- 12.03.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №3 (март)
- Рубрика: Хәтер-хатирә
«Безнең гәҗит»нең 7нче санында (июль, 2024) Җәүдәт Харисовның армия хезмәте турында истәлекләре басылган иде. Ул язманы укыгач, үзем дә күңелдән армиядә хезмәт иткән елларымны яңарттым. Җәүдәт әфәнде миннән биш ел иртәрәк хезмәт иткән икән. Аның да, минем дә армиягә китүем бер төслерәк булган. Дөрес, без алар кебек биш тәүлек бармадык баруын, ике генә тәүлек бардык.
Мин Архангельск өлкәсендә хезмәт иттем. Олырак кешеләр хәтерлидер: 1978нче елның азагы, 1979нчы елның башында бик каты салкыннар булды. Без хезмәт иткән җирдә температура 52 градуска кадәр төште. 45 градус кына салкын булганда, бүген көн җылы икән, дип шаярталар иде. Менә шул 1978нче елның февраль аенда безгә бер зур задание бирелде. Бирелде дип, үзебез – солдатлар һәм офицерлар бу хакта уйлаштык. Эш шунда, февраль аенда без күрше частькә ярышларга бардык. Ярышлар беткәч, безгә бу частьнең казармаларын, клубларын һәм башка корылмаларын күрсәттеләр. Безнең өчен иң кызыгы алардагы «Ленин бүлмәсе» булды. Ротабызның замполиты В.А. Хорошко әле яңа гына хәрби училище тәмамлап килгән иде. Үзе бик яхшы профессиональ офицер, бер мөрәҗәгатьне дә җавапсыз калдырмый. Аңа да күршеләрнең «Ленин бүлмәсе» бик ошаган, күрәсең. Безне бер сафка тезде дә:
– Нәрсә солдатлар, ошадымы боларның «Ленин бүлмәләре! – ди. Без бертавыштан «Әйе!» дип җавап бирдек.
Дөресен генә әйткәндә, безнең андый бүлмә бар иде инде, ләкин ул бик искергән. Без бит коммунистик рухта тәрбияләнгән буын. Безнең өчен «Ленин бүлмәсе» үзе бер изге урын. Шуңа күрә замполитның: «Әйдәгез, без дә аларныкыннан яхшырак, матуррак «Ленин бүлмәсе» булдырыйк», – дигән бер сүзе җитте. Безнең бу тәкъдимне рота командиры В.И. Рожков та көтеп кенә йөргән ахрысы, шунда ук ризалыгын да бирде.
Алда эшнең иң авыры – төзүчеләр табу иде. Армиядә бит бөтен эшне солдатлар башкара. Ипине дә алар пешерә, идәнне дә алар юа, хәрби техниканы да биш бармагың кебек белергә кирәк.
– Йә, кайсыгыз алына бу эшкә? Ике солдат кирәк. Аларны политзаданиедән дә, иртәнге зарядкадан да азат итәбез. Желательно, төзү эшләрен белгән кешеләр кирәк. Заданиене яхшы гына башкарып чыксалар, өйләренә ялга җибәрәчәкбез, – диде командир.
Өйгә ялга, дигәч, солдатлар бөтен сафлары белән селкенеп куйды, чөнки мондый ял солдат өчен иң зур бүләк, ул бөтен кешегә дә тәтеми. Солдатлар бер-берсенә карашып торганда Александр Аникин дигән бер солдат саф алдына атылып чыкты:
– Мин риза, иптәш капитан!
Рота командиры сафның бер башыннан икенче башына кадәр йөреп чыкты да Аникинның каршысына килеп басты:
– Син моны үзеңә ышанып әйтәсеңме, әллә болай гынамы? – дип сорады.
– Иптәш капитан, мин армиягә кадәр төзелештә эшләгән идем. Аннары миңа гаилә хәле буенча да өйгә кайтып килергә кирәк, – дип җавап бирде рядовой.
Сафта тынлык урнашты. Аникинга конкурент табылмады. Ул бездән бераз олырак та, гражданкада да бераз эшләп өлгергән.
– Ярый, рядовой Аникин, – дип сүзгә кушылды лейтенант Хорошов. – Без бу эшне сиңа ышанып тапшырабыз. Син үзеңә бер ярдәмче ал. Кемне алырга уйлыйсың?
– Рядовой Мифтаховны, иптәш лейтенант, – диде Аникин минем фамилиямне атап. – Аның әтисе дә балта остасы булган. Аннары ул минем якташ та, без икебез дә Татарстаннан чакырылдык.
Мин Аникинның сүзләрен ишетеп егылып китә яздым. Миннән нинди төзүче чыксын инде? Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетына керергә маташтым, имтиханнарда 17 балл җыйдым. Ләкин данлыклы уку йортында укырга насыйп булмады. Аның каравы, Казан авиация техникумына мине имтиханнарсыз алдылар. Анда укып, 25нче апрельдә диплом алдым да, 11нче майда инде армиягә киттем. Хәтта практика да үтә алмый калдым. Хәзер мине Аникин тәкъдиме белән ракетчиктан төзүчегә әйләндереп куйдылар. Аңа әтинең кем булып эшләгәнен әйткән булганмындыр инде, ул аны хәтерендә калдырган. Балта остасы малае булсам да, юньләп кадак та кага белми идем. Тик шулай да риза булырга туры килде.
