Калатауга кайту...

Калатауга кайту...

Минем туган якларым турында «Саба иле серләре...» һәм «Калатауга кайту» дип аталган күләмле фәнни-популяр хезмәтләрем бу гасыр башында ук – 2001-2002нче елларда дөнья күргән иде. Мин аларны туган якларыма кат-кат кайтып, тарихи Калатауны, аның тирәсендәге Өтернәс, Иләбәр, Эзмә, Шекше, Алан-Елга авылларын җентекләп өйрәнеп, өй саен йөреп, истәлекләр, риваятьләр туплап язган идем. Казан вәхшиләрчә яулап алынганнан соң, 1552-1554нче елларда Казан ханлыгының башкаласы булып торган, чолганышта калгач та, урыс гаскәренә каршы ай буе корал тотып сугышкан, әмма канга батырып юк ителгән, бу хакта елъязмаларга, тарих китапларына кереп калган Калатау кирмән-шәһәре бит ул! Татар каласы! Һәм ул минем туган авылым Сабайдан кул сузымында гына... 
Кайберәүләр, Казан алынгач, татар ханлыгы бик тиз юкка чыккан, халык шуның белән ризалашкан, дип уйлый, бу ялгыш фикер. Казан ханлыгын яңадан торгызу өчен татарлар гасырлар буе сугыша һәм бу тиңсез көрәш бары тик 1773-1775нче елларда, Пугачев яулары җиңелгәннән соң гына туктала. Әйе, 1552нче елның октябрендә, Казан басып алынгач һәм талангач та, татар ханлыгы яшәвеннән туктамый, башкала башка урынга күчерелә. Андый хәрби һәм стратегик урыннар алдан ук әзерләнгән була, алар зур юллардан һәм сулардан шактый читтә, дошман үтеп керә алмаслык кара урманнар эчендә һәм биек тау башларында урнашкан. Аларның беренчесе хәзерге Саба районының Өтернәс авылы янындагы Калатауда булса, икенчесе хәзерге Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы турындагы борынгы Чаллы шәһәрлеге, ул да халык телендә Калатау, дип атап йөртелә. Бу урыннар урыс елъязмаларында теркәлеп калган, рәсми тарихчылар тарафыннан расланган, фәнни әйләнешкә кертелгән. 
Әмма бу очраклы гына сайлап алу булмый, урыс елъязмалары һәм тарихчылары язып калдырганча, яңа кирмән-крепость төзү дә булмый, ә Сабада да, Чаллыда да инде булганын ныгыту, хәрби үзәккә әйләндерү була. Әйтик, Саба Калатавы итәгендә, Эзмә авылы кырында 1332нче елгы кабер ташы саклана, ул язгы ташу вакытында Калатаудан тәгәрәп төшкән булган. Ягъни, Казан ханлыгының икенче башкаласы итеп Алтын Урда чоры кирмәне сайлана, бу хәл 1552нче елның кара көзендә була. Калатауга ханлыкның исән калган бөтен аксөяк морза-биләре, сәет-имамнар, яугирләр, һөнәрчеләр җыела, аларга ияргән тирә-як авыл халкы да Калатауга кереп бикләнә. Алар көч туплап, 1553нче елның җәендә, каты сугышлардан соң, Казан ханлыгының төньяк биләмәләрен – Арча, Биектау, Лаеш шәһәрләрен, йөзләгән татар авылын урыслар кулыннан тартып ала. Галимнәр язуынча, бу очраклы гына һөҗүмнәр булмый, ә Казан ханлыгын яңадан торгызырга илле мең кешелек татар гаскәренең максатчан сугышлары була. Бу баш күтәрүләр урыс гаскәре тарафыннан рәхимсез бастырыла. Урыс гаскәрләренең баш күтәргән татарларга каршы яңа сугышы 1553нче елның көзендә башланып, 1554нче елның башында Калатау итәгенә килеп туктый. Юлда яндырылмаган бер авыл, үтерелмәгән бер татар калмый. Казаннан Арча-Сабаларга хәтле бөтен авылларны яндырып, кешеләрен кырып баралар. Урыс явы башына князь Шуйский, князь Горбатый, Курбский баса, аларга ярдәмгә чукынган Шереметьев, Адашевлар килә. 
