Каравыл өеннән клубка әверелү

Байлар Сабасы бистәсендә эшләүче «Өлкәннәр» клубы 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Район мәдәният бүлеге, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашында бик җанлы, күңелгә кереп урнашырлык кичә булды ул. Китапханә хезмәткәрләре ветераннарны хөрмәтләп, бай эчтәлекле сценарий әзерләгәннәр иде. Соңыннан «Өлкәннәр» клубы эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Габит Фәрхетдинов белән сөйләштек. 

– Габит Фәсәхович, һәрнәрсәнең чишмә башы була. Ул инде үзе бер тарих. Шуңа тукталыйк әле.

– Пенсиягә чыккач, мин 5 ел буе «Чал ветеринар кыйссалары» китабын яздым. Аннары бушанып калдым да, ветераннар советы урнашкан бинага кереп, әңгәмә корырга ияләштем. Сөйләшеп, онытылып китәбез. Шуннан соң фикер туды: клуб, ягъни өлкәннәргә җыелу-сөйләшү урыны булдырырга. Рәис Нургалиевичка да хат язылды. Идеяне ветераннар советы утырышына килгән Таһир Габдрахмановичка җиткердем. Аның Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе булган вакыты. «Менә китапханәнең уку залы сезнең карамакта», – диде. Шулай башланып китте. Актив ветераннарның исемлеген булдырдык. Беренче утырышны үткәрдек. Аннары икенчесен. Шуннан соң район мәгариф бүлеген җитәкләгән Хәйдәр Фәсхи улыннан сорап куйдым. Ничек карыйсың бу эшкә, дим. Нәкъ элеккеге каравыл өе инде, диде. Уйлана калдым. Шуннан соң утырышка Пенсия фондының райондагы идарәчесен чакырдык. Килде. Аны сораулар белән күмделәр. Шулай итеп, рәсмирәк стильгә күчтек. Гомумән, учреждение, оешма җитәкчеләрен тыңлау традициягә керде. Унбиш ел эчендә кемнәрне генә чакырмаганбыздыр. Кызыксындылар килделәр, 30дан артык ветеран җыелган чаклар булды. Әмма беркетмә алып бармыйбыз, хисап тотмыйбыз. Китапханә белән аеруча тыгыз мөнәсәбәттә яшибез. Уңышларында безнең өлеш тә бар. Алар безгә, без аларга кирәк. Китапханәгә директор итеп Ләйсән Билалова куелгач, эшебез тагын да җанланды. Хатын-кызлар бездән аерылып чыгып, «Сөембикә» клубын оештырды. Туган як музее каршындагы «Мирас» клубы белән элемтәдә эшлибез.

– Утырышларда нинди темалар өстенлек итә?

– Безне иң борчыганы татар милләтенең азаеп, туган телебездә сөйләшүче яшьләрнең кими баруы. Бу мәсьәләне чишү өчен гаиләләр, мәгариф оешмалары, мәдәни үзәкләр, волонтерлар, дәүләт структуралары белән тыгыз бәйләнештә эшләү кирәк. Тел саклау мәсьәләсендә борчылып Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка, Дәүләт Советы Рәисенә, республика ветераннары оешмасына, татар зыялыларына күмәк ачык хатлар да язылды. Аларның эчтәлегендә шулай ук гражданнар җәмгыятен активлаштыру кирәклеге турында да фикер салынган. Донбасс халыкларын Киев режимы геноцидыннан саклау өчен башланган махсус хәрби операция темасына да кереп китәбез. Без, өлкән кешеләр, совет чорында формалашкан буын. Һәркемнең һәрнәрсәгә үз фикере бар. Бәхәсләр көчәеп китсә, канатлы гыйбарәне искә төшереп, «это ты так думаешь», дибез дә тынычланабыз. Бу сүзләрне Татарстанның беренче Президенты бер җыелышта нык тәнкыйтьләнүчегә, ул: «Алай бик ачуланмагыз инде, Минтимер Шәрипович, без бер команда кешеләре бит», – дип акланырга теләгәч әйткән диләр. Дөрестер дип уйлыйм.

–Һәр эшне башкарганда үкенечле хәлләр дә булгалый. Үкенеч һәр кешенең күңелендә тирән урын ала. Аның мәгънәсе нәрсәдә? Эш дәверендә андый хис кичерелдеме?

