- 04.05.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №4 (апрель)
- Рубрика: Милләт язмышы
1964 елның август башы. Без, бер төркем абитуриентлар, тарихтан имтихан тотып йөрибез. Имтихан өчен билгеләр куелган булса да, таралышмаска дигән әмер булганга, кемнеңдер килүен көтәбез. Аннан безне университетның баш бинасына алып китәләр. Кысыла-кысыла кереп, чал колонналар арасыннан аяк төртерлек урын эзлибез. Ул арада:
– Әнә, әнә Хрущев! Әнә... – дигән тавышлар ишетелде.
Ачык машинада баскан килеш кул болгап килүче кеше чынлап та Н. С. Хрущев үзе иде. Дәүләт җитәкчесенең Казан университетына тукталуы көтелсә дә, машина выжлап, безнең ур-ра тавышлары астында, Ленин урамы буйлап Кремльгә китеп барды.
– Ай күрде, кояш алды, – диде татарча минем арттагыларның берсе.
Ирексездән тавыш килгән якка борылам. Түгәрәк йөзле, янып торган кара күзле, уртача гәүдәле татар егете иде ул.
– Әйдә безнең белән, – диде ул миңа әллә кайчангы танышына эндәшкән сыман.
– Син дә татар бүлегенә тапшырасың бугай бит имтиханнарны? Генсек белән очрашу хөрмәтенә ашханәгә кереп чыгыйк, булмаса.
Мин берсүзсез риза булдым. Янәшәсендәге кызларны егет: «Минем классташларым – Фәнүзә, Әнисә, ә үзен Рәшит дип таныштырды. – Без Бардадан», – дип өстәде ул эчкерсез бер елмаю белән.
Ни гаҗәп, университет ашханәсендә безне тагын бер бөек шәхес көткән булып чыкты.
Н. Хрущевны сәламләргә чыгучыларның бик күбесе без кергәндә ашханәдә иде инде. Буш урыннар бөтенләй күренми. Подносларыбызны тотып, кыюсыз гына кино төшерүчеләргә дип, махсус бүлеп куелган өстәл янына киләбез. Ә анда Володя Ульяновны уйнаучы актер егет император университеты студенты киеменнән борчак ашы ашап утыра. (Нәкъ шул көннәрдә биредә «Мосфильм» Володя Ульяновның студент чагын сурәтләүче «Первая высота» дигән фильмны төшереп ята иде.)
– Утырыгыз, утырыгыз, – диде ул безгә дустанә елмаеп.
– Без әле генә Хрущевны күрдек, – дидем мин каушавыбызны сиздермәскә тырышып.
– Ә монда Ильичның үзе белән бер өстәлдә утырасыз...
Рәхәтләнеп көлешеп алдык. Яңа танышыбыз кызыксынучан булып чыкты. Казан турында бер-бер артлы сораулар яудырды. Дүртебезнең дә университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укырга җыенуын белгәч, гаҗәпләнүен яшермичә:
– Нәрсә, университетта татарча да укыталармыни? Монысы нигә кирәк?
Аның бу соравыннан бер мизгелгә тынсыз калгандай булдык. Тынлыкны Рәшит бозды:
– Нигә кирәкме? Сезнең кебекләргә татарлыгыбызны аңлату өчен, – диде ул үзен көчкә кулга алып.
Актер егет сөйләшүнең ни белән бетәсен чамалап, тиз генә урыныннан торып, безнең яннан ашыгып китеп барды.
– Нишләвең бу, Рәшит? Кермәс борын университеттан кудырасың бит! Җитмәсә кайда укырга җыенуыбызны да әйтеп ташладык, – дип классташ кызлары Рәшитне шелтәләргә тотындылар.
– Курыкмагыз, кызлар, – диде Рәшит тынычлана төшеп – Сабагыбызны укытырга теләүчеләр тагын да табылыр әле. Казан татар шәһәре дип тормаслар.