Калатау өчен барган сугыш айдан артык дәвам итә. Татарның яңа башкаласы Калатау бар яктан да утлы боҗра эчендә, чолганышта кала. Галимнәрнең әйтүенчә, ул чакта Калатау кирмәнендә 20-25 мең кеше яши, ул 18 ай буе ханлыкның рәсми булмаган башкаласы ролен үти, халыкны Казан өчен көрәшкә әзерли. Әмма Төркия һәм Кырымнардан, Әстерхан һәм Себерләрдән көтелгән ярдәм килеп җитә алмый, Калатау татарлары, урысның утлы коралына каршы ук-җәяләр белән, соңгы тамчы каннарына кадәр каршы торалар. Алар басып алучылар өстенә аска утлы мичкәләр, зур-зур ташлар тәгәрәтеп төшергәннәр, тау астына янып торган утлы кисәүләр ыргытканнар. Һәм һәр урам, һәр йорт, һәр кеше өчен тиңе булмаган сугыш барган. Әмма бу сугышта Калатау җиңелә, халкы кырыла – тарихчылар язуынча, ун мең татар ир-аты үтерелә, алты меңе әсир итеп алына, уналты мең хатын-кыз урысларга коллыкка озатыла, могҗиза белән исән калганнар тирә-як авылларга тарала. Әйткәнемчә, мин үзем дә Калатаудан ерак булмаган Сабай авылында туып-үстем, бәлки Казан ханлыгының соңгы варислары безнең авылда да сыену тапканнардыр...
Әмма татарларны шушы хәтле рәхимсез бастыру да азатлык өчен яңа сугышларга күтәрелүдән туктатмый – бөтен Идел-Уралда халык баш күтәрә, татарларга җирле чуаш, марилар да кушыла. Мишә тамагындагы Калатау юк ителгәч, 1554нче елда Казан ханлыгының башкаласы итеп борынгы Чаллы шәһәре билгеләнә, ул 1556нчы елга кадәр, ягъни, юк ителгәнче, шушы вазыйфаны башкара. Без ирем Хөсәен Аймалетдин белән бу тарихи урыннарның икесендә дә булдык, ислам дине өчен шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухына дога кылдык... 
Бу юлы да туган якларыма кайткач, тагы Калатауга барып килергә булдык, әмма без белгән тарихи Калатау юк иде... Тау итәген төзелеш техникасы сырып алган, Калатауга менә торган юллар актарылып ташланган, тауның Эзмә авылына карап тора торган, халык телендә «Чәнчелмә», дип аталган иң текә урынына чаңгы юлы салынган, ә иң түбәдә бик биек ясалма тау барлыкка килгән... Ишеткәннәребез хак булып чыкты – тарихи Калатау өстенә, Казан ханлыгының икенче башкаласы урынына, тау чаңгысы (горнолыжная трасса) юлы салынган, әби-бабаларыбыз көрәшеп меңәрләп шәһит киткән, кеше каны елга булып аккан җирләр хәзер күңел ачу урынына әйләнгән иде... 
2001нче елда тарихчылар Альберт Борһанов һәм Нурулла Гариф тарафыннан куелган Хәтер ташын эзләп киттек, әмма аны бер җирдә дә тапмадык. Ясалма тау башына да менеп карадык, әмма анда бөтен нәрсә бары тик чаңгы шуучылар өчен генә җайланган булып чыкты, ә таш юк! Мин бу урыннарда берничә тапкыр булган, өйрәнгән, монда тезләнеп намаз укыган кеше, тик борынгы Калатауны таный алмыйм, Хәтер ташын таба алмыйм! Анда бит Хәтер ташы гына түгел, борынгы Калатауның ак ташлы ныгытма диварлары, археологлар тарафыннан казып чыгарылган хуҗалык чокырлары да бар иде! Шушы тау итәгендә, Шекше авылында, күптәнге танышым, элек районның китапханә мөдире булып эшләгән Римма ханым Миңнебаева-Таһирова яши иде, аңа шалтыратып карадым. Аның ярдәмендә чаңгычыларның ясалма тавы итәгендә, куе агачлар арасында таптык без ул ташны, анда «1552 елда Ватан азатлыгы өчен шәһит киткәннәр истәлегенә», дип язылган иде. Әмма бу без эзләгән Хәтер ташы түгел иде, чөнки анда текст латин хәрефләре белән язылган һәм ташның рәвеше дә башкачарак! Соңыннан билгеле булды – караңгыда без эзләп тапкан бу ташны Өтернәс авылы халкы үзе куйган булган, ул урынга чаңгы юлы салынгач, ташны тау битенә, агачлар арасына төшереп утыртканнар. 
Икенче көнне иртән ирем белән җәяүләп Калатауга менеп киттек, Калатауның территориясе бик зур, ул бөтен яктан текә таулар белән уратып алынган, тирән чокыр-ерганаклар белән бүлгәләнгән, тау итәкләрен куе урман баскан. Тау түбәсенең бер өлеше яссы плато рәвешендә, хәзер анда иген кырлары, Калатауга транспорт белән бары тик шул яктан гына кереп була, мөгаен, 1554нче елны урыс гаскәре дә шәһәргә шуннан һөҗүм иткәндер... Бөек Ватан сугышы елларында Калатау кырларында хәтта хәрби аэродром да булган, анда зенит корылмалары торган. Хәтер ташын ачык җирдә генә түгел, тау итәгендәге урманнан да тапмадык. Аннан соң моннан 23 ел элек шушы ташны куйган тарихчы Нурулла Гарифка видео аша шалтыратып, ул безне телефон буенча шул урынга алып чыкты. Хәтер ташын таптык. Анда латин хәрефләре белән «1553-1554. Мишәтамак – Калатау – Иләбәр. Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан юк ителгән Өтернәс шәһәрлеге нигезе. Шәһитләргә Аллаһның рәхмәте булсын», дип, уеп язылган. Һәм бу истәлек Калатауның үз ташларыннан өеп ясалган иде...
Йөзе белән кыйблага карап торган истәлек ташы борынгы шәһәрлек өстенә куелган, һәм без шушы тирәдәге ныгытма диварларын эзли башладык. Заманында мин ул кирмән диварларын, аларның ак ташларын стеналарын үз күзләрем белән күргән кеше, бу хакта язып та чыктым. Ул стенаның озынлыгы 12 метр, киңлеге 1,5 метр иде. Хәтер ташыннан 150 метрлар читтә агарып күренеп торган дивар ташларын шәйләп, мин бик сөендем, шуның янына ашыктым. Әмма каршымда ачылып киткән коточкыч күренештән артка чигендем. Минем каршымда җәһәннәм чокырын хәтерләткән иләмсез зур чокыр, карьер җәелеп ята иде. Ул шул хәтле зур, анда урамы-урамы белән йортлар кереп утырырлык... Ачыкланганча, биш-алты гектарлык бу чокыр Калатау шәһәрлеге диварларын каерып, ул тирәдәге җирләрне чокып, актарып ясалган булып чыкты, карьердан чыккан таш-балчыктан чаңгычылар өчен теге ясалма тауны өйгәннәр икән... Шулай итеп, элек монда Казан ханлыгының башкаласы булган, дип әйтерлек бер генә тарихи дәлил дә калмаган, юк ителгән, бары тик бер хуҗалык чокыры гына күренеп тора, әмма анда да бер күрсәткеч тә юк. Калатау кирмәнен урап алган урлар һәм валлар да юк. 
Боларны әйтеп, тагы Нурулла Гарифка шалтыратабыз. «Анда борынгы зират урыны бар иде, күренәме?», ди. «Юк, берни дә күренми, берни калмаган», дибез. «Фәүзия апай, күңелеңә авыр алма, әмма Сабада тарихка менә шундый караш инде», диде ул. Алга таба нәрсә эшләргә киңәшеп алдык, чөнки 1998-2001нче елларда археологлар тарафыннан табылган тарихи корылмалар юкка чыккан бит! Югыйсә, Саба районында бу бердәнбер борынгы тарихи урын иде! Дөрес, Калатау кирмәне районның туристлар маршрутына кертелгән, ханнар-ханбикәләр булып киенгән авыл үзешчәннәре аларга Калатау серләрен ача. Монысы да яхшы, әмма бу бик аз! Безнең фикеребезчә, алга таба саклау өчен, Калатау шәһәрлеге урынын ачык һавадагы музей итеп ясарга кирәк. Беренче эш итеп, һичьюгы, бу тарихи урыннарны койма белән әйләндереп алырга, күрсәткечләр куярга, тарихи мәгълүмат белән баетырга. Әмма борынгы Калатауны актарып ташлап, миллионнарга төшереп чаңгы таулары ясаган татар байларына бу музей кирәкме соң? Татар тарихы кирәкме?..
Әйткәнемчә, мин бу тирәдәге авыллардан Калатау белән бәйле истәлекләр, риваятьләр җыйган идем. Халыкның сөйләвенчә, Казан, гомумән, башкала, башта ук монда буласы булган, чөнки мондагы суларда алтын балык табылган, диләр, ә бик борынгы заманнарда Алып кешеләр яшәгән, Калатауда алар белән бәйле урыннар да бар икән. Әмма зур сулар, елгалар булмау сәбәпле, Казанны башка урында салганнар. Халык Калатау сугышы турында да хатирәләрне күңелендә саклый, иртәнге томан эчендә аяк-куллары богауланган кешеләрнең атлаганнарын күрә... Богау чыңлаганнарын, бала елаганнарын, тәгъбир әйткәннәрен ишетә... Әйтерсең лә, алар каршыннан богауланган татар тарихы үтеп бара... Югыйсә, бу Калатау тоташ каберлек бит, чаңгы таулары белән бастырылган, актарылган, ташландык каберлек... Бездән бары тик дога көтеп ята торган тарихи урыннар... Кичер безне, Калатау, без сине саклый алмадык! Кичерегез безне, шушы җирне кочаклап үлгән, тереләй янган, бозга әйләнгән, күмелмичә калган әби-бабаларыбыз! Бу дөньяда күргән газапларыгыз өчен, иманны һәм татар илен саклап шәһит киткәнегез өчен, Аллаһы Тәгалә сезне җәннәт белән сөендерсен! 
... Калатауның дымлы туфрагына тезләнеп, ил-дәүләт, дин-милләт өчен шәһит киткән әби-бабаларыбыз рухына дога кылдым, Раббым, кабул итеп ал!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты

Комментарии