- 21.10.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №10 (октябрь)
- Рубрика: Көн сулышы
Туган авылым Кызыл Чишмәгә 1926нчы елда Утыз Имәннән җиде гаилә аерылып чыккан. Әкренләп үз фермаларын, амбар, тегермән, кирпеч заводы, тимерчелек алачыгы, такта ярдыру урынын булдыралар. Авыл үсә, 80 йортка кадәр җитә. Башлангыч мәктәп, медпункт, кибет ачыла. Тик 70нче елларда Чаллы, Түбән Камадагы зур төзелешләр авыл халкын үзенә тарта башлады, авыл бетүгә йөз тотты.
Бушап калган ятим йортларны, җимерелә башлаган утарларны, фермаларны күреп, безнең йөрәкләр дә сыкранды. Авылда очрашуларны күз яшьләре белән сагынырга гына калды. Ниһаять, гасыр башында авыл язмышы өчен борчылудан чын эшкә күчтек: җыелышып, Авыл көнен үткәрергә булдык. 2004нче елдан башлап, өч ел рәттән Сабантуй оештырдык. 2009нчы елдан башлап, мәңгелеккә күчкән ата-аналарыбыз, әби-бабайлар, туганнар рухына багышлап, Корбан чалып, зират янында, чишмәләр буенда зур мәҗлесләр оештыруга алындык. Шуннан соң республиканың, илнең төрле почмакларына сибелеп яшәгән авылдашлар, барлык балаларын, оныкларын ияртеп, ел саен җәй көннәрендә авылга, туган нигезләренә агыла башлады. Бу эшне оештыруда «Нурлатнефть» идарәсе зур ярдәм күрсәтте. Алланың мең рәхмәте!
Хәзер Корбан ашларын аерым гаиләләр, туганнар җыелышып үткәрәләр, бу матур гадәткә керде. Авыл көнендә элеккеге традицияләрне яңартабыз, җыр-биюләрне искә төшерәбез. Үзебезнең этнография музеена экспонатлар җыйдык. Ел саен авылны, зиратны төзекләндерү буенча өмәләр үткәрәбез. Нәсел тамырларын да барлыйбыз. 2019нчы елда авылыбыз тарихы турында Розалия Сәйфуллина язган китапны авыл халкына тәкъдим иттек.
Тәвәккәлләп башланган изге эшләр матур гына дәвам итә. Быел да бертуктаусыз яңгыр явып торуга карамастан, Авыл көне Түбән Кама якташлык җәмгыяте белән берлектә бик матур узды. Җыенны оештыручы Сәмигуловларга, барлык кайткан авылдашларга, кунакларга рәхмәт!
Менә шушы җыеннан соң, авылдашлар белән киңәшеп, үзебезнең район башлыгы Рамил Тәлгать улы Әйбәтовка, авыл эчендә таш җәю ниятеннән, хат белән мөрәҗәгать иттек. Имзалар җыеп хатны җибәрүгә, ике атнада да үтмәде, гозерегез уңай хәл ителде диеп, җавап хаты килде. Тиз арада, эш башланып та китте: КамАЗ машиналары белән вак таш китерделәр, аны Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Миңгәрәй Әминев, тракторчы Самат Гафиятуллин, авылдашлар ярдәмендә зиратка кадәр ярты чакрым чамасы юлга җәеп тә куйдылар. Бу авылыбызның 2026нчы елда булачак 100 еллыгына зур бүләк дип саныйм! Әлеге игелекле эшләрегез өчен барлык авыл халкы исеменнән рәхмәтебез бик зур! Шулай ук безнең гозерләргә игътибары өчен район башлыгы урынбасары Надежда Абдрашитовнага да рәхмәтебез чиксез. Шулай халык белән якын булып, исән-сау эшләргә насыйп булсын!
Тәнзилә МИНҺАҖЕВА,
Казан шәһәре
Комментарии