- 21.10.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №10 (октябрь)
- Рубрика: Көн сулышы
Мин 78 яшьлек 2нче группа инвалид. 2024нче елның көзенә чаклы 12нче больница исәбендә торып, авырсам, поликлиникасына барып, табибларга күренеп дәвалана идем. Көз килеп җиткәч, сез безнең больницада исәптә тормыйсыз, 11нче больница участогына карыйсыз, диделәр. Шул көнгә кадәр анда дәваланырга туры килмәгән иде.
26нчы декабрь төнендә бик нык укшытып, башым әйләнә башлады. «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килде. Ул бик тиз килеп җитеп, мине 11нче хастаханәгә алып китмәкче булды. Өемдә генә үлим, дип, хастаханәгә барудан баш тарттым. 27нче декабрьдә дә авыруым кабатлангач, хастаханәгә бармыйча булмады. Укол кадап, мине 406нчы палатага салдылар. 1950нче еллардан калган тар гына тимер караватларны күпләрегез хәтерлидер. 70 сантиметр киңлегендәге бу караватка утырсаң, уртасына чумасың. Торам дисәң дә тора алмыйча ятачаксың. Ул караваттан яшь кешеләргә дә торып китүе бик авыр, картлар турында әйтеп тә тормыйм.
Мин дә шул караваттан тора алмыйча яткач, хатыным мине озатырга килгән җиреннән тартып торгызды да, кеше ятмаган башка караватның матрасы астыннан күренеп торган фанер кисәген абайлап алды. Палатадагылар белән ул фанерны минем караватның сеткасы өстенә куйдылар. Шул 70 сантиметр киңлегендәге караватка 90 сантиметр киңлегендәге бик шәп шуа торган матрас салганнар. Матрасың, фанерың белән бер яктан икенче якка тик шуып ятасың. Кайчагында идәнгә үк шуып төшүең бар. Инде ул гомердән бирле бу караватларны ничәмә ничә тапкыр «списать» иткәннәрдер.
Бер төнне бу палатада уздыргач, мине башкасына күчерделәр. Анысында да шул тимер ятаклар. Һәр палатада җидешәр карават. Тумбочкаларның искелегенә исең китмәле.
Табибларга, шәфкать туташларына тел тидерерлек түгел, анысы. Үз эшләрен белеп, авыруларны яхшы дәвалыйлар, игътибарлылар. Көн үтсенгә генә эшләмиләр. 27нче декабрьдә көндез кергән идем хастаханәгә, 30нчы декабрь көнне кичке алтыга инде өйгә дә чыгарып җибәрделәр.
Үзебезнең бай, матур Татарстаныбызның хастаханәләрендә әлегә кадәр шушындый уңайсыз, иске караватлар, ватык тумбочкалар булуына җаным әрнеп чыкты. Сырхау кеше уңайлы ятакларда ятып, 6-7 көндә савыгып өенә кайтканда үзе сайлаган депутатларга рәхмәтләр әйтеп кайтып китәрлек булсын иде.
Әнәс БАТЫРХАН,
Казан шәһәре
Комментарии