- 27.11.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №11 (ноябрь)
- Рубрика: Көн сулышы
Без илебезнең кайсы гына шәһәренә барырга теләсәк, электричка, поездларга утырабыз да китәбез. Ул яктан безгә бәхет ишелеп тора. Бар бит бик күп районнар, аларга тимер юл вокзалына бару өчен генә дә фәлән сәгать вакытын сарыф итәргә кирәк. Безгә бу бәхетне абыйлы-энеле Комаровлар биргән. Урыннары оҗмах түрләрендә булса иде.
Шәмәрдәндә районара күз хирургиясе урнашкан. Менә шунда юл тотуым иде. Кукмарадан электричкага утырып Шәмәрдәнгә барып җиттем. Бу 40 минутлык юл. Аннан соң иртәнге автобус була икән больницага барып җитү өчен. Мин әкрен генә бистәне күзәтә-күзәтә, җәяү генә бардым.
Үзәккә килеп керүгә, иң беренче күзгә ташланганы – зур савытларга шыплап тутырылган бахиллалар. Һәм чисталык. Регистратурада эшләүче кызлар якты йөз белән каршы алалар.
Шул арада документыңны карап, күзләрне тикшерү бүлмәсенә кертәләр. Анда кергәч, күзнең басымын үлчәп, берничә аппарат белән тикшергәннән соң, документ күз табибына керә. Сине дә чакыртып алалар. Табиб Айдар Мөхәммәтшин үз эшенең остасы икән бит. Шаккаттым, бу эшләр шуның тикле тәртипле һәм тиз башкарыла ки, монда үз эшләренең осталары эшли дими, ни дисең. Операция кирәк булса, регистратурада эшләүче кызлар кайчан килергә икәнен әйтеп, чиратка куялар. Аннары да операциягә килә аласызмы, чиратыгыз җитте, дип шалтыратып торалар.
Минем күздә катаракта иде. Ике тапкыр шалтыратып чакырсалар да, бара алмадым. Ял йортында идем. Менә быел февраль аенда барырга туры килде. Квота белән, бушлай бит.
Икенче күзләренә операция ясатырга килгәннәрдән сорыйм. «Авырттыралармы?» – дим. «Юк», – диделәр.
Бүген операциягә беренче булып мин керәм. Кан басымын үлчәделәр, нормада икән. Креслога кереп ятканчы медсестра операция вакытында ни ярамаганлыгын әйтә. Башны, гәүдәне селкетмәскә. Йөткерәсең, төчкерәсең килсә, табибка әйтәсе. Иң курыкканым күзләрне селкетеп, йокламаудан. Ничек инде, гел ачылып-йомылып торган күзләрне, керфекләрне селкетми торып була икән?
Креслога кереп яттым. Йөрәкнең ничек типкәнен белсәгез иде. Йөрәк турым кызышып, әчетеп бетте. Куркуым юкка булган икән. Авыртмады да, тик кенә дә ята алдым шикелле. Табиб бер юлы, иягеңне төшер, диеп кенә әйтте.
Менә шулай. Ә дигәнче, операция креслосыннан төштем. Аннан соң күзне лейкопластырь белән ике сәгатькә каплап куялар.
Пакетка салып, әзерләп куелган дарулар бар. Аларны өйгә кайткач 10 көн саласын әйтеп, кулыңа тоттыралар. Икенче көнне тагын табибка күренергә киләсе.
Мин өйдән чыкканда ук монда йокларга урын алып куюларын үтендем. Һәм мине сумкаларымны үзләре күтәреп, терапия бүлегенә озата киттеләр.
– Менә, апа, сезгә урын әзерләп куелган, – диде медсестра. Бүлмәдә өр-яңа җиһазлар. Шифоньер, тумбочкалар, урындыклар, зур суыткыч, җылы су килеп тора. Менә мин әйтәм, больницаның мондые да була икән. Һәрбер бүлмәгә күз йөртеп чыктым. Һәр бүлмәдә ике кеше ята.
Монда плазма үзәге, бөерләрне эшләтү үзәге эшли. Тешләреңне дә шушында ук карата аласың.
Бүлекләр берсе белән берсе тоташкан, урамга чыгасы юк.
Бер көн Шәмәрдән больницасында төн кунып, икенче көнне табибка күренергә төштем. Яңадан күзләрне берничә аппаратта тикшергәннән соң табибка керәсе. Ул яңадан үз бүлмәсендәге аппарат аша күзне тикшерә һәм 10 көннән соң килергә әйтеп кайтырга куша.
Мине улым килеп аласы иде. Менә шул көнне табибтан чыгуыма үзебезнең урамнан ерак яшәмәгән ханым да утыра иде. Аны кияве озата килгән. Операциядән соң өенә кайтып киткән, минем шикелле монда төн кунмаган. Менә шулар белән өйгә кайтып та киттем.
Менә җәмәгать, Шәмәрдән генә димәгез. Аларның мактанырлык нинди шәп үзәкләре бар икән. Бу үзәк алдан уйланылып эшләнгән. Кукмара, Мамадыш, Саба, Теләче, Арча, Әтнә халкы йөрер өчен якынрак булсын диеп. Шулай ук монда Киров өлкәсеннән дә килүчеләр күп икән.
Операция турында: «Йә, ничек ясадылар? Сөйлә», – диләр. «Бер күз капланган, икенчесе табибта, ничек ясаганын каян белим соң», – дидем.
Бу язмам реклама өчен түгел, бары үзем күргән чынбарлык.
Ә күзгә килгәндә, дөньяны матуррак итеп күрә башлады. Икенчесенә дә ясатасы бар. Тагын шул ук юлларны үтәсе. Уңышлы һәм хәерле булса иде.
Гәҗитне яратып укучы ГӨЛМӘРЬЯМ,
Кукмара
Комментарии