларда зур батырлыклар күрсәткән якташларыбыз турында очерклар яза.

Минем кулымда инде күп укудан таушалып та беткән, Минһаҗ абыйның 1971нче елда басылган «Солдат даны» китабы. Сугыштан соң, I, II, III дәрәҗә Дан ордены кавалерлары турында илледән артык очерк һәм язма тупланган «Салдат даны» китабы дөнья күрә аның. Бу китапта Ватанны саклауда аяусыз көрәшкән батырларның тулы исемнәре, фотосурәтләре, тормыш һәм сугыш еллары тулысынча бирелгән. Оет авылында яшәп бакыйлыкка күчкән дәү әнием бертуган Минһаҗ абыйсы белән булган истәлекле вакыйгаларны сөйләгәндә, «Минһаҗ абый «Солдат даны» китабын һәрбер төбәктә булып, сугышчылар белән очрашып-сөйләшеп, исән булмаганнарының гаиләләре белән аралашып алган җавапларга, сугыш истәлекләренә нигезләнеп әзерләде», – дия торган булган. 

«Дан орденнарының тулы кавалерлары – илебезнең Совет кораллы көчләренең горурлыгы. Кулыгыздагы җыентык яшь буынны Ватанга мәхәббәт, совет патриотизмы рухында тәрбияләүдә азмы-күпме ярдәм итәр дип уйлыйм», дип яза автор кереш сүздә. М. Гыймадиев бу китапны СССР Оборона министрлыгының архив материалларын җентекләп өйрәнеп язган. Ләкин үзе аның дөньяга чыгуын күрергә өлгерми.

1986нчы елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Славы- наши земляки» дип исемләнгән китапта да Минһаҗ Гыймадиевның мәкаләләре урын алган.

«1914нче елда, бер тамак булса да кимер, аз булса да ипи янга калыр дип, өйрәнчек малай итеп тегүчегә алып киткәндә миңа әле унбер яшь тә тулмаган иде», дигән юллар бар Минһаҗ абыйның «Җиңү байрагы» (хәзерге «Саба таңнары») район газетасының 1967нче елның 7нче ноябрь санында дөнья күргән «Ул елларда» дигән язмасында. Бу язмада ул үз башыннан үткәннәрне, Совет властена һәм Коммунистлар партиясенә рәхмәтле булуын, Совет властен оештыруда башлап йөргән шәхесләрне чагылдыра.

«Революция казанышларын саклап калу, колхоз төзелешенең тантанасы өчен үзләрен корбан иткән, шулай ук Ватан сугышы фронтларында зур батырлыклар күрсәтеп һәлак булган кешеләр Саба районында да байтак. Туган авылларында һәм районда аларның барысын да беләләрме икән? Алар турында материалларны җыючы – туган якны өйрәнү музее Сабада бармы икән?» – дип, Минһаҗ Гыймадиев якташларына мөрәҗәгать итә. Каһарман милләттәшләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү өчен күп көч куйган Минһаҗ абыйның хезмәтләре алдында баш иярлек! 

Шуны да әйтергә кирәк, Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан күп кенә әһәмиятле китапларның барлыкка килүе М. Гыймадиев исеме белән тыгыз бәйләнгән. 

Татарстан китап нәшриятында сәясәт, авыл хуҗалыгы, фәнни-техник әдәбият редакцияләренә җитәкчелек итә, сүзлекләр төзүдә катнаша ул.

Минһаҗ Гыймадиевның Ватаныбыз алдындагы әһәмиятле һәм патриотик хезмәтләренә илебез зур бәя бирә, ул өч сугышчан орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

1970нче елның 24нче сентябрендә, 67 яшендә, озак һәм каты авырудан соң өлкән журналист, җәмәгать эшлеклесе, отставкадагы подполковник, коммунист Минһаҗ Гыймади улы Гыймадиев вафат була.

Аның балалары да гомерләрен фән үсешенә багышлый. Кызы Роза Минһаҗ кызы соңгы көннәренә кадәр Казан дәүләт университетында чит телләрдән белем бирә. Улы Марат Гыймадиев 1954нче елда Казан медицина институтын, ә 1957нче елда шушы ук уку йортының хезмәт гигиенасы кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлый. 3 ел ул әлеге кафедрада ассистент булып эшли, аннан соң Уфа шәһәрендә гигиена һәм профессиональ авырулар фәнни тикшеренү институтында бүлек мөдире һәм директор урынбасары була. 1972нче елда туган ягына кайтып, 1995нче елга кадәр Казан медицина институтының коммуналь гигиена кафедрасын җитәкли. 1994нче елда Татарстан Фәннәр Академиясе каршында экология проблемалары буенча Фәнни совет оештыра һәм табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан республикасында, Бөтенрусиядә коллегия әгъзасы булып тора. Балалар табибәсе булып эшләүче хатыны Нәркиз апа белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Наилә һәм Әлфия апалар да, оныклары Диләрә һәм Динә дә, әти-әниләре юлын дәвам итеп, сәламәтлек сагында хезмәт куя. Бүгенге көндә Марат абыйның туруны Тимур Гыймадиевның да фәнни өлкәдә хезмәтләре бар.

Марат абыйның тынгы белмәс йөрәге 2006нчы елның 10нчы мартында үз фатирындагы эш өстәле артында тибүдән туктый. 

Әтиле-уллы Минһаҗ абый һәм Марат абый Гыймадиевлар нәселебез горурлыгы. Русия тарихында эз калдырган зыялы туганнарыбыз ихтирамга һәм хөрмәткә лаек

 Энҗе ЗАҺИДУЛЛИНА (ШАКИРОВА),

Саба районы, Оет авылы

Комментарии