Урал ягыннан килгән егетнең кыюлыгы мине чын-чынлап хәйран иткән иде. Карап торышка юаш кына авыл егете, югыйсә. Ул чакта аның халкыбызның зур мирасы булган тел байлыгын туплаучы, яклаучы, саклаучы булып китәр дигән уй кемнең башына килсен? Без ул көннәрдә бары тик дөньяны кочарга әзер торган егетләр, кызлар гына идек. Баксаң, Рәшит актер егет белән алышып, үзенең беренче биеклеген яулаган булган икән бит.
Әйе, 1964нче елның җәе безнең өчен онытылмас көннәр булды. Без данлыклы Казан университеты студентлары булып киттек. Хыялларыбызның җанга сыймый торган чагы. Арабызда берсеннән-берсе сәләтле шагыйрьләр. Рәшитнең дә шигъриять белән мавыгуын беләбез. Тик ул нигәдер шигырьләрен башка яшь шагыйрьләр кебек сәхнәләргә чыгып укырга ашыкмый. Бәлки, моңа янәшәсендә Рәшит Әхмәтҗанов, Клара Булатова кебек коеп куйган шагыйрьләрнең булуы сәбәпче булгандыр? Бәлки, Рәшиткә аның үтә дә тыйнаклыгы комачаулагандыр. Әйтүе кыен.
Ә менә өченче курста чакта ул безгә чын-чынлап «яшьнәп-күкрәп» күрсәтте. Татарның бәгырен кузгатучы, чормаларда рәнҗеп-елап яткан тальян гармуннары турындагы бердәнбер шигыре белән ул үзенең зур шагыйрь икәнен игълан итте. Рәшиткә Башкортстанның танылган шагыйре Наҗар Нәҗмидән килгән котлау телеграммасын миңа тапшырырга туры килгән иде. Аның сабыйларча куануы әле дә күз алдымда. Соңрак бу шигырь зур сәхнәләрдән, радиодан да яңгырый башлады.
Бу хәлләрдән соң озак та үтмәде сабакташыбызның тагын бер сәләте ачылды. Рәшит Казан театр училищесында Кәшифә Тумашева оештырган режиссерлар әзерләү бүлегендә укый башлады. Берьюлы ике уку йортында белем алу, кичләрен вагон бушатырга йөрүләр җиңел булмагандыр, билгеле. Әмма аның беркайчан да, бернидән дә зарланганы булмады. Ул иҗади бер очышта иде. Театр тылсымы, шигъриятьтәге уңышлары аңа чын-чынлап канатлар куйды.
1966нчы елның көзендә без Рәшит белән тагын бер сабакташыбыз – Нәрим Ихсановны Вильнюска озатып җибәрдек. Литвада җәлилчеләр хакында «Моабит дәфтәре» дигән фильм төшерә башлаганнар иде. Әлеге фильмның массовкаларында безнең егетләр дә катнашты. Дошман оясыннан үзебезнең якка чыгарга әзерләнеп ятучы татар легионерлары арасында эчкерсез елмаю белән әллә каян балкып торучы Рәшитне экраннарда күргәч, без аңа артист язмышы юраган идек. Әгәр ул үзенә шушы юлны сайлаган булса, һичшиксез халкыбызның сөекле артисты булган булыр иде.
Рәшит башка юлдан китте.
