- 26.01.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №1 (гыйнвар)
- Рубрика: Милләт язмышы
Оренбург шәһәреннән күптән көтелгән кадерле бүләк килде, ул – төбәк тарихчысы Хәзирә Әбделмәнованың яңа китабы. Мин Хәзирә сеңлемне инде чирек гасыр беләм, аның төбәк тарихы буенча берничә китабына рецензия дә яздым. Бу яңа китабы «Халкыбызның каһарман кызы Багбостан Мөэминова» дип атала һәм татар-рус телләрендә нибары 50 данә басылып чыккан. Китап бик затлы, зур форматта, калын ак кәгазьле, эчтәлеге дә гаять бай, архив материаллары, тарихи фотолар күп бирелгән. Хәзирә Әбделмәнованың бу китабы турында мин әле аерым мәкалә-рецензия язармын, ИншәәАллаһ, ул аңа бик лаек! Ә хәзергә китап турында кыскача алхәбәр бирә торам.
Китапны төзүчеләр итеп өч автор – Хәзирә ( Мәҗитова) Әбделмәнова, Марсель Гарипов, Марат Солтанхуҗин күрсәтелсә дә, мин аны Хәзирә ханымның китабы буларак кабул иттем, чөнки ул минем күз алдымда язылды. Башка авторларга да зур рәхмәт, аларның хезмәте китапны тагын да баеткан. Әйткәнемчә, 2019нчы елның көзендә Орскига Дәрдемәнд буенча очрашу уздырырга барганда, Оренбургта Хәзирәләрдә тукталып, мин бу китапның кулъязмасы белән танышып чыккан идем инде. Әмма китап шактый еллар чыга алмыйча торды, башта коточкыч чир – ковид башланды, китап кайгысы калмады, Хәзирә ханымның ире шул зәхмәттән үлеп китте... Аннан соң матди авырлыклар, китап чыгарырга акча табу мәсьәләсе, һаман өстәмә материал туплау, баш күтәрми эшләү... Һәм, ниһаять, күптән көтелгән затлы, кыйммәтле китап безнең кулыбызга килеп керде, зур рәхмәт сиңа, Хәзирә сеңлем!
Бу китап нәрсәсе белән кадерле соң? Беренчедән, ул мәгърифәтче мөгаллимә, татар мөселман хатын-кызлар өчен Оренбургта «Багбостания» мәктәбен ачкан (1908-1924), аның мөдире булган, милләткә тугры хезмәте өчен 1938нче елны хөкем ителгән золым корбаны Багбостан Мөэминова турында. Бу каһарман ханым 1914нче елда Төркиядә булып, хатын-кыз мәктәпләре тәҗрибәсен өйрәнгән, шул хакта Истанбулда Бөек Милләт Мәҗлесендә чыгыш ясаган, болар турында «Сөембикә» журналына дистәләгән мәкаләләр язган шәхес. Шунысын да әйтергә кирәк, Хәзирә Әбделмәнова аның язмаларын (барлыгы 43 бит) гарәп хәрефләреннән кириллицага күчереп, китабына керткән, без алар аша Багбостан ханым белән дә очрашкан кебек булабыз...
Икенчедән, авторның әйтүенчә, бу китапның өчтән бере – Оренбургның танылган төбәк тарихчысы Мәдинә Рахимкулова архивыннан алынган кыйммәтле чыганаклар. Мәдинә апа – әле совет чорында ук Оренбургта Ризаэддин Фәхреддингә һәм Закир Рәмиев-Дәрдемәндгә алар яшәгән йортларга хәтер такталары куйдыра алган, бу шәхесләр турында беренче китапларны язган һәм үз акчасына чыгарган, «Хөсәения» мәдрәсәсенең тарихын өйрәнгән һәм китап язган, Оренбургта беренче булып татар хатын-кызларына гарәп хәрефләре таныткан, гыйлем биргән зур галимә, затлы шәхес. Ул мине дә әле 1998-1999нчы елларда ук Оренбургка чакыртып алды, халык белән очраштырды, бай архивы һәм шәкертләре белән таныштырды. Хәзирә сеңлем дә аның шәкерте иде, Мәдинә апа архивының бер өлешен укучысына ышанып калдырды, ул исә аның турында ике китап язды, остазы үлгәч, Петербургларга барып, аны үзе юып-кәфенләгән, соңгы юлга озаткан кеше, хәзер дә Мәдинә апа башлаган изге эшләрне дәвам итә. Хәзирә ханымның дини гыйлеме дә бар, ул Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсен, Мәскәүдә Ислам институтын тәмамлаган әзерлекле белгеч, шәхесләр турында берничә китап авторы, төбәк тарихчысы.
Бу китапның өченче мөһим бәһасе – анда моңа кадәр беркайда да басылмаган бай архив материаллары туплап бирелгән. Шул чорда Оренбургта ачылган татар мөселман хатын-кызлар мәктәпләренең саны, исемнәре, җитәкчеләре, ул мәктәпләрдә белем алган укучылар, ул борынгы биналарның рәсем-фотолары, сызымнары, Багбостан Мөэминова белән бәйле суд документлары, аның язмышына караган башка материаллар берәмтекләп җыелган һәм китапка кертелгән. Шулай ук Багбостан ханым турында язылган башка хезмәтләр дә китапта урын алган.
Бу китап белән танышканда, тагын бер нәрсәгә игътибар иттем – Оренбург төбәгендә милли һәм дини мәгърифәтчелекнең башында Ризаэддин Фәхреддин, Дәрдемәнд, Фатих Кәримиләр торса, аларның затлы дәвамчылары татар хатын-кызлары булган икән! Багбостан Мөэминова, Мәдинә Рахимкулова һәм менә хәзер Хәзирә Әбделмәнова – афәрин сезгә, милләт хәдимәләре, халкыбызның өмет йолдызлары! Сезнең кебек милләтпәрвәр, иманлы татар хатын-кызлары булганда, Ырынбур далаларында мәгърифәт учагы беркайчан да сүнмәс, ИншәәАллаһ!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Түбән Новгород өлкәсе
Комментарии