- 23.10.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №10 (октябрь)
- Рубрика: Хәтер-хатирә
Вакыт бик озак үткән кебек тоелса да, гомер тиз үтә икән. Әтием, әнием исән булса, җәяү дә кайтыр идем әле мин авылга...
Һәр елны 15нче август көнне без барыбыз да гаиләләребез белән төп йортка җыела идек, әтиебезнең туган көненә. Быел әтиемә 100 яшь, әниемә 95 тулган булыр иде. 15нче август, 10нчы март хәзер истәлек көннәре генә инде безнең гаиләдә. Урыннары җәннәттә булсын.
Әтием белән әнием Башкортстанның Ауыргазы районыннан. Әнием Мәрьям Мөхәммәтгали кызы, Стәрлетамак педучилищесын тәмамлаганнан соң, Мостафа авылында хезмәт юлын башлап җибәрә. Әтием Гыйльметдин Галяутдин улы 1945нче елда сугышны тәмамлап, туган авылы Мостафага кайта. Минем булачак әниемә беренче күрүдә үк гашыйк була. Язылышып, матур туй үткәреп, гаилә корып җибәрәләр. Әтием Черновцы шәһәрендә заготовительгә укып кайткач, аны юллама белән Караидел районы Байкыбаш авылына җибәрәләр. Уфадан йөк машинасы белән дә барырга булган, ә әтиемнең әниемә Агыйдел елгасын күрсәтеп алып барасы килгән.
«Су юлы бик катлаулы һәм озак булып чыкты, – дип сөйли иде әнием. – Иртәнге якта утырдык пароходка. Кояшлы, җилсез матур көн иде, Агыйдел буйлап барабыз. Суның иге-чиге юк төсле, зәңгәр күк белән тоташкан кебек. Зур-зур акчарлаклар кычкырып очып йөриләр, судан балык тоталар. Бик күңелле килдек көндез. Кояш батар чакта томан төшә башлады, суытты, бар киемне киеп утырдык. Ринат улымны кочаклап, бер-беребезне җылытып барабыз, йокы качты. Таң атканда таулар арасыннан бара идек, ул Караидел елгасы булып чыкты. Ярлары урман белән капланган, кайвакыт яланнар да күренгәләп китә. Шулай итеп, төш вакытларында килеп җиттек район үзәге Караиделгә. Пристаньдә көймәләр, катерлар тора иде. Теплоходтан төшкәч, карап торабыз: кая барырга? Иделнең теге ягы текә тау белән уралынган, анда чыршы, карагай, каен агачлары куе булып үсеп утыра, ә бу ягында зур авыл. Бигрәк тә кошлар сайраганы истә калган, бер арада кәккүк тә кычкырып куя иде. Әзрәк баргач борылып караган идем, елга кап-кара булып тоелды, әллә ничек куркып калдым... Минем бер кулда Ринат улым, икенчесендә сумка. Чемодан һәм тагын берничә сумка әтиеңдә. Машинага утырып, Байкыбашка килеп җиттек. Бәләкәй генә бер иске өй бирделәр. Миче җимерек булып чыкты, йорт алдында учак ягып, аш пешереп, самавырда чәй кайнатып ашый идек. Ярый җәй, көннәр җылы, матур булды. Мичне, өйне рәтләп, яши башладык. Бик авыр вакыт булды, шулай да ис китми иде, яшьлек...»
Аннан яңа өй төзеп, әтием белән әнием шул Байкыбаш авылында төпләнеп калалар. Әтием минем җыйнак кына гәүдәле, уртача буйлы кеше иде. Зәп-зәңгәр күзләре белән снайпер кебек тирән итеп, сынап карар иде. Сугышта ул үлем белән күзгә-күз очрашкан кеше. Сезгә, балаларым, күрергә язмасын мин күргәннәрне, ди иде. Унсигезе дә тулмастан сугышка алганнар, ике мәртәбә яраланган. Балтик диңгезендә, Белоруссиядә була. Ике орден, бик күп медальләр белән бүләкләнә. Орденнары тагылган костюмын 9 Майда клубка ветераннар очрашуына гына кия иде дә, калган вакыт ул костюм шифоньерда эленеп тора иде.
Үзе белән булган хәлләрне, күргән-белгәннәрен шундый кызык итеп сөйли иде әтиебез. Бер дә көлми, ачуланган кебек сөйли иде. Без исә бертуктаусыз, эчләр катканчы көлә идек. Аннан ул, нигә көләсез дип, безне ачулана иде. Хәзер мин аңлыйм, ул бит безне шулай дөнья баскычына күтәрергә тырышкан.
Бик тә тәртипне, чисталыкны ярата иде әтиебез, безгә дә шуны сеңдерергә тырышты. Истә әле: бәләкәй чакта ул безне армиядәге кебек сафка тезә дә (абыем, апам, энем һәм мин), һәрберебезгә эш бирә. Соңыннан, эшләдем, дип отчет бирергә. Кайчак аңлата-аңлата да, без аңламасак, үзе эшләп куя. Ул кушкан эшне бер әйтүдә эшли идек, шулай тәрбияләнгәнбез. Үсә төшкәч, үзебез белеп эшли идек инде, ул безгә кушмый да иде, чөнки без инде кем нәрсә эшлисен белә идек. Авылда эшнең бетәсе юк, аны бергәләп эшләсәң генә күренми.
Әтием гомер буе ат асрады, аның әтисе, бабасы да атсыз тормаган. Ат булса, дөнья бара, бөтенесе дә була, ди иде. Абзар тулы мал: сыер, тана, бозау, уннан артык сарык, кош-кортның исәбе юк. Пенсиягә чыккач урманчы булып эшләде әтием. Бигрәк ярата иде урман-яланнарда ат белән йөрергә. Безне җиләк, гөмбә җыярга алып бара, үзе печән чаба йә утын әзерли. Матур, усал овчаркалар тотты әтием. Эштән кайтып керүенә, аны куанычыннан сикерә-сикерә этебез каршы алыр иде. Әти өйгә кереп аңа ашарга алып чыга, үзе ашамаган әле.
Әтием шәһәр кешеләре турында: «Шәһәр ялкаулары, алар да яшим дип яши инде, – ди иде. – Балаларын эш рәте белеп, чыдамлы булып үстерергә ярый да бакчасы булса». Әти бик дөрес әйтә бит, дип, без бакча алдык, балаларны эшкә өйрәтергә яхшы булды ул. Җәй айларында авылга кайтып та картатай, нәнәй, ирем авылында әби кул астында эшләп киләләр иде. Ул яктан балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәде, барысы да тырыш, тормышта үз урыннарын таптылар. Хәзер менә оныкларны җир эшенә өйрәтергә тырышабыз. Үстергән әйберләребез үзебезгә җитә. Мин әнием кебек гөлләр үстерергә яратам. Бакчада яздан көзгә кадәр төрле-төрле гөлләр чәчәк атып утыра. Шулар арасында роза чәчәкләре дә бар, алар биш куак, барысы да төрле төстә. Кызыл чәчәклесе әтиемнең туган көненә чәчәк ата. Ул зур кып-кызыл куак булып утыра. Һәм аңа һәр үткән кеше сокланып карап китә...
Резида ЯГУДИНА,
Мәгариф отличнигы,
Чаллы шәһәре
Комментарии