Менә шулай итеп безнең «грандиоз» төзелешебез башланды. Башта иске идәннәрне каерып алып ташладык. Аннары идән асларына кирпечтән «тумбочка»лар өйдек. Идәнгә яңа такталар кирәк бит. Ул проблеманы да үзебез хәл иттек. Безнең частьнең тирә-ягында нинди генә агач үсми иде. Тайгадан безгә бер агач кисәргә рөхсәт бирделәр. Бирүен бирделәр, тик аны ничек кисәргә, машина юлына кадәр аны ничек чыгарырга, ул киселгән бүрәнәне ничек итеп тактага ярдырырга? Төньякта һәр көнне кар ява. Без кисәсе агач юлдан 150 метрлар ераклыкта. Ә карның тирәнлеге ике метрлап бар. Менә шул тирән карны ерып, агачны өстерәп китерергә кирәк. Иң авыры агачны кисүе булды. Без кисәсе ул чыршының буе 35 метрга якын. Кәүсәсенең диаметры 75 сантиметр. Аны алты метр озынлыкта итеп кисәргә кирәк. Безгә булышырга 12ләп солдат бирделәр. Башта агач тирәли карны көрәдек. Аннары якындагы агачка менеп, кисәсе агачны калын аркан белән бәйләдек. Монысы куркынычсызлык чарасы – агачның кайсы якка авасы беленеп торсын. Агач бик юан, шуңа да озын пычкы кирәк. Әллә каян анысын да таптылар. Идән тактасына дигән агачыбызны көне буена кистек. Бу «операция» белән прапорщик Г. Маркелов идарә итте. Икенче көнне алты метрлы бүрәнәне чыгару белән шөгыльләндек. Безнең бүрәнә өстерәү И. Репинның «Бурлаки на Волге» дигән картинасына охшаган иде. Прапорщик Маркелов кулына сыек чыбык тоткан. Ялкауракларга сыптырып та алгалый. Ул көнне кемдер көлде, кемдер сүгенде. Кемнәрдер берничә «наряд вне очереди» алды... Кичкә таба ничек тә юлга кадәр чыгардык без бу бүрәнәне. Аны кран килеп машинага төяп, каядыр ярдырырга алып китте.
Ярар, идән тактасы хәл ителде кебек. Әле бит түшәм, стеналарны штукатурларга кирәк. Аның өчен тагын материалын табарга. Аникинның тизрәк ялга кайтып китәсе килә, ул миңа башка материалларны эзләргә кушты. Цементы тиз табылды, ә менә известен табу бер проблемага әйләнде. 2-3 көн эзләдек, беркаян табып булмый.
Безнең часть кырыенда бурадан өелгән иске генә бер корылма бар иде. Ишеге тимер прикладлар белән ябылган, 4-5 метр биеклектә бер ябык тәрәзәсе күренә. Тәрәзәсе кечкенә, нәкъ кеше сыярлык кына. Аникинга, менә шунда бар икән известь, дип хәбәр иткәннәр. Ләкин безгә бик кирәкле бу материалның хуҗасы билгеле түгел. Төн җиткәч, иске киемнәр киеп, без известь эләктерергә киттек. Шул тирәдә генә саклана торган башка бер склад бар, шуңа төнлә барырга булдык.
Иске бина янына килеп җиттек. Аникин ул арадан тәрәзәгә менеп, башы белән эчке якка кереп тә китте. Аяклары гына ялтырап калды. Ул кереп китте, ә мин тәрәзә астында котым очып аны көтеп калдым. Ә ул юк та юк. 10-15 минут үткәч, тәрәзәдән башта бер, аннары икенче капчык очты. Һәрберсе яртышар капчык булыр. Аннары тәрәзәдә Аникин үзе күренде. Аның азапланып төшеп килүен күреп, мин шаркылдап көлеп җибәрдем. Киемнәре ап-ак булган. Әйтерсең, тәрәзәдән ак аю чыгып килә. Ул аздан гына известька тончыкмаган. Известь ком түгел, ул тере әйбер. Аникин башы белән известька килеп төшкәч, сазлык шикелле, аны үзенә суыра башлаган. Ярты гәүдәсе белән баткан булган инде. Ярый әле үзе генә чыга алган. Мин көлгәч, аның бик нык ачуы килгән, билгеле, бер-икене бәргәләп тә алды. Тизрәк капчыкларны алып, чаптык казармага.
Шундый авырлыклар күреп, барыбер эшләп чыктык без ул «Ленин бүлмәсен». Матур итеп бизәдек. Бер якка хәрби җитәкчеләрнең, икенче якка Советлар Союзы геройларының портретларын тездек. Без ясаган бу бүлмә күрше частьләрнекеннән матуррак булган, диделәр.
Рота командиры сүзендә торды, Аникин 10 көнгә ялга кайтып китте. Ә миңа саф алдында рәхмәт белдерде. Бер-ике айдан сиңа да ял бирәчәкбез, диде.
Май ахырларында миңа да отпуск игълан иттеләр. Сабан туена кайтырмын дип хыялланган идем, насыйп булмады. Миңа ял игълан ителгән көнне үзем теләп нарядка бардым, чөнки парад киемнәрен үтүкләп куярга кирәк иде. Төнге сәгать 11дән иртәнге 3кә кадәр корал бүлмәсе янында дежур торгач, рядовой Волковны барып уяттым. Миннән соң ул дежур торырга тиеш иде. Ә ул, ялкау, тормаган. Мин дә арыган идем, барып тикшермәдем. Рота буенча дежур сержант та көнкүреш бүлмәсендә башын куеп йоклаган. Постта бер кеше дә булмаган. Шул вакыт часть буенча дежур майор килеп кергән. Иртән минем ялны юкка чыгару турында приказ язылды.
1978нче елның 24нче октябрендә «За политические успехи» өчен миңа тагын ялга приказ яздылар. Менә шулай кызык кына үтте армия хезмәтем. Инде сагынып сөйләргә генә калды.
Юныс МИФТАХОВ,
Казан шәһәре
Комментарии