- 21.10.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №10 (октябрь)
- Рубрика: Көн сулышы
Сөенеп яши торган заман килде безгә. Кесә тулы акча, кибет тулы ризык, кием-салымны әйтеп тә торасы юк. Оҗмахта да мондый мөмкинлекләр каралмагандыр. Анда күбесенчә алма, хөрмә, йөзем җимеше турында сүз әйтелә. Ә бу дөньяда нинди колбаса ашыйсың килә, нинди балык кирәк – шуны ашарга була. Эчемлекләр дә бик күп төрле.
Кием-салым да күп. Әй рәхәтләнде хатын-кызлар. Кичә алган киемнәре бүген ошамаса, чүплеккә генә чыгарып аталар. Ул тырнакларын карасаң, ялт-йолт итеп тора. Хур кызларыныкы да алай булмас. Йорт-җирләргә дә кытлык юк бит хәзер. Ике катлы йортлар, бүлмәләрдә йөгереп йөреп була.
Кешеләрнең генә түгел, эт белән мәчеләрнең дә тормышы сокланырлык. Әйтик, менә узган елда гына да эт-мәчеләрнең тормышын яхшырту өчен 12 миллиард акча тотылган, имеш.
Хезмәт хакларының көн дә артып торуын әйтәсе дә юк. Иң сөенечлесе шул: илнең алтын сандыгы тәмам тулган, капкачын да ябып булмый башлаган. Бу кемнең тырышлыгы дисезме? Әлбәттә, татар хатыны Эльвира Нәбиуллинаныкы. Алтын сандыкның өстендә ул утырганга шулай бит ул.
Кибет киштәләренең сыгылып торуының дә сәбәбе бар. Ашаучылар кими. Узган ел белән чагыштырганда, ярты миллион ватандашыбыз теге дөньяга киткән.
Муллыкның тагын бер сәбәбе: эшлибез бит! Бетте ул әби-чәбиләргә 55 яшьтән пенсиягә чыгып тәсбих тартып утыру. Алтмыш биш яшьлек бабайлар да җиң сызганып эшкә йөгерәләр.
Байлык дигәннән, аның тискәре ягы да бар бит әле. Күршеләр күрә алмый. Ничә еллар дус булып яшәгән көнбатыш илләре, көнләшеп, капкаларын ябып куйдылар. Аларга безнең һаман да уфалла өстерәп йөрү кирәк. Ә безнең капка төбе саен машина, җәяүләп йөрергә урын да юк. Ничек кенә әйтсәң дә, байлык ул хәерчелек түгел. Авыр булса да, бай булып яшәргә язсын.
Әнис ЗАРИПОВ,
Казан шәһәре

Комментарии