- 12.03.2025
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2025, №3 (март)
- Рубрика: Көн сулышы
Акчаның артыгы юк. Затлы кәнәфидә утыручылар шулай ди менә. Шуңа күрә җәен яшь парларга 50-100 мең сумга кадәр акча өләшмәкчеләр. Ярдәм йөзеннән түгел инде, акча алуның шартлары бар. Ә дөресрәге туй үткәрергә җыенган яшьләрнең дәүләттән 100 мең сум акча алу мөмкинлеге булачак. Җәй көне Татарстанда яңа грант программасын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар, тик бер шарт бар – туй милли стильдә узарга тиеш.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән смета раслыйбыз. Бу – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр грант булачак. Мондый әйбер беркайда да юк. Программаны җәй көне эшләтеп җибәрергә телибез. Төп шарт – милли мәдәният элементлары: милли костюм, яки фольклор ансамбле чыгышы, яки милли стильнең башка вариантлары булырга тиеш, – дип сөйләде Яшьләр эшләре министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Дөрес, бу программаның чыннан да эшләп китү-китмәве турында сүз йөртә алмыйбыз, ә шулай да бу хакта сүз куертып алырга, сораштыру оештырырга булдык.
Чулпан ГАЛИМОВА (журналист): «АКЧА ДИП ТҮГЕЛ, КҮҢЕЛ ӨЧЕН»
– Кызыклы тәкъдим. Әгәр ул программа чыннан да кертелсә, мин бик шат булыр идем. Мәсәлән, без үзебезнең туебызга да Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамблен чакыру теләге белән янып йөрдек, әмма әлеге дә баягы акча мәсьәләсе аркасында бу уебыздан кире кайттык. Әгәр дә дәүләт туебызның шушы өлеше өчен безгә акча бирергә теләк белдергән булса, мин бик теләп кабул итәр идем.
Минемчә, татар туйларына миллилек кертү җиңел. Без барыбер милли кием киябез, гармунга җырлыйбыз, күчтәнәчкә чәк-чәк алып киләбез. Болар – татарлыкның бер элементлары.
– Акча бирәләр дип кенә, парлар үз туйларына милли элемент кертерләр дип уйлыйсыңмы?
– Акча өчен дип түгел, күңел кушуы буенча парлар аны барыбер эшләячәк. Кайсыбызның никахы милли булмаган ди? Өйдә укытканнарның, мәсәлән. Традициягә тугрылыклы никах. Туйны акча өчен генә үткәрә башласалар ни мәгънә?..
Гөлгенә ФӘЕЗОВА (логопед): «МИНЕМ ХЫЯЛЫМ УЛ»
– Бик яхшы хәбәр бу. Минем зур хыялым ул – туебызга бию ансамбле дәшү. Кунакларны баянчыларның милли көйләре каршы алсын иде. Минемчә, туй, никах, юбилей кебек мәҗлесләрдә алып баручының сөйләгәнен генә тыңлап утырасы килми, күз ял итсен өчен – бию, колаклар өчен – матур көй куелырга тиеш. Ә безнең татар милләтенең биюе дә, җыры да нәкъ шундыйлардан. Ә дәүләт ярдәме чыннан да булса, бу парларга хыялларын чынга ашыруга бер адым булыр иде, минемчә.
Данис БОРҺАНОВ (яшь алып баручы): «ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРНЕ ОНЫТА БАРАБЫЗ»
– Һәр программаның ниндидер максаты була. Бу очракта – миллилекне саклау яки миллилекне кайтарудыр, мөгаен. Безнең Татарстанда туйларның барысы да милли инде, дигән кешеләр ялгыша дияр идем. Кыз озату йоласын гына карагыз. Авыл җирендә туып-үскән кыз-егетләр бу йолага тугры кала калуын, тик шәһәрнекеләр аны бар дип тә белми. Кәләш бирнәсен искә төшерегез. Безнең әниләр 30-40 ел элек кияүгә чыккан булсалар да, бирнә салынган сандыклары һаман өй түрендә тора, берәү дә аны чыгарып ташламый, чөнки ул – зур истәлек. Бу – йолага, гореф-гадәтләргә тугрылык. Тик алар хәзер онытылып бара. Бу хакта әдәбият китабыннан гына укып белсәк инде. Анысы да бик шикле мәсьәлә. Минемчә, туйга килгән чәк-чәк, милли моңнар өчен генә түгел, ә онытылган традицияләрне кире кайтару белән шөгыльләнгән парларга бирергә кирәк ул акчаны. Бирелә торган булса, әлбәттә.
Рәсимә НУРУЛЛИНА (мәдәният хезмәткәре): «КАННАРЫНА СЕҢМӘГӘН»
– Безнең телдә «элек һәм хәзер» дигән сүзләр яши, шуңа күрә онытыла торган гадәтләрне, традицияләрне бүгенгә кайтару начар фикер түгел, билгеле. Әмма хәзерге заман яшьләре – бүтән төрле. Алар өчен туйда иң мөһиме – алып баручының оста теле һәм танылган артистның чыгышы. Һәрбер пар да миллилеккә ашкынмый. Дөрес, миллилек – мода. Театрга барсак, калфак кигән, чулпы таккан кызларны һичшиксез очратачакбыз, әмма бу – мода артыннан куу гына, ул аларның канына сеңмәгән. Шуңа күрә әлеге программа үз көченә керсә, «акчасы бирелә бит, әйдә теге баянчыны чакырыйк, яки милли киемле кызлар биюен карыйк» диючеләр артыр гына мөгаен. Хәер, монысы да начар нәтиҗә булмаячак.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сораштырды
Комментарии