Төгәл утыз елдан соң, узган гасырның 90нчы елларында, язмышмы, вакытмы дигәндәй, безне янә бер тирәгә җыйды. Ул инде танылган фольклорчы галим, фән кандидаты, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. Матур гаилә корган кеше. Уен-көлкегә һәвәслеге калса да, аңа инде хәзер яшьлек елларындагыча шаяртып, Карахмәт дип, эндәшеп булмый. Миндә дә үзгәрешләр байтак. Мин ул чакта татар матбугатында иң популяр басмаларның берсе булган «Азат хатын» журналын җитәклим. Журналны заман рельсларына күчереп, «Сөембикә» атлы итеп үзгәртергә җыенып йөргән чагым. 1992нче елның июнь аенда Бөтендөнья татар Конгрессының I съездында мине Конгресс рәисенең урынбасары итеп сайлап куйдылар. Татарның яңа оешып килгән халыкара оешмасына киң җәмәгатьчелек белән эшләү өчен иҗтимагый хәрәкәттә тәҗрибә туплаган кешеләр кирәк иде. Конгресска баш референт итеп, беренчеләрдән булып Рәшит Ягъфәровны чакырдылар. Халкыбызның рухи күтәрелеш еллары булып тарихка кереп калган ул елларны искә төшерү күңелдә зур горурлык хисләре уята. Ирексездән: «Бар иде заманалар», – дип куясың...
Ул елларда Рәшит белән бергә күп юллар узарга, Русиянең күп төбәкләрендә булырга, халкыбызга карата төрле мөнәсәбәтләрне күрергә туры килде. Гадәттә мондый, сәяхәтләрдән без берсеннән-берсе катлаулырак мәсьәләләр, үтенеч-мөрәҗәгатьләр белән кайта торган идек. Ни хикмәт, кая гына барып чыксак та, Рәшитне шул төбәк кешесе итеп кабул итәләр. Татар җанын газаплаучы сорауларны аңа күбрәк яудыралар. Мөгаен, ихлас күңелле, риясыз бу кешенең йөрәгендә нинди сыкрау ятуын сизеп тартылганнардыр аңа. Татарның нык бүлгәләнеп, үз тарихына, үз мирасына битараф булып яшәве Рәшитне чиктән тыш рәнҗетә иде. Соңгы елларда аның рухи яктан шактый таланып калган Татар иҗтимагый үзәген* җитәкләргә алынуын башкача ничек аңлатасың?
– Татарны мин бердәм халык итеп бары ике тапкыр күрдем. Берсе – Сөембикә манарасына Ай куйганда. Икенчесе – Хәйдәр Бигичевны мәңгелеккә озатканда, – дигән иде ул бер күрешеп- сөйләшеп утырганда.
Аның бу сүзләре мине бүгенгәчә уйландыра. Ни өчен ике тапкыр гына? Нигә болай диде соң әле ул? Бертуктаусыз халык ташкыны уртасында кайнады бит, югыйсә. Ни кызганыч, инде әңгәмәбезне дәвам иттерү мөмкин түгел. Күңеле яшәүне сөеп туя алмаган, саф йөрәкле бу кешенең үлеме белән бер генә дә килешәсе килми. Әмма йөрәк ничаклы гына өзгәләнсә дә безгә, исәннәргә, хатирәләрне генә яңарту кала.
...Менә без Екатеринбургтан Казаныбызга кайтып барабыз. 1995нче елның салкын гыйнвар ае. Эңгер-меңгер төшеп килгән чак. Поезд ниндидер кечерәк бер станциягә туктады. Тыныч гына сөйләшеп утырган җиреннән Рәшит сикереп торды да:
– Кызлар, бу минем станция икән бит. Абайламаганмын, Бардага шуннан йөрибез без. Гафу итәсез, әти-әни ягыннан узып китә алмыйм, – дип күлмәкчән поезддан сикереп төшеп калды.
Без, юлдашым, Тәэминә Биктимерова белән бәрелә-сугыла аның юл сумкасы белән өс киемнәрен көчкә тәрәзәдән ташларга өлгердек.
Сабакташымны искә төшергәндә нигәдер шушы Черемушки станциясе күз алдыма килеп баса. Станциянең перронында әле дә күлмәкчән килеш елмаеп, «Йә, туганнар, ни хәлләрдә?» – дигәндәй Рәшит басып торадыр кебек.
Роза ТУФИТУЛЛОВА,
«Халкым минем» газетасыннан
* Эшчәнлеге тыелган оешма
Комментарии