- 23.10.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №10 (октябрь)
- Рубрика: Хәтер-хатирә
Мин китапханәче булырга укыдым. Ләкин күчеп йөрү сәбәпле, төрле эштә эшләргә туры килде. Сату эшендә 30 ел эшләдем. Берсендә мине «Ватан» колхозындагы сельпода эшләүче склад мөдирен ике генә атнага ялга чыгарырга дип җибәрделәр. 1983-1984нче еллар иде. Ике атнага дип килгән идем, 7 ел эшләргә туры килде. Һәр көнне җәяү 15 километр барам, 15 километр кайтам. Көн саен 30 километр. Өйдә карт әни, укучы кызым бар. Өстемдә 24 кибет, 3 грузчик, бер ат белән йөрүче. Товар базадан да, Казаннан да кайта.
Бер көнне базадан ике машина шикәр кайтты. Капчыкларда 50шәр кг шикәр комы. Шундый 100 капчык. Счет-фактурада һәрберсендә 40 кына кило дип язылган. Директор да, баш бухгалтер да килде. Товароведлар юк иде. Капчыкларны үлчәдек. Мин әйттем: «Йә счетны дөресләп язсыннар, йә шикәрне кире алып китсеннәр, мин кул белән төзәтмим», – дидем. Бер атна узгач складка колхоз парторгы керде. Син шикәр урлагансың икән, ди. Мин: «Әнә ике машина шикәр тора, берсен алып кит», – дидем.
Нәкъ шул вакытта районда райпода җыелыш бара, мине тикшерәләр икән. Мине чакырмадылар. Шикәр урлаганмын... Җыелышта Ходайның изге бәндәсе – бер начальник булган. Ул тыңлап утырган да: «Мин монда бернәрсә дә аңламадым», – дигән. Безнең директор аңлатып биргән. Бу кеше шунда кычкырып җибәргән: «Туктатыгыз гаепсез кешене гаепләүдән. Гаепсез кешедән гаеп эзләп, башка кешенең хатасын аңа ягып утырасызмы?» – дигән. Ул кеше үзе дә исәндер әле. Ике товаровед, отчетын үзем төзедем. Директор, үзләре төзесен дигән иде, ялгышудан курыктым.
Шушы шикәрдән соң товаровед килде. Мин сиңа бер машина шикәрнең язуын бирмәдем бугай, ди. Кайчан шикәр китердең соң, дигәч, чыгып китте. Бераздан тагын килгән, мин сиңа сыек майның флягасын язмадым бугай, ди. Ә мин сыек майны мичкә белән алам. Әллә инде юри шулай йөрделәр. Мин дини гаиләдә үскән кеше. Әни кеше хакына кермәскә өйрәтеп үстерде. Бер кешедән дә артык бер тиен дә алмадым.
Бала вакытта булган бер хәлне искә алыйм әле. Авылда безнең күршедә сельпо бар иде. Товарны ат белән авыллардагы кибетләргә илтәләр. Көзге көн, яңгыр да сибәләп тора. Урамда пычрак. Кичке караңгылык төшеп килә. Әни урамнан керде дә, кемнедер исеме белән әйтеп, атка күп итеп әйбер төягән, күрше авыл кибетенә илтә, ди. Үзе көянтә-чиләк алып суга китте. Барганда аягы ниндидер йомшак әйбергә тигән. Караңгыда, кеше ахрысы, дип тотып караса, бер төргәк ситсы икән. Аны алып кайтып, сәке астына тыгып куйган. Миңа әйтә: «Кызым, сәке астында әйбер бар, алып чык әле шуны», – ди. Мин алып чыктым да: «Әни, үзенә бирербез», – дидем. Ул миннән шул сүзне генә көткән, бик сөенде. Иртәгесен теге абыйдан, берәр әйбереңне төшереп калдырмаган идеңме, дип сораган. Шатланган инде абый. Әни аңа төргәкне өйгә кереп алырга кушкан. Безгә керде дә миннән кайчы сорап алды. Төргәктән бераз тукыма кисеп, монысы әниеңә, диде. Миңа да бирде. Аның бер кызы белән без дус идек. Еллар узгач, кунакка кайтканында янына бер матур гына костюм-күлмәк алып бардым. Сиңа бурычым бар иде, дип, теге чакны искә алдым. Алмады башта. Юк, аласың, сиңа атап алдым дип, чак бирдем. Мин телем белән әйткәч, өстемдә бурыч булып тора бит ул. Шулай дигәч кенә алды.
Әни әйтә иде, йомышыгызны үти алмасагыз, тел белән әйтү түгел, күңелегезгә дә китермәгез, гөнаһысы бар, нәзер булып тора, ди иде.
СУФИЯ апагыз,
Буа шәһәре
Комментарии