– Үкенеч бар инде. Кирәк сыйфат һәм булсын ул. Үкенеч безне үз хыялларыбызга ияреп китмәсәк, башкаларның фикеренә йөз борсак, үз юлыбызны табарга өйрәтә. Үкендергәне шул: безнең башлангыч башка районнарга киң тарала алмады. Югыйсә, клуб эшчәнлеген пропагандаларга тырыштык. Ул безнең җыелу урыныбыз булган китапханә хисапларында да чагыладыр. Бу темага мәкаләләрем республика газеталарында да урын алды. «Ялгыш язылган язмыш» китабыма кергән «Җәмнихан балкышы» повестенда да җәмәгатьчелек белән эшләү кирәклеге тасвирланган. Ул әсәр әдәби бәйгедә премиягә лаек булды. 

Мине нык борчыганы – дәүләтебезнең пенсия яшендәге мул тәҗрибә һәм белем туплаган гражданнарның интеллектуал байлыгын файдалана белмәве. Бәлки теләмәведер. Бу буыннар чылбыры төзек булмауга, аның өзелүе ихтималына китерә. Әгәр мөмкинлек тудырылса, өлкәннәр «түләүсез» консультантлар да булырлар, җәмәгать оешмаларын да нык җанландыра алырлар һәм өлкәннәр дә үзләрен тормышта кирәкле, файдалы кешеләр итеп тоярлар иде. Кайберәүләр өлкәннәргә, сиңа мәчеткә йөрергә вакыт, диләр. Һәркем дә ул юлга басмаган бит әле.

– Габит абый, «Өлкәннәр» клубының тормыштагы роле, йогынтысы, уңышлары турында сөйләштек. Оештыручысы, 15 ел гомерегезнең шактый өлешен шуңа сарыф иткән кеше буларак, нәрсәгә ирештегез? Үзегезгә «Моны эшләү кирәк идеме?» дигән сорау куйганыгыз булдымы?

– Бер караганда, холкым шундый булгангамы, үз алдыма куйган максатыма ирешү миндә мораль яктан канәгатьләнү хисе уята. Кешеләр белән аралашу, фикерләрен тыңлау, һәр утырышта ветераннарны кызыксындырырлык проблемалы тема күтәреп, аларга җаваплар әзерләү күңел офыкларын киңәйтә. Аларның һәр соравы, һәр тәкъдиме үзенчә кыйммәтле һәм һәркайсына игътибар белән карау кирәк. Бу – бары тик җавап бирү генә түгел, кеше язмышына битараф булмавыңны күрсәтү дә. Шулай ук оештыру эшләре дә минем өчен кыйммәтле тәҗрибә булды. Утырышларны планлаштыру, кирәкле мәгълүмат туплау, чыгышлар әзерләү – боларның барысы да төгәллеккә, дисциплинага өйрәтә. Төрле фикерле, үзгә характерлы кешеләр белән тыныч тонда бәхәсләшү, бер-береңнең шәхесенә кагылып үпкәләшүгә юл куймау, клубка йөрүдән күңелен кайтармау, һәркемгә сүз әйтергә ирек бирү – оештыручы өчен төп мәсьәлә. Бу җиңел бирелми. Аеруча сәяси темалар кискен полемика тудыра. Кешенең авызын капламыйча сөйләшергә дә, чамадан узып та китмәскә кирәк. Һәр очрашу үзенә күрә бер мәктәп кебек: анда үзем дә яңадан-яңа белем алам, камилләшәм. Мин хәзер әйләнә-тирәмдәге кешеләргә башкача карыйм: сабырлык, игътибарлылык һәм ихтирамның тормышны күпкә яхшырак итә алуына тагын бер кат инанам. Бәлки шул сәбәпледер, үземне журналистика өлкәсендә дә сыныйм. Газеталарда илледән артык күләмле публицистик мәкаләм басылды. Шигырь язуда да каләм чарлыйм һәм алар матбугатта басыла. Һәр юбилярга атап шигъри котлау иҗат итәм. Икенче яктан караганда, хәзер бушка эшләүче җәмәгать эшлеклесен табуы кыен. Мин матди файда күрмәдем. Әйе, кассада акча юк, ләкин йөрәктә – куаныч, башта – тәҗрибә, ә хәтердә – күпмедер кызыклы вакыйгалар. Гомер иткәндә бары тик акча белән генә үлчәп булмый торган нәрсәләр дә бар! Матди уңыш – бер күрсәткеч кенә, ә тормышның тулылыгы башкада.

Фәнил МӘҮЛЕТОВ,

Саба районы

Комментарии