Ургып акты якты хатирәләр

Узган тормыш юлын башкаларга үрнәк итеп куярлык, сагынып искә алырлык шәхесләр күп безнең Азнакай төбәгендә. Шундыйларның берсе, бик күп шигырьләр, популяр җырлар иҗат итеп калдырган хөрмәтле якташыбыз Галия апа Сәетшинаның тууына 80 ел уңаеннан балалар китапханәсендә уздырылган күркәм искә алу кичәсе дә күңелләрдә матур бер хатирә булып уелып калды. Азнакаебызга Әдәбият көннәре уңаеннан чакырулы Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесенең иҗат эшләре буенча урынбасары Дания Нәгыйм җитәкчелегендәге мәркәзебез кунаклары – бер төркем олпат язучыларыбыз һәм районыбыз җитәкчеләре дә катнашты әлеге чарада. 

1940нчы елның 16нчы маенда – бар җиһан чәчәккә күмелгән мизгелләрдә Зур Сукаеш авылында Заһир абый белән Мәүгидә апаның көтеп алган нәни җимеше булып дөньяга килгән кечкенә кызчыкка Галия дип исем кушалар. «Кадерле, бөек, югары дәрәҗәле кеше» дигән мәгънәгә ия исемне кушып, сабыена якты киләчәк юраган ата-ана һич тә ялгышмый. Киләчәктә аның зур үрләр яулаячак шәхес булуын әйтерсең лә алар алдан ук сизеп, белеп торганнар. Бу көнне алардан да бәхетлерәк һичкем булмагандыр, мөгаен. Тик бу бәхет бары бер генә ел дәвам итәр дигән уй берәүнең дә башына килмәгәндер шул... Илебез тарихында канлы эзен калдырган Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе фронтка киткәндә Галиягә бары тик 1 яшь кенә тулып кала.

Тугач та ишеткән бишек җырларымы, язгы кояш нурларымы, әллә туган авылының челтерәп аккан чишмәләре илһам биргәнме, әллә оста гармунчы булган әтисе белән моңлы итеп җырлый белүче әнисе сәбәпче булганмы – Галия җырга-моңга гашыйк булып үсә. Яшьтән үк такмаклар чыгара, концертларда катнаша, җырлый-бии. Балачагы авыр сугыш, сугыш арты елларында уза. Тол калган газиз әнкәсе белән бергәләп ачлык, ялангачлык газапларын татый-татый, бик күп авырлыкларны җиңеп үсәргә туры килә аңа. Зур тормышка аяк басып, ире белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр, кадерле әнисен дә үз янына алып соңгы көненә кадәр тәрбияләп-хөрмәтләп соңгы юлга озаталар. 

Бар гомерен сәүдә хезмәтенә багышлаган Галия апа йөрәк серләрен чишә-чишә, соңлабрак, тыйнак кына килеп керә шигъриять иленә. Кадерле әнисенең вафатыннан соң, Галия апада шигырь язу теләге уяна. Чөнки, хисләре күңел ярларына сыеша алмый тулып түгелә башлый. Авылында ялгыз калган өй, хәтфә үләнле ишек аллары, бакча башындагы бөдрә таллар, урманнар шавы, челтерәп аккан чишмәләр моңы, әнисен, әтисен өзелеп сагынуы, балаларына, сөйгән ярына мәхәббәте шигырьләренә, җырларына күчә аның .

Тормышта янәшә атлаган шатлык белән беррәттән кайгы-хәсрәт тә урап узмый Галия апаны. Яраткан ирен – тормыш юлдашын югалту аның янә бер мәртәбә очар канатларын каера. Бары иҗат кына бу хәсрәтләрне җиңәргә ярдәм итә. Балаларының, дусларының, иҗатташларының янәшәдә булулары да аңа яшәр өчен рухи көч өсти.

Ул сигез җыентык һәм бик күп популяр җырлар авторы. Аның шигырьләренә Гүзәлия, Сафуан Хәбиров, Илназ Бах, Ландыш Шәрәфиева, Фирдүс Тямаев, Рүзил Вәлиев, Булат Җиһаншин, Зөфәр Хәйретдинов, Фәрит Хатипов кебек танылган композиторлар да көй язган. Мөхтәрәм якташыбыз «Дусларга», «Аллар күрдем, алмадым», «Сөям җаным» җырлары белән «Алтын Барс» сынына лаек булды. 2013нче елда Азнакай җитәкчелеге аның иҗатын югары бәяләп, Мәхмүт Хәсәнов премиясе белән бүләкләде.

Һәркем җирдә үз бәхете белән туа. Зурмы ул бәхет, кечкенәме, анысы мөһим түгел. Кеше туып азмы-күпме акыл һәм көч туплау белән үз бәхетен эзләргә чыга. Ләкин бәхет дигәнең әкиятләрдәге серле хәзинәдәй, билгесез утрауга, билгесез таш артына күмелгән, тиз генә табармын димә! Аны табу өчен көч, сабырлык, зирәклек, өмет һәм ышаныч кирәк. Галия апада бу сыйфатларның барысы да бар иде. Безнең янәшәдә үз бәхетен тапкан, адашканнарга юл күрсәтердәй, заманыбызның бөтен борчуларын, уй-тойгыларын үз йөрәге-күңеле белән тоючы кеше иде ул. Балалары өчен дә гомере буе җан атып яшәде.

Кичә барышында Галия апаның балалары, оныклары, туганнары, иҗат сөючеләр тарафыннан бик күп җылы сүзләр яңгырады, шагыйрә турында истәлекләр барланды, хатирәләр яңарды. «Ургылып аккан моңнар»дип аталучы искә алу кичәсе җыр-моң, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Якташыбызны хөрмәтләп әйтелгән һәрбер сүз аның якты рухына дога булып барып ирешсә иде! 

Шагыйрә, китапханә хезмәткәре 

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии