Җиләк җыйганда

Җиләк җыйганда

Урман буенда туып, кечкенәдән җиләк җыеп үскәнгәме, җиләк пешкән чорны бик яратам. Быелгы җәй башта бик кызуга китеп, яңадан көчле яңгырлы салкын көннәре белән бераз куркытты. Шулай да Аллаһның рәхмәте белән җиләккә йөрерлек көннәрен дә бүләк итте. Ә җир җиләге бик уңган быел. Без яши торган Урманай авылы урман сүзе белән башланса да, урманга шактый гына ерак урнашкан. Машина анысы бик тиз илтеп җиткерә. Җиләкне никтер һәр елны үземнең туган як урманнарыннан һәм болыннарыннан җыярга яратам, күңел гел шунда тарта. Быел да шул теләк белән, яңгырлардан соң сукмак төшүгә, туган як урманнарына юл алдык. Туып үскән җирдән дә кадерлесе юк шул. Андагы һәр агач сине элеккедәй сагынып, назлап каршы алган кебек. Җәйнең иң матур чоры да җиләк җитешкән чорда бит. Урманында нинди генә кошлар сайрамый?! Андагы хуш искә башың әйләнерлек. Болында күзеңнең явын алырлык төрле төстәге матур чәчәкләр; көчле җил искәндә шаулаган агачлар – барысы да балачакны хәтерләтә. Мондый сихри хозурлык бары туган ягыңда гына буладыр ул. Якты хатирәләргә уралып җиләк җыюлары ни тора?! Бу чорда җиләкчеләр бер-берсен уздырырга теләгәндәй җиләк җыйса, печәнчеләр кызып-кызып печән әзерли. Әлбәттә, хәзер элеккеге кебек кул чалгысы белән печән чапкан беркемне күрмәссең. Пешкән җиләкле болын үләнен трактор белән чабып куйганнар, ул кибүгә трактор килеп покоска сала, икенче көнне килеп пресслый. Чабылган печәннең эше бетүгә тагын яңа урынны чабарга тотына. Менә шулай тракторның күңелле гөрелтесе астында, кошлар тавышын тыңлый-тыңлый дәртләнеп җиләк җыйдык. Ә һава торышы үзгәреп кенә тора. Беркөнне өшетерлек салкын җил иссә, икенче көнгә кояш кыздырган эссесе дә булып куя. Көн кыздыра башлауга зур-зур кигәвеннәр пәйда була. Гел балачактагы кебек, алар беркая китмәгәннәр диярсең.
Беркөн урман буенда үләннәрне аралап җиләк җыйганда бер могҗизалы күренешкә тап булдым. Шул үлән арасына оя ясап, бер кош бала чыгарган. Кечкенә коштыр, оясы да кечкенә. Ә шунда алты кош баласы. Алар әле шундый нәниләр, яңа гына чыкканнар: күрмиләр дә, ишетмиләр дә. Шуңа күрә курка да белмиләр. Бары үлән селкенгәнгә әниләре дип белеп, ашарга көтеп, барысы да авызларын ачканнар. Әйтерсең, бер кош оясында кызыл таҗларын ачкан әкияти тере серле чәчәк үсеп утыра. Кош йомырка салып бала чыгарганда бу урынны тыныч урын дип сайлагандыр үзенчә. Гомер сызыгын бер мизгел, диләр. Бу сүзләр чыннан да дөрес. Ул адәм балаларына гына түгел, ә барлык тереклек иясенә кагыла. Нәни кошчыклар, зыян күрмичә, исән-имин үсә күрсеннәр. Кесәмдә генә телефон булгач, аларны фотога да төшереп алдым.
Менә шулай җәйнең матурлыгына хозурланып, алдагы елларда да күңелле итеп җиләк җыюлар насыйп булсын.
Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,